Газетага язылу

Биш катлы торак йортта газ шартлаган: үлүче һәм зыян күрүчеләр бар

Бүген иртән Алтайдагы Кулунда авылында биш катлы торак йортта газ шартлаган.

Бу хакта Алтай крае Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенә сылтама белән ТАСС яза.

Шартлау Мәскәү вакыты белән 5:00 дә булган. Сигез кеше мөстәкыйль рәвештә өйләреннән чыга алган, тагын бишесен – эвакуацияләгәннәр.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итүләренчә, 14 кеше зыян күргән, аларның хәле табиблар тарафыннан җиңелчә дип бәяләнә. Ким дигәндә бер кеше һәлак булган.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Вазгыятьне төбәк губернаторы Виктор Томенко шәхси контрольгә алды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре