Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе беренче урынбасары Сергей Алтухов “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, яңа стандарт кертү – ялган продуктка каршы көрәшүдә мөһим адым.
Яңа ГОСТ тикшерүнең бердәм кагыйдәләрен билгели: балда С- 4 тибындагы үсемлекләр (кукуруз һәм шикәр камышы керә) шикәренең җиде һәм күбрәк процент тәшкил итүе продуктның табигый түгеллеген аңлатачак. Алтухов билгеләп үткәнчә, бал базарындагы хәлләр яхшыра.
Роскачество мәгълүматларына караганда, ике ел эчендә шикәрле су өстәлү билгеләренә ия булган сәүдә маркалары өлеше 75 проценттан 19га калган. Депутат фикеренчә, закондагы үзгәрешләр һәм җитештерүчеләр белән эшләү нәтиҗәсендә шундый нәтиҗәгә ирешелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез