Газетага язылу

Аннан үрнәк алыгыз: «Безнең заман геройлары» республика премиясе ияләре билгеле

Казанда «Безнең заман геройлары» республика премиясен тапшырдылар.

Аннан үрнәк алыгыз: «Безнең заман геройлары» республика премиясе ияләре билгеле

Оештыручылар – «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм «Яшь гвардия» оешмасы. Быел премиягә көндәлек тормыштагы һәм хәрби батырлыклары өчен 80 татарстанлы лаек булды. Бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрид Абдулганиев, яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова тапшырды.

– Безнең республика тарихы батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләренә бай. Без фронт һәм тыл хезмәтчәннәрен, җиңүчеләребезне онытмыйбыз. Аларның ныклыгы, Ватанга һәм үз бурычларына тугрылыгы киләчәк буыннар өчен әхлакый үрнәк булып тора, алга таба да Дөреслек һәм Җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч бирә. Премиядә үз тырышлыгы, сәләте, үз эшенә тугрылыгы белән ихтирам казанган хезмәт кешеләренә аерым игътибар бирелү символик мәгънәгә ия. Һәр гамәлегез, укуыгызда яки эшегездәге һәр җиңү шәхси уңыш кына түгел, бу – безнең заманда аеруча мөһим уртак эшкә үз өлешеңне кертү, – диде Фәрид Абдулганиев.

Премия батырлык күрсәткән гражданнарга 2016 елдан бирле бирелә. Бу вакыт эчендә 1800 дән артык гариза кабул ителгән һәм 358 күкрәк билгесе тапшырылган. «Безнең заман герое» билгесен – 277, ә «Яшь герой» билгесен 81 татарстанлы алган. «Хезмәт фидакарьлеге» номинациясе быел гына булдырылган. Анда дистәләрчә ел гомерен билгеле бер һөнәргә багышлаган шәхесләрне билгеләп үттеләр. Моннан тыш, фронтка ярдәм итүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар аерым бүләкләнде.

Дәүләт Советы Рәисе «Яшь герой»ларны бүләкләде. «Сезнең гамәлләрегез ихтирам уята һәм шунысы бик мөһим: яшь булуыгызга карамастан, сез тәвәккәллек, җаваплылык, кайгыртучанлык үрнәген күрсәтәсез», – диде ул. Яшь геройларның берсе – Назар Уткин. Ул Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында суда батучы кызны коткарган. Ярдәм сорап кычкыруын ишетеп, Назар кыз янына салда йөзеп килә һәм судан чыгарга ярдәм итә. Буа районыннан Арслан Әхмәтшин, Азат Хисамов һәм Зөлфәт Усманов Яңа Чәчкап авылында яшәүчеләргә янгын вакытында ярдәм күрсәтәләр. Питрәч районының Көек авылында яшәүче 13 яшьлек Булат Хәйруллин кар астында калган дустын коткарган. 8 яшьлек Раян Фәтхетдинов 2022 елдан башлап әти-әниләре белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрне бүләкләгәндә, тамашачылар торып басты, алкышлар тынмады. Бүләкләнүчеләр арасында Сергей Борисов та бар. Аларның мотоукчылар бригадасы 2024 елның февралендә беренче булып Авдеевкага үтеп керә. Сергей Борисов «Батырлык өчен» һәм «Авдеевканы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

«Фронтка ярдәм» номинациясендә исә батырларыбызга гуманитар ярдәм җибәрүче кешеләр һәм оешмалар бүләкләнде. Тәүфикъ Галимов үз техникасы белән 33 гуманитар ярдәм җибәргән. «Үзебезнекеләр өчен техника» проекты кысасында 50 дән артык автомобиль юллаган.

Быел «Безнең заман герое» премиясен тапшыру тантанасы «Безнең Татарстан» яшьләр форумы кысасында үткәрелде.

– Мин бигрәк тә кечкенә балаларга сокланып карадым. Мондый беркемнән бернинди рөхсәт һәм киңәш сорамыйча ярдәмгә килергә әзер яшүсмерләр бар, димәк, без дөрес юлда, – ди яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре