Бу проектның тарихы утыз елга якын инде. Фестиваль ел саен зур әзерлек белән үткәрелә, укытучылар өчен дә, балаларның үзләре өчен дә бер вакыйгага әйләнә. Һәр сыйныф сәхнәдә бер татар халык җырын башкара. Иң мөһиме – чыгышта һәр укучы катнаша, һәр бала сәхнәгә күтәрелә. Татар халык җырлары фестивале – гимназиядә озак еллар дәвамында тормышка ашырылып килгән уңышлы проектларның берсе, дип саный укытучылар коллективы.
– Еллар дәвамында ул укучыларның күңеленә милли моңга, туган телгә һәм халкыбызның бай мәдәни мирасына мәхәббәт уята. Һәр укучы күңелендә һәм хәтерендә уку елларында өйрәнгән унбер татар халык җырының сүзләре һәм башкарылышы сакланып кала, – ди директор урынбасары Гөлшат Абдуллина. – Шулай ук фестиваль балаларның үз-үзләренә ышанычларын арттыруда зур әһәмияткә ия. Сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында чыгыш ясап, алар үзләрен иркен тотарга, каушамаска һәм үз мөмкинлекләрен күрсәтергә өйрәнәләр. Әлеге проект гимназиябезнең Бердәм тәрбия программасына да кертелгән, нигезләмәсе дә төзелгән.
Фестиваль мәктәп кысасында гына калмый, билгеле. Аңа әзерләнер өчен әти-әниләр дә кушыла, хәтта хореографлар ярдәм итә. Сыйныф җитәкчесе туры килгән җырны сайлый, чыгышның эчтәлеген һәм сәхнәдә куелышын билгели. Әти-әниләр исә балалар өчен милли костюмнар әзерләүдә һәм сәхнә образларын булдыруда ярдәм итәләр. Фестиваль һәр укучы өчен үзенә күрә бер иҗади мәктәпкә, милли тәрбия дәресенә әверелә. Һәр сыйныф үзе сайлаган җырны сәхнәләштереп башкара, укучылар үзләренең сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Башлангыч сыйныфлар ихласлылык, самимилек белән алдырса, зур сыйныф укучылары җитдирәк җырларга алына, кайберләре сәхнәгә тулы бер клип булырлык куелыш чыгара.
Яңа гына сәхнәдән төшкән балаларның хис-кичерешләрен белик. 2 «В» сыйныфы укучыларының фестивальдә тәүге тапкыр катнашулары. Ут уйнатып торган «Өммегөлсем» җырын сайлаган алар. Сәхнәдә сынатмас өчен хореограф белән эшләгәннәр, көн саен репетицияләр ясаганнар. Бәйгедән соң чыгышларын бәяләп, фикер алышырга дип чәй эчәргә җыелганнар. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде!
– Җырны музыка дәресендә генә түгел, тәнәфесләрдә дә җырлап йөрдек, өйдә әни белән дә өйрәндек, алар да ятлап бетерде инде, – ди Мәрьям Шакирова.
Иң мөһиме – фестивальдә җиңелүчеләр юк. Һәр чыгышны жюри бәяләп, өстенлекләрен ачыклап, һәрбер сыйныфны бүләкли. Җидедәге – җитмештә, дигән халык. Кечкенәдән отып калган татар халык җырлары, милли моңнар бу балаларның гомерлек юлдашлары булачак әле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез