Кайсын гына алма, хезмәт – җитди, зур җаваплы гамәлләрдән. Язганымның бер өлеше әкиятме, чынбарлыкка корылган хикәятме – зур хезмәт юлы үткән кеше аңлар. Горурланырлык дәрәҗәле якташың турында аның шәхесен ипләп ачып, тыйнак сөйләү – күркәм эш бит ул. Үткәннәр әкият сыман матур, маҗаралы, әмма андагы вакыйгаларның кайберләренә, чынбарлык булса да, ышанып та бетеп булмый. Ә замандашлар хәтерли, гомумән, халык хәтере мәңгелек ул! Җәмгыятьне җитәкләү җиде кат тиреңне салдыра!.. Җитәкче нык ихтыяр көченә, белеменә, мөмкинлекләренә таянмаса, зур җаваплы хезмәткә алынмас та иде.
2026 елның 2 июлендә 93 нче яшендә вафат булган ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре Дания Дәүләтшина турында язмалар укыдым, тирән уйларга бирелдем. Сер түгел, гади кешеләргә югары органнарда хезмәт итүчеләрнең хезмәт юлы әкияти матур күренә. Шуңа да язмамны үзгә тасвирлама рәвешендә башлыйсым килде.
Хезмәтулла белән Хөрмәтулла икәүләшеп юлга чыкканнар. Кулга-кул тотынышып, бергә атларга карар кылганнар. Беренчесе, салмак адымлы юлдашына ихтирамлы булган хәлдә, алга ашкынган. Чамасыз тырышлыгы, тынгысызлыгы күзенә генә карап торган тугры Хөрмәтне берникадәр оныттырган. Тигез юлдан үз көенә генә бара алмыйча, тирә-яктагы җитешсезлекләрне төзәтүгә алынган ул. Аларны мохтаҗ, ихтыяҗлы булган хәлләрендә калдырасы килмичә, булдырасын булдырып үткән. Үзе өчен түгел, тирә-юньдәгеләр өчен эшләнсә дә, алда биек киртәләр, тирән упкыннар әзерләп куючылар табылган. Хөрмәт, юлдашы бу авырлыкларны кешелекнең матур үрнәген күрсәтеп җиңү белән үткәндә, Хезмәтулла белән горурланган да, вакыт-вакыт аны кызганган да. Ихтыяр көче теләп, алдан барган, мәшгульлеген юл читендә гел көтеп торган. Гаярь Хезмәтулла киртәләр аша гел алга барган да барган, Хөрмәтулла мине калдырып киткәндер, дип уйлаган чаклары да күп булган. Әйдәкләгән максатлары алны-ялны белдермәгән: юлда очраган кайбер булдыксызларның хезмәтен үзе очлап куйган чаклары да булган. Хөрмәтулла, сабырлыгын җыеп, юлдашына Аллаһтан рухи көч сораган, үзе әллә ни ераклашмыйча гына юлдашы янәшәсендә атлый биргән, әледән-әле зурлап очрашу көнен гамәлгә куйган...
Әкият дип язылган чынбарлык – һәр уңышлы кешенең хезмәт юлыдыр ул! Әкиятнең ахыры гына әйбәт булсын – хөрмәт кенә югалмасын! Дания Салих кызының хезмәт юлы да шушы рәвешле булып, тормыш һәм хезмәт юлында Хөрмәтнең алгы эзгә чыгуы куандыра! Форсат туган, сәбәп чыккан: якташыбыз Дания Салих кызы Дәүләтшина турында язам.
Үземне белә башлаганнан «Дания, Ямбулатов абый...» дигән сүзләрнең район, райком, беренче секретарь сүзләре белән янәшә әйтелүе колакка кергән. Үсә төшкәч, телевизор экраныннан күренсә дә, газетада язылса да, якын итеп, олылап, «Дания!» дип сөйләнгән кешенең Лаеш районы Имәнкискә авылында күпләп яшәп яткан мин белгән икенче буын туганнары булган (әнисе Сәгъдәтбикә Имәнкискәдә туып үскән) ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре Дания Салих кызы Дәүләтшина булуын белдем. Балигъ яшьтә инде аның зур шәхес икәненә инандым. Кыскасы, безнеке!
1990 елда ул югарыда язып үткән вазыйфадан киткән. Эшләгәндә хөрмәт булмый мөмкин түгел. Бигрәк тә урындагы кешегә. Ә ул лаеклы ялга киткәч тә, республикабызның, татар халкының хөрмәтле шәхесе буларак, халык күңеленнән чыкмады. Үзенең кирәклеген белгән хәлдә иҗтимагый эшен дәвам иттерде. Бастырылган китаплары: «...Чын күңелдән сезнеке. Дания Дәүләтшина», «Эшлекле хатын хикмәтләре», исемнәреннән күренгәнчә үк шул турыда сөйләп тора. Чистай шәһәрендә туып үскән Дания апа бала чагын: «Әниебез Сәгъдәтбикәнең чыдамлыгы, зирәк булуы аркасында гына сугыш елларында ачка үлмәдек», – дип искә ала. Әтиләре фронтта сугышканда, абыйсы һәм энесе белән үткән балачак елларын болай дип сөйләгән ул: «Мәктәп елларында карандаш-дәфтәргә кытлык булды. Дәреслекне әйтәсе дә юк!..» Иске газета-китапларга язып белем алган Дания апаның укуда тырышлыгы салкыннарда мәктәпне җылытырга утын булмаган чакта да киметмәгән. Үсмер
еллардан ук җәмәгать эшенә тартыла ул. Казан педагогика институтының табигать белеме һәм география факультетында икенче курста укыганда ук, факультет бюросы секретаре, ә аннан институтның комсомол комитеты әгъзасы итеп сайлана. «Минем җәмәгатьчелеккә ашкынуымны сизделәр, ВЛКСМның Дзержинск райкомы конференциясенә, аннары Казан шәһәр комитетына җибәрделәр», – дип искә ала ул студент елларын. Югары уку йортын тәмамлагач, республика комсомол комитеты сәркатибы булырга тәкъдим итсәләр дә, татар авылына эшкә барасым килә дип, Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылына урнаша. Чистай шәһәренең рус мохитендә тәрбияләнгән, татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белгән кызга ана телен камил итеп өйрәнергә зур мөмкинлек була ул. Тырыш, чая кызга колхозның комсомол оешмасы эшенә җитәкчелек итүне тапшыралар. Русчасы камил булган гаярь җитәкчене ВЛКСМның район комитеты секретаре итеп күчерәләр. 25 яшендә Дания Салих кызы Биләр райкомының идеология буенча сәркатибе була. Берникадәр вакыттан соң КПССның Чистай һәм Алексеевск район комитетларының икенче секретаре итеп билгеләнә. Эшне югары дәрәҗәдә оештыру остасына яңа бурыч йөкләнелә: Питрәч районына кушылган Лаеш районын яңадан оештыру!
Лаеш аны кадрлар кытлыгы, тоташ тәбәнәк бараклары белән каршы ала. Хәтта җитәкчеләр шул баракларда яшәгән, яшәү шартлары начар булган 1965 еллар була бу.
1970 елдан Дания Дәүләтшина – Лаеш райкомының беренче секретаре! Ул бу вазыйфада ун ел эшли. Тынгысыз, хезмәт сөючән Дания Салих кызы белән гел янәшә атлаган «хөрмәт» аның мөмкинлекләрен күргән хәлдә, ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре итеп сайлата. Халык мәхәббәтен эшенә бирелгәнлек, ныклык, югары дәрәҗәдәге оештыру сәләте һәм тирән белемле булуы гына түгел, ул чын дипломат, халыктан аерымланып тәкәбберләнүдән ерак торган шәхес буларак яулый.
Дания Салих кызының республиканың хатын-кызлар хәрәкәтен торгызуда инициатор булуы сәбәпле, 1980 нче елларда хатын-кызлар советлары үсеш алуын язмый булмас. Ул Беренче Бөтенсоюз хатын-кызлар конференциясендә Совет хатын-кызлары комитеты Президиумы әгъзасы итеп сайлана.
Дания Дәүләтшина – республика үсешенә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен күпсанлы дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре иясе. Ул «Дуслык» ордены (2024), «Фидакарь хезмәт өчен» (2009), «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» (2019) медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2004) белән бүләкләнгән.
Тигез юллардан гына салмак атлап килгән Хезмәт күңел төпкелленнән үк кузгалган олы рәхмәткә ия була алмыйдыр әле ул. Хезмәте Хөрмәткә лаек булсын өчен, хезмәт юлы буйлап халык рәхмәте иярә килергә тиеш, шунда гына хөрмәтле Кеше булып буладыр! Дания Салих кызы Дәүләтшина якташлары өчен генә түгел, ватандашлары өчен дә хөрмәтле шәхес, фидакарь хезмәт үрнәге, көчле җитәкче буларак та хәтердән җуелмас.
Гүзәл Галләмова,
Лаеш районы, Имәнкискә авылы
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез