Янәдән күзләрем яратып, челтәрләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләргә текәлә. Алар гүя миңа бабам күзләре белән карыйлар, бабам йөзе белән елмаялар кебек! Равил бабамның мәңгелеккә күчкәненә дә шактыйдан югыйсә, ә шулай да аның ихлас карашы мине туган авылым башыннан ук каршы ала.
Түбән Шашы авылында туып, бәбкә үләнле Ашыт суы буйларында печән чабып, көтү көтеп үскән, гомер буе шушы туфракта, шушы җирдә яшәгән бабам Равил Госман улы хакында нигә язарга булдым соң? Кем иде ул? Тау кадәрле эшләр башкарган зур җитәкчеме, миллионермы, дәүләт эшлеклесеме? Юк. Ул гап-гади авыл кешесе иде. Әмма аның авылы өчен эшләгән гамәлләре, авылдашларына карата хәерхаһлы мөнәсәбәте, тормыш үрнәге – туган җиренә тамырлары белән береккәнлегенә, җанын-тәнен фида кылырга әзерлегенә олы бер мисал. Бабам – данлыклы балта остасы, ташчы. Авылдагы һәрбер йорт аның балта тавышын, йөрәк тибешен хәтерли булыр. Өй кыеклары, кәрнизләр аның күз карашларын саклыйдыр. Авылыбызның ике катлы урта мәктәбе, мәдәният йорты, хуҗалык идарәсенең һәр кирпеченә аның кул җылысы сеңгәндер. Авылымның киләчәге – шушы мәктәп диварларында, рухы – мәдәният учагында, дип уйлагандыр бабам аларны салганда. Бисмилласын әйтеп, изге теләкләрен кабатлап башлагандыр эшен. Тәгаен шулайдыр. Йортлар ерактан ук балкып торсын, бу гүзәллекне ташлап, яшьләр ерак калаларга чыгып китмәсен, туган нигезләрендә төпләнсен, дигәндер...
Инде шактый таушалган-саргайган, шулай да пөхтәләп җыелган, заманында зур төзелешләрдән соң бирелгән мактау грамоталарын кадерләп саклый иде бабам. «Монысын мәктәп салгач бирделәр, ә бу – клуб ачылганда...» – дип сөйли иде ул, үзе исә җыерчыклы куллары белән әледән-әле алдында яткан кәгазьләрне сыйпаштыра иде. Аның өчен алар грамота гына түгел, ә авылы алдында йөз аклыгы, нәсел-ыруы алдында үтәлгән бурычы, киләчәккә әйтеп калдырачак васыяте иде сыман...
Шунысы шаккатыра: мәктәпнең җиде классыннан тыш, башка белеме юк иде бабамның. Төзелеш институтлары да бетермәгән, архитектор да түгел иде ул, төзүче дә. Ә аның салган биналарындагы төгәллек, зәвык – исең китәр! Хәтерлим әле, чын татар авылын күрәсебез килә, дигәч, моннан берничә ел элек башкалабыз кунаклары – кытайларны безнең авылга алып кайттылар. Авыл катыгы, татар бәлеше белән бергә алар татар өйләренә дә сокланып киттеләр.
...Мин үсеп буй җиткәндә, еллар үзенең нәкышен салган иде инде: Равил бабамның чәчләре чаларган, маңгаена вакыт үз буразнасын салып үткән, көч-егәрлек тә инде ул кадәр түгел иде... Ә шулай да ул – Түбән Шашының Әлмәндәр карты – авылында бик кадерле, хөрмәтле иде! «Равил абый, Аллага тапшырып, йортка тотынмакчы идек, килеп, киңәшеңне генә биреп кит әле!» «Равил абый, коралларыңны китергән идем, рәхмәт яусын, кая куйыйм?» «Равил абый, ни бит...» «Равил абый!..» Әнә шулай улы-килене, оныклары, Венера әбиебез белән гөрләшеп яшәп яткан, заманында сугышын да, ачлыгын, әтисезлек ачысын да кичергән бабабыз яныннан авылдашлар өзелмәде. Хезмәт һәм тыл ветераны булган ил картының һәркемгә җылы сүзе җитте, киңәше, ярдәме тиде.
Соңгы елларда, бигрәк тә, шәһәрдән торып: «Авыл бетә!» – дип сөрән салучылар, авыл кешесенә карап: «Бетердегез авылны», – дип, хөкем чыгаручылар күбәеп, ишәеп китте. Туган төбәгенең киләчәген уйлап, гомерен авыр төзелеш өлкәсенә багышлаган, олыгайган көнендә дә кулыннан балтасын төшермәгән бабам аларны ишетсә, ни дияр иде икән? Мөгаен, берни дә дәшмәс иде. Изге максатларын сүзе белән түгел, гамәле белән чын итеп яшәргә күнеккән бабам, хикмәтле генә итеп елмаеп куяр иде дә авылыбызда тагын бер өр-яңа бинаны яисә яшь гаиләләр төпләнәчәк яңа йортны төзи башлар иде. Авылны яшәтүгә карата аның үз фәлсәфәсе, үз иманы бар иде... Шул иманны, шул фәлсәфәне ул безгә – балалары, оныкларына да җайлап кына сеңдергән, ахры. Авыл дип өзелеп яшәп ятуымның башы ата-баба тәрбиясенә, яшәү рәвешенә барып тоташканын мин аңладым инде.
Гөлүсә Батталова.
Әтнә районы, Күәм авылы
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез