Әлеге олуг эшкә Татарстан Рәисенең хуплавы, ярдәме белән алынганнар.
– Бүген, районыбызның 35 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, чын мәгънәсендә тарихи вакыйга – Аллаһ йортына таш кую чарасы уза. Төп максатыбыз – динебезне үстерү, татар Коръән-хафизлары әзерләү. Дин өлкәсендә хәзрәтләребез эшчәнлеге өчен бу үзәктә барлык шартлар да тудырылачак, – дип белдерде Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин.
Мәчет Теләче авылының Фатих Хөсни урамында, Казан ягыннан район үзәгенә кергән җирдә төзеләчәк. «Ни өчен нәкъ менә шушы урында?» – дип кызыксынучыларга Теләченең имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев болай дип җавап бирде:
– Бу урын мәхәллә белән киңәшеп сайланды. Безгә якын районнар күп. Мәчет Теләчебезнең көзгесе булып, Казан ягыннан кергәндә күренеп торачак. Әлеге проект районны үстерүгә дә хезмәт итә, чөнки Теләченең бу урынында күбрәк яшь гаиләләр яши, – диде ул.
Исмәгыйль хәзрәт сүзләренчә, Теләче районында 30 мәчет булса да, район үзәгендә берәү генә. Гает намазына килүчеләр, мәчет эченә сыймыйча, спорт комплексында, урамда укырга мәҗбүр булган. Дин сабагы алырга килүче балаларны да сменаларга бүләргә туры килә. Ә яңа гыйбадәтханәнең намаз залына 700 кеше сыяр, дип ниятлиләр.
«Хан мәчете» Бөек Болгардагы XIII гасыр Җәмигъ мәчетенә охшатып төзелә. Үзәкнең проектына күз салсак, ул шактый масштаблы: гыйбадәтханә, тәһарәтханәдән тыш, 2 катлы административ корпус, җеназа уздыру урыны, ифтарханә булдырылачак. Үзәктә гарәп һәм иске татар телләрен өйрәнү, Коръән-хафизлар әзерләү сыйныфлары, татар дин белгечләренең кулъязмаларын цифрлаштыру зонасы да урнашачак. Янәшәдә гаилә белән ял итү өчен парк, балалар мәйданчыгы, чишмә дә ачарга ниятлиләр. Манара 32 метрдан биегрәк булыр дип көтелә. Проектны башлап йөрүче – Казандагы күп мәчетләрнең архитекторы Искәндәр Насыйров, кызганыч, вафат булды. Хәзер эш – Ильяс Сәгъдиев җитәкчелегендәге «ОСТА ПРОЕКТ» оешмасы кулында. Мәчетнең архитекторы – Алмаз Мөгълиев, концепт дизайнеры – Искәндәр Богданов. «Бу үзәкне җәлеп итә торган, үзенчәлекле итеп эшлисебез килде. Төрле академикларның хезмәтләрен, сызымнарын өйрәндек. Нәкъ менә Болгар чоры архитектурасы илһамландырды. Шул чорның рухын тапшырырга телибез, мәчет үз зурлыгын саклап калачак», – ди Алмаз Мөгълиев.
Истәлек ташы урнаштыру тантанасы Коръән аятьләре укудан башланды. Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров җиткерде. Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова вакыйганың тарихи ягына басым ясады. «Бу – әлбәттә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның хәер-фатихасы, халык белән бер булып эшләү нәтиҗәсе. Без бәхетле республикада яшибез: һәркем үз динен тота, үз телендә сөйләшә. Бу республиканың татулыгын күрсәтә», – диде ул.
Тантанада «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены делегатлары да катнашты. «Татарстанда 1700 ләп мәчет эшли, мәдрәсә, көллиятләр, институт, университет һәм академия бар. Бүген Сахалиннан алып Мурманскига хәтле мәчетләр, дога кылу йортлары бар. Эшмәкәрләр мәчет салуда һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Күптән түгел Екатеринбургта Россия герое Дамир Йосыпов ярдәмендә төзелгән мәчетне ачтык, тиздән Самарада ачылачак. Хәзерге вакытта Владивостокта җир алып куелган, проектын ясап бетерәбез, Хабаровскида, Ставропольдә мәчет төзелә», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Гыйбадәтханәләр төзелешенә ярдәм итүчеләр арасында Мансур Һашимов та бар. «Терәк-Опора» хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Россиянең Хезмәт батырлыгы» оешмасының төбәк рәисе ул. Фонд оештырган мәдәни чаралардан кергән акчаның бер өлеше шулай ук Теләчедәге «Хан мәчете»нә тотылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез