Газетага язылу

Фидакарьләр эзеннән: Игенче

Ирек Әнсәф улы Абдуллин – ярты гасырга якын, ягъни гомере буена агроном булып эшләгән, чын мәгънәсендә Җир-анага береккән кеше. Татарстан Республикасының атказанган агрономы, «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале һәм ил күләмендәге башка мактаулы бүләкләр иясе.

Фидакарьләр эзеннән: Игенче
Авторның шәхси архивыннан

Аның белән бик яшьли, 1977 ел уртасында Кәкре Елганың уңдырышлы басуларында тәүге очрашуым күз алдына килеп басты. Матрос тельняшкасында, төз гәүдәле, чибәр егет ашыгыч кына килеп туктады да, исәнләшүгә:

– Тәтеш техникумын тәмамлап, армия хезмәтеннән соң военкоматта агрономнарыбыз башлыгы Миргасыйм Кәримов белән очраклы очрашу мине шушы сихри-матур басуларга алып килде. Орлыкчылык буенча агроном булам, – дип таныштырды.

Шул хезмәтендә өч ел буе тәҗрибәле рәис-җитәкче Гарифҗан Галимов, атказанган агроном Хәбип Баяновлар белән кулга-кул тотынып эшләп, тәүге тәҗрибәсен ала ул. Ирекнең тырышлык-тынгысызлык сыйфатларын авыл хуҗалыгы идарәсендә дә гел игътибарда тоталар. Җитәкчеләре Сәгадәт Төхфәтуллин аңа:

– Сине «Уразман» колхозына баш агроном итеп җибәрәбез, – ди.

Үчәлленең аеруча игенчелектә әйдәп барган чагы бу. Баш агроном, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты Рәфгать Кәлимуллинны партия эшенә күчерәләр. Таләпчән рәис Тәлгать Фатыйхов җитәкчелегендә туфрак картограммалары нигезендә минераль ашламаларның тиешлесен генә кертү, ерактагы басуларда күпьеллык үләннәр мәйданын киңәйтү, пар җирләренә черемәне җитәрлек күләмдә кертеп, яңарту үткәрү нәтиҗәсендә гектарыннан уртача 30 ар центнер, ә кайбер тәҗрибә участокларында 40–50 шәр центнер уңыш җыеп алалар. Үчәлле тирә-юньдә тәҗрибә мәктәбенә әверелә.

Читтән торып укып, югары белем алып, дипломы да булган коммунист белгечне янәдән тәүге эшләп киткән «Марс» колхозына партком секретаре итеп кай-таралар.  Шул 1990 елдан башлап Ирек Әнсәф улының игенчелеккә бәйле тамырлары Кәкре Елга басуларына берегә дә куя.

Тәҗрибәле агроном-җитәкче Хәбип Әгъләм улы белән алар, гектар көчен арттыра барып, районыбыз данын республика күләмендә танытуга зур өлеш кертәләр. 6 меңнән артык гектардагы сөрүлек җирләрендә чәчү әйләнешендә чиста пар – уҗымнар – сабан бодае ел саен чиратлашып, бик төгәл тәртиптә саклана. Ел саен фәндә күрсәтелгәнчә, донник үләне чәчелә һәм сөрелеп, алыштыргысыз ашламага әверелә. Чиста парлар да тиешле күләмдә, 500 әр тонна компостланган тирес белән ашлап эшкәртелә. Максат – күпьеллык үләннәр мәйданын киңәйтү. Моңа да ирешелә: ул 1850 гектар сөрүлек җиренең 30 процентын били. Борчакка да урын түрдән. Ул туфракны яңартып, азотка баетып калдыра, ел саен 150 гектардан да кимеми. Уҗым культураларына өстенлек тагын да арта.

Туфракның өске катламы энергия саклый торган агрегатлар белән эшкәртелеп, мул ашлана. Һәр елны арыш 500 гектарда чәчелеп, көздән үк әйбәт үсеш алып кала. Уңыш та куандыра: арыш – 41 центнер, бодай 30 центнердан да кимеми. Ул чор өчен бу рекордлы күрсәткеч була.

Ә 1995 елда шикәр чөгендере игү буенча иң алдынгы француз технологиясен кертүне дә Ирек Абдуллин җитәкчесе Ринат Гыйльманов ярдәме белән гамәлгә ашыра. Аларның тәҗрибәсен өйрәнергә төрле яклардан киләләр. Республика җитәкчеләре катнашында узган семинарлар да табигый хәлгә әверелә.

Агроном хезмәтенең төп күрсәткече дә – югары уңдырышлы сортлар. Ирек иң башлап ышанычлы чәчүлек орлык турында кайгырта. Урак төгәлләнгән вакытларда шуңа да аны гел амбарлар тирәсендә очрата идем. Чөнки чәчүлек бөртекне кояшлы язга тикле күз карасыдай саклап тотарга кирәк.

– Без язгы бодайның корылыкка бирешми, иртәрәк срокта өлгерә торган «Омск-33», «Новосибирск», арпаның «Рәхәт», «Нур», борчакның «Казанец», «Таң», көзге бодайның «Казан-285», арышның «Радонь», карабодайның «Чатыртау» сортларын калдырдык. Уҗым культураларының да перспективалы сортларын алмаш фондка җитәрлек күләмдә калибрлап салып куйдык. Башка культуралар орлыгы да җитәрлек. Зур мәйданнарны били торган күпьеллык үлән орлыкларын да үзебездә җитештерәбез. Шул ук вакытта сортларны хуҗалыкара алыштыру да алып барабыз. Әлбәттә, язын һавада җылытып, кабат калибрлап, инкрустация үткәрү, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы матдәләр белән эшкәртү дә – төп шарт, – ди ул.

Уйлап карасаң, бу җирнең уңышы да, уңдырышлылыгы да, тулы матурлыгы-гүзәллеге дә, алдагы буыннарга исән-сау хәлендә тапшырылуы да беренче нәүбәттә шушы бер белгеч – агроном дигән кырлар хуҗасына бәйле. Җир исә үтә турылыклы, намуслы, эшчән-булган кешеләрне үз итә. Син көчеңне кызганмыйча, җирне кыерсытмыйча, кадерләп карыйсың, тәрбиялисең икән, ул бөтенесен дә бирә. Ләкин моның өчен үзеңне бөтен барлыгың белән җиргә багышларга кирәк.

Дүртенче сыйныфта укыган вакытта ук агроном булырга хыялланган малайның бу теләгенә биология укытучысы Мәгариф аганың йогынтысы да тими кал-магандыр. Ул  гомере буена игенче хезмәтендә кала. Чәчү, урак өсләре булсынмы – бүген дә басу-кырларны әйләнеп-урап кайтмыйча, тынгылык тапмый. Җиргә бәйле кеше өчен бу инде һөнәр генә түгел, яшәү рәвешенә әверелгән.

Тормыш иптәше, үзенә һәрчак терәк булган Әлфирәсе белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Табибә һәм мөгаллимә кызлары Альбина белән Альмира, нефтьче уллары Илнар, алты оныгы, кияүләре, кода-кодагыйлары – барысы да Ирек Әнсәф улының зур, тату гаиләсен тәшкил итә.

Балалары, оныкларының уңышлары – аның өчен аерым горурлык.

– Мәктәптә укыганда ук төп һөнәрләргә өйрәнеп үсәләр, спортта, сәнгатьтә бик активлар, – ди ул, балаларының уңышларына сөенеп. – Менә кызымның мөгаллимәләрнең ил күләмендәге чараларында катнашуы, республикабызның Электрон мактау тактасына кертелүе безгә олы шатлык түгелме? Нефтьче-инженер улым тренерлыкны да алып бара, бадминтон буенча җиңүче-чемпион исемен йөртә. Гаиләм – байлыгым. Бәхетнең иң олысы шул.

Хезмәт юлын тулысы белән авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Ирек Әнсәф улы Абдуллин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге саннар артында ярты гасырга якын хезмәт юлы, меңнәрчә гектар җир, мул уңышлар, хезмәттәшләр хөрмәте, ә иң мөһиме – үз һөнәренә тугрылык ята.

Әсгать Сәгытдинов, Азнакай

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре