Газетага язылу

Фидакарьләр эзеннән: Чабаталы авыл малае

Минем туган авылым Вәрәшбаш Ык елгасының уң ягына, район үзәге Мөслимнән 9 чакрым ераклыкта, тегермән кору өчен яраклы булган Вәрәш һәм Ташлы Каран инешләре буена урнашкан.

Фидакарьләр эзеннән: Чабаталы авыл малае
Авторның шәхси архивыннан

Безнең авыл чишмәләргә бик бай. Әби-бабаларыбыз аларга элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: Абыстакай чишмәсе, Ак бабай чишмәсе, Юныс чишмәсе (Ат чишмәсе), Маһисәрвәр чишмәсе, Камәрия чишмәсе, Салкын чишмә, Тәпти чишмәсе (Исрафил чишмәсе), Олы каен чишмәсе, Борһан чишмәсе. Чишмәләрнең һәрберсенең исеме һәм барлыкка килү тарихы турындагы мәгълүматны авылыбызда яшәүче, лаеклы ялдагы укытучы, авылыбыз абыстае Тәзкирә апа Низамиева туплады. Мәгълүматлар мәктәпнең «Туган як» музенда саклана.

 

Чишмәләрнең исемнәре матур, ләкин вакытлар үтү белән, аларның кадерләре кими, чишмәләргә юллар суына бара. Безнең авылда инде ничә ел рәттән ел саен бер чишмә төзекләндерелә. Бу файдалы һәм кирәкле эшне 2011  елда Тимерхан абый Борһановның улы Рафис Борһанов башлап җибәрде. Ул бабасы исеме белән атап йөртелгән Борһан чишмәсен төзекләндереп, изге эш эшләде. Ә кем соң ул – Борһан? Кем соң ул – Тимерхан? Аларның бу чишмәгә ни катышы бар?  Бу чишмәнең тарихы миндә зур кызыксыну уятты. Барысын да ачыклау өчен, бераз тарихка күз салыйк әле.  

Вәрәшбаш авылында Борһан исемле бабай  яшәгән. Ул кечкенәдән үк табигатьне яраткан, аның матурлыгына сокланган. Таңнан торып, сандугачлар сайравын тыңлаган, чишмәләр белән сөйләшкән. Авыл янындагы бер чокырдан кечкенә генә чишмә саркып чыкканын да ул күргән һәм, аның тирә-юнен  чистартып, гел карап, тәрбияләп торган. Улы Тимерханга бу чишмәне тәрбияләп торырга васыять итеп калдырган. Ә Тимерхан абый шушы ук васыятьне улы Рафиска йөкләгән. Тимерхан абый Казанда яшәсә дә, безнең авылга еш кайта торган булган, чөнки ул үзенең кендек каны тамган туган туфрагын сагынган. Ләкин язмыш җиле аңа авылда яшәргә насыйп итмәгән.

Чыннан да, Тимерхан бабайның тормышы гыйбрәтле булган, төрле яклап сыналып, чыныгып, чабаталы караңгы Вәрәшбаш авылында лаеш шулпасын җитәрлек эчеп үсә ул. Үги анасы күрсәткән җәбер-хурлыкларга түзә алмыйча, әтисе йортыннан чыгып китеп, бабасы өендә яшәргә мәҗбүр була. Бу йорт аңа ятимлек ачысын беразга гына булса да онытып торырга ярдәм итә. Тимерхан карт әбисе Фәрхеҗиһанны бик ярата. Шулай шул, яратмаса, министр урынбасары дәрәҗәсенә җиткәч тә, әбисенә күчтәнәчләр төяп, юк вакытын бар итеп, Вәрәшбашка кайтыр идеме икән?

...Тимерхан кечкенәдән тырышып укый: кичләрен сукыр лампа яктысында Тукайның ятимлеге турында елый-елый укып утырулар, сукыр музыкантларның бәхетсез язмышларын җиңеп чыгуларын белү Тимерханның китек күңеленә дәва булып, җанында өмет уты кабыза. Ничек кенә авыр булмасын, ул җиденче сыйныфны «5 ле» билгеләренә тәмамлап, Мактау кәгазе алып чыга.  Кечкенә булса да, ат җигеп, инештән су, урманнан утын ташый. Өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырында тир түгә, фермада мал карый. Кичләрен авыл яшьләре белән уенга чыга, өздереп гармунда уйный, спектакль-концертларда актив катнаша. «Борһан малае булдыра!» – диләр авылда. Бик башлы, тәвәккәл һәм төгәл үсмерне күреп, колхозның баш хисапчысы ярдәмчесе итеп сайлап куялар. 16 яше дә тулмаган үсмер егет, Пучыдагы (Актаныш районы) кыска вакытлы хисапчылар курсын тәмамлап, четерекле, авыр хезмәт юлын башлый.

1941 елның 22 июне.... Бөтен халыкның тыныч йокысын бүлеп, илдә канкойгыч сугыш башлана. 18 яше тулган һәр ир-егет илне сакларга сугышка китә. Авылда бала-чага, карт-коры, кыз-хатыннар гына кала. Колхозның бөтен исәп-хисаплары, отчет эшләре 16 яшьлек Тимерхан өстенә йөкләнә. 1943  елның 8  гыйнварында Тимерханга да армия хезмәтенә чакыру килә. Колхозда бик кирәкле кеше булганга, аны бронь белән 3 айга алып калмакчы булалар, ләкин ул: «Мин иптәшләремнән калмыйм, фронтка барам», – дип, ил сагына китә. Бөек Ватан сугышында Япония гаскәрләренә каршы сугышта катнаша һәм туган авылына исән-имин әйләнеп кайта.

1950–1951 елларда Мөслим районының авыл хуҗалыгы бүлегендә бухгалтер-инструктор, 1951–1952 елларда районның «Михайловка» совхозында партия оешмасы секретаре булып эшли. Иске Вәрәш кызы Асия белән тормыш корып җибәрәләр. Эшкә сәләтле, оста оештыручы егетне КПССның Мөслим райкомында партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире итеп күчерәләр. 1958 елда Казанда югары партия мәктәбен тәмамлап, 1958–1961 елларда секретарь, 1961–1963 елларда КПССның Тукай райкомы беренче секретаре вазыйфаларын башкара, зур тәҗрибә туплый.
Тимерхан Борһан улы 1963 елдан Арча районында халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1977–1986 елларда ТАССРның социаль тәэминат министры урынбасары булып эшли, 1963–1967, 1971–1975 елларда ТАССРның Югары Советы депутаты итеп сайлана. Тормышның төбеннән баскычлап-баскычлап, фәкать үз көче, үз тырышлыгы белән күтәрелә Тимерхан абый. Гади бер авыл малаеннан министр урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән олы шәхес ул.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов күренекле шәхес Тимерхан Борһанов турында «Тимерханның яшьлеге», «Тимерханның авыл юллары», «Тимерханның атылган комиссарларны эзләве» дигән өч повесть язды һәм бу повестьлар бергә тупланып, «Тимерханның күргән-белгәннәре» исеме белән аерым китап итеп чыгарылды. Китап балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызыклы.

Борһан чишмәсе изгеләрдән санала, чөнки ул кыйблага карап ага. Аның суы иң тәмле, тешләрне сындырырлык салкын. Минераль матдәләргә бай, мул сулы чишмәләрнең берсе авылда. Авыл халкы, чишмә суын эчеп, сусауларын баса, тәннәренә сихәтлек ала. Чишмәбезне төзекләндереп, авылдашыбыз Рафис Борһанов әтисе Тимерханга биргән вәгъдәсен үтәде. Ә безнең бурычыбыз –  чишмә янын чиста тоту һәм авылыбыз күрке булган изге урыннарны саклау. Туган авылымның изге күңелле бер гаиләсе, урамнан кергән ятимне үзләренә сыйдырып, зур шәхеснең язмышын хәл иткән. Хезмәтләре бушка китмәгән. Алар Ватан кадерен белә торган зур кеше тәрбияләгәннәр.

Миләүшә Хәсәнова.  

Мөслим районы, Вәрәшбаш авылы

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре