Газетага язылу

Фидакарьләр эзеннән: Җизнәм мине кеше итте

Тәрбиягә алынган бала булсам да, һәрьяктан кайгыртучанлыкны сизеп тордым. Әтиемнең апаларының балалары булмады, алар мине 11 яшемдә тәрбиягә алдылар, ә без 6 бала идек. Менә шул гаилә мине үстерде, укытты...

Фидакарьләр эзеннән: Җизнәм мине кеше итте

Җизни дигән кеше Фәтхрахман Хәким улы Хәкимов турында язмамны сезгә тәкъдим итәм. Ул 1922 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Балтач районы Чутай авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, 1937 елда Ключище авыл хуҗалыгы техникумына юл ала. Диплом алгач, туган авылындагы «Кызыл Юл» колхозына хисапчы итеп билгеләнә. 1942 елда сугышка алына, Волхов фронтында озакка сузылган сугышларда катнаша. Авыр яраланып, 1944 елда туган авылына кайта. Районда җаваплы урыннарда эшли, агроном, колхоз рәисе, Чепьяда сельпо рәисе, МТСта КПСС райкомы инструкторы, Балтачта авыл хуҗалыгы азык-төлек әзерләү инспекциясендә икътисадчы булып эшли. 1959 елда Чепьяда «Кызыл Октябрь» артеле оеша. Ул шундагы промкомбинатка җитәкче итеп билгеләнә. 1962 елдан Фәтхрахман Хәким улының хезмәт юлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүгә бәйле. Аерым тармак булып оешып килгән чорда Фәтхрахман абыйны Балтач районында Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгелиләр. Районнар берләшү сәбәпле, 1963 елның февралендә аңа Арча районы күләмендә шушы хезмәткә алынырга туры килә. 1982 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, бу вазыйфаны башкара...

 

Фәтхрахман Хәкимов турында иганәчеләр ярдәме белән «Тарихта калган еллар» дигән китап чыгардым. Китапка шул чорда төзелгән биналар, шул чорда эшләгән мастерлар, тегүчеләр, кисүчеләр, ремонтчылар фотолары куелды. Китап белән танышкан һәркемнән мин рәхмәт һәм мактау сүзләре ишеттем. 2023 елның 14 сентябрендә Фәтхрахман Хәким улы туган авылда китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде, авылдашлары бик канәгать булып калдылар.

 

Фәтхрахман ага төзеткән «Салон быта» (хәзерге вакытта Арча шәһәр советы) бинасына 2023 елның 1 августында истәлек тактасы куелды. Бу эштә аның дуслары ярдәм итте, бәйрәм бик җанлы үтте, шунда эшләп чыккан берничә хезмәткәр таякка таянып та килгәннәр иде. Аларны күргәч, минем күзләремә яшьләр килде.

 

Бу коллективның исәннәре белән мин тыгыз элемтәдә торам.

 

Фәтхрахман  абыйның игелекле хезмәте югары бәяләнде. Аңа «РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, күп кенә мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына лаек булды.

 

Билгеле, Фәтхрахман абыйның шундый тырыш, игелекле хезмәтендә аның тормыш иптәше Мәсрүрә апаның да өлеше зур. Алар 1946 елның август  аенда кавыша. Ул районның алдынгы бригадиры була. Матур яши алар, әмма балалары булмый. Тулы гаилә булсын дип, күпбалалы туганының кызын – мине тәрбиягә алалар. Рәхмәт Фәтхрахман абый белән Мәсрүрә апага! Алар мине үз кызларыдай күреп, яхшы тәрбия бирделәр. Югары белем алдым, укытучы булып эшләдем. Кияүгә чыгып, кыз бала алып кайттым. Алар оныкны бик яраттылар. 1966 елда август аенда Фәтхрахман абый белән Мәсрүрә апаны зурлап, алтын туйларын үткәрдек.

Җизнәм туганнары, дуслары белән аралашып яшәде, аларга ярдәм итеп торды. Үзенең тормышы бик тыйнак булды, мал җыймады, бар булган көч-куәтен Арча халкына, райондашларына бирде. 1963 елда Арча читенә Балтачтан күчереп салган йорты 2004 елда гына ремонтланды, түбәсе калайга алыштырылды.

 

Фәтхрахман Хәкимов белән озак еллар бергә эшләгәннәр аңа бик рәхмәтле, аны еш сагынып искә алалар, шәхесенә һәм хезмәтенә югары бәя бирәләр. Чөнки Фәтхрахман Хәким улы кайсына йорт төзеп биргән, йә йорт салырга булышкан, күпләрне фатирлы иткән. Аның ярдәме белән ял йортларына баручылар, санаторийларда дәваланучылар да күп иде. Ул вакытта хезмәт хаклары да яхшы түләнде, КБОга эшкә урнашу һәм анда хезмәт итү гаять дәрәҗәле булды. Мин шуларга шатланып, әлеге гаиләдә тәрбияләнүем белән горурланып яшим, аларның рухына дога кылам. Урыннары оҗмахта булсын! Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә гомерләрне бирсен иде әле.

Фәтхрахман Хәким улы 2001 елның 23 гыйнварында вафат булды, туган авылы Чутайда җирләнде.

 

Әминә Гаффарова, Арча.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре