Ул ясалма фәһем өлкәсендә 511 экспертны, 302 академия эксперт һәм 1258дән артыграк компанияне берләштерә.
Ассоциация илдәге предприятиеләрне тәүге тапкыр ясалма фәһемне үстерү дәрәҗәсе буенча бәяләгән. Рөстәм Миңнеханов, компания җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Татарстанның Россиядә цифрлы технология лидерларыннан берсе булып торуын белдергән.
Республикада 3,5 меңнән артыграк IT-компания һәм бу юнәлештә 46 мең белгеч эшли. “Ясалма фәһем – республиканы үстерүдә төп өстенлекле юнәлеш. Татарстанда бу юнәлештә 2026-2030 елларга махсус программа гамәлдә булып килә”, – диде республика Рәисе.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Ассоциация белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен атап үткән. Аерым алганда, Татарстан белән Шэньчжэн компанияләре арасындагы хезмәттәшлекне билгеләп үткән. Моннан тыш, Рәис әйтүенчә, белгечләр әзерләү мөһим юнәлеш булып тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез