Күргәзмә 1996 елдан бирле үткәрелеп килә һәм Кытайда “беренче номерлы фәнни-техник күргәзмә” булып тора. Узган елда анда 100 илдән 4 меңнән артыграк вәкил килгән. Күргәзмәгә нигез салынганнан бирле Россия анда даими катнаша.
Күргәзмәдә катнашучылар арасында – Кытайның, чит илләрнең һәм халыкара фәнни-техник гигантлар, фәнни-техник тикшеренү институтлары, университетлар. Быел күргәзмәдә 19 һөнәри күргәзмә павильоны оештырылган. Алар арасында – халыкара фәнни-техник казанышлар, тикшеренү институтлары, университетлар һәм төп лабораторияләр, биотехнологияләр, ясалма фәһем, робот техникасы кебек павильоннар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез