Кытайның эзләү сервислары, ясалма фәһем, автоном транспорт өлкәсендә эшләүче төп технологик компанияләреннән берсе бу. Компания һәр ел саен йөзләрчә илдән һәм төбәктән миллиардларча эзләүне эшкәртә. Ә Baidu мобиль кушымтасыннан ай саен 600 миллионнан артыграк кеше файдалана.
Рөстәм Миңнеханов республиканың икътисадый һәм сәнәгать мөмкинлекләре турында кыскача гына сөйләп үткән. “Сәнәгатьтә һәм транспортта ясалма фәһемнән файдалану тәҗрибәгез белән кызыксынабыз. Татарстан көчле сәнәгатькә: машина төзү, нефть химиясе, нефть чыгару өлкәләренә ия. Нәкъ менә шушы тармаклар предприятиеләрендә ясалма фәһемне уртак кертү мөмкинлекләрен күрәбез”, – дип басым ясап әйткән республика Рәисе.
Ул республикада мондый эш өчен кирәкле барлык шартларның тудырылуын искәрткән. “Икътисад тармакларына ясалма фәһемне кертү өчен фәнни тикшеренүләрне һәм исәпләү инфраструктурасын үстерәбез. Бу технологияләренең предприятиеләрдә нәтиҗәле булуы – безнең өчен мөһим”, – дип билгеләп үткән.
Лю Хайфэн, үз чиратында, Татарстанның Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне, аерым алганда, фән һәм технологияләр мәсьәләләрендә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтүдәге әһәмиятен билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез