Газетага язылу

Грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле поликлиникаларның эш вакыты үзгәрәчәк

27 ноябрьдән медицина ярдәме күрсәтү оешмалары яңача эшли башлаячак.

– 20 ноябрьдән үк чикләү чаралары кулланыла башлаган иде инде. Бүгеннән поликлиникалар озайтылган режимда эшли башлый, – дип хәбәр итте матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов.

Поликлиникаларның эш графигы түбәндәгечә булачак:

Дүшәмбе-җомга – 8.00-21.00

Шимбә – 8.00-19.00

Якшәмбе – 8.00-16.00  

Балалар поликлиникалары графигы: Дүшәмбе-җомга – 8.00-20.00

Шимбә – 9.00-18.00

Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә – 9.00-16.00  

Казанда яшәүчеләргә аерым мөрәҗәгать итте Дмитрий Лопушов:

– Сәгатьләр буе чират тору өчен йогышлы авырулар хастаханәсенә бармагыз. Авыруны ачыклар өчен үзегезнең поликлиникагызга бару да җитә. Эш көне озайтылган, шартлар тудырылган, поликлиникалар моңа әзер.  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре