Бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Казахстанга эш сәфәре кысаларында Казахстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Урман хуҗалыгы һәм хайваннар дөньясы комитеты һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы арасында үзара аңлашу турындагы меморандумимзаланды. Документка комитет рәисе Данияр Тургамбаев һәм Татарстан экология министры Азат Җиһаншин кул куйды.
Меморандум кар барсы популяциясен тигезлек һәм үзара хөрмәт принципларында саклау һәм тотрыклы торгызу эшендә хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Яклар уртак фәнни программалар үткәрү һәм экологик агарту кампанияләренә ярдәм итү турында килештеләр. Эш сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе «Алтын Асел» милли паркында булды, анда Татарстанның кар барсын саклау буенча фәнни программасы тәкъдир ителде.
Кар барсын саклау буенча үз эшләрен Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының зоология институты белгечләре дә тәкъдим итте, алар шулай ук эшлекле очрашуда катнаштылар. Институт структурасында кар барсын мониторинглау буенча махсуслаштырылган фәнни-тикшеренү үзәге эшли. Казахстан коллегалары популяция мониторингы, кыр тикшеренүләре һәм төрне саклау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез