Газетага язылу

Күгәректән ничек котылырга?

Юыну бүлмәсендәге кафель плитканың җөйләрендә кара таплар бик тиз барлыкка килә. Күгәрекне бетерү өчен хлорлы «химия» урынына гади генә әйберләр дә кулланырга була.

Аш серкәсе (9 процентлы). Бөркегечкә су кушмыйча гына тутырырга да каралып торган җөйләргә шуны бөркергә. Сыекча барлык ярыкларга кереп тулырга тиеш. 1 сәгать тотарга. Серкә плиткадагы һәм цемент җөйләрдәге барлык гөмбәчекләрне бетерә. Шуннан соң җылы су белән юып алырга. Исе бик тиз таралып юкка чыгачак. Күптәнге таплардан котылу өчен иске теш щеткасын кулланырга мөмкин: серкәгә чылатырга да ныклап ышкырга гына кирәк.

 

Чәй содасы. 2:1 нисбәтендә суга салып болгатырга. Куе «ботка»ны җөйләргә сылап, теш щеткасы белән ышкырга. «Ботка»га берничә тамчы лимон согы яки чәй агачының эфир майларын өстәсәң, тагын да әйбәтрәк: тизрәк чистарачак, тирә-юньгә хуш ис таралачак. Соңыннан җылы су белән юарга. Таплар бик нык сеңгәндә, бу ысулдан да яхшысы юк.

 

Водород перекисе (3 процентлы). Файдаланганчы, күренми торган урында сынап-тикшереп карарга кирәк: төсле плитканы агартып калдырырга мөмкин чөнки. Тискәре тәэсире юк икән, бөркегечкә тутырып, җөйләргә сибәргә. 10–15 минут тотарга. Перекись күбекләнеп, бик тирәнгә сеңәчәк һәм хәтта әллә кайчангы тапларны да бетерәчәк. Шуннан соң юеш чүпрәк белән «йөреп» чыгарга гына кала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре