И-и, тотарсың Сәлман абыйны өйдә! 78 яшенә кадәр колхозда эшләде әле ул! (Колхоз дип, ияләнгән гадәт буенча гына язам, колхозлар күптән таралса да, без шулай әйтергә күнеккән.) Урып-җыю тәмамланып, комбайннарны, ургыч, чапкычларны колхоздан калган гараж ишегалдына алып кайтып урнаштыргач, «Булды, егетләр, эшләмәдем түгел, эшләдем, инде туктыйм», – дигән була да булуын, язгы чәчүгә әзерлек башлангач, тагын җаны түзми. Анысы, җаны түзмәүдән дә түгел, «Сәлман абый, техниканы язгы чәчүгә генә әзерлик инде. Синнән башка кем бар?» – дип гозерләнеп килеп сорагач, «юк» дип әйтә белми торган кеше ул. Аннары, үзе туып үскән, яшьлеге, бөтен гомере шушында узган туган туфрак, шушы басу-кырлар да бик кадерле аңа. «Бүген чәчүгә чыктылар!» – дип яңалыгын сөйли ул безгә – шимбә-якшәмбе авылга кайтып, бакчада казынган күршеләренә.
И-и, күрсәгез иде сез аның бу вакытта күзләрендәге шатлыгын! Февральдән башлап майга кадәр Аллаһның һәр бирмеш көнен авылдан бераз читтәге гаражга җәяү тәпили-тәпили язгы кояш инде шактый кагайткан йөзенең ничек яктырып китүен белсәгез иде! Соң шулай булмыйча, әгәр Сәлман абый сүз тыңлап гаражга эшкә чыкмаса, ничек ремонтлап бетерерләр иде ул техниканы язгы чәчүгә?! Сәлман абый тирә-яктагы авыллар өчен дөньяда бер югары разрядлы токарь бит ул! Менә безнең авылда теләсә кемне туктатып сорагыз, сүземне раслар.
Техника җене кагылган кеше иде ул безнең. (Кызганыч, иде дип язам, Сәлман абый якты дөньяда юк шул инде. Бу язмам аның рухына бер догам булсын.) Аллаһы Тәгаләнең үзе биргән сәләте булгандыр, мөгаен, чөнки Сәлман абый сигездән соң безнең Арча районы Үрнәк бистәсендәге тракторчы-механизаторлар училищесын гына тәмамлаган. Ә токарь һөнәрен ул армия хезмәтеннән соң Казандагы «Урак һәм чүкеч» заводында эшләгәндә үзләштергән. «Бу Сәлман әле укымыйча шундый. Укыса, кем генә булмас иде», – дип әйтәләр иде аның турында авылдашлар. Аның сәләтен заводта да күрми калмаганнардыр, ахрысы, үзләрендә эшкә калырга бик кыстасалар да, ул туган җирен сайлаган. Иске Кишет кызы Нурия апа белән гаилә корып, Раушан һәм Раман исемле менә дигән ике ул үстерделәр. Уллары да әтиләренә охшаган, белмәгән эшләре юк. Үзебезнең Арча районына игелек кылып яшиләр, матур гаилә корып, бик акыллы балалар үстерәләр.
Берәр мөгез чыгарырга дисәң, безнең Сәлман абыйга җиткән кешене таба алмассыз. Әле армиягә киткәнче үк әнисе Гөлбәһрам апаның аягын дәвалар өчен физиолечение аппараты ясап бирә ул. Авылга электр да кереп җитмәгән, бары стенадагы радиога гына «слаботочка» килә торган вакытта бит әле бу! Әнә шул чыбыкка иске аккумуляторны тоташтырып, әнисенең сынганнан соң төзәлми интектергән аякларына электр тогы белән стимуляция ясый. Моңарчы култык таяклары белән генә йөри алган Гөлбәһрам апаны тәки шулай дәвалап аякка бастыра.
Ә ул ясаган беренче аэрочана! Ул чананың тавышын, Сәлман абыйның шуның белән кар-бураннар туздырып йөрүен безнең Кышкарда бүген дә күпләр хәтерли әле. «Тавышы бөтен районга ишетелә иде», – диләр. Трактор двигателен тартып кабыза торган пускач моторыннан эшләгәч, ничек ишетелмәсен ди инде! Самолет пропеллеры кебек канатлар да куя әле ул аңа. Җилләрдән уздырып кибет тавыннан төшеп килгәндә бер канаты ычкынып, кемнеңдер тәрәзәсенә барып кергәч, аэрочананы башкача үзгәртеп ясый. Үз гомерендә андый чаналары әллә ничә була Сәлман абыйның. Соңгысын – авыр тимердән хәзерге «Буран» карчанасына охшатып ясаганын үзем дә хәтерлим. Аның белән йөри алгандырмы, юктырмы, ләкин хатыны Нурия апа: «Сауган вакытта сыерны бәйләп куярга харап тә уңай», – дип, шул чананың «мөгез»енә сыерын бәйләп куяр иде.
Сәлман абыйга эшенең нәтиҗәсеннән битәр, процессы кызыграк булгандыр, күрәсең. Аның башында һәрвакыт ниндидер даһи берәр идея булмый калмый иде. Йә, менә кайсыгызның авылда сыер тиресеннән метан газын аерып алып, шуның белән өй җылыту системасы ясаган кешене күргәне бар? Ә безнең бар!
1986 елда Сәлман абый, үзе әйтмешли, «замичательный» проектка тотына. Олы улы Раушанның әнисенә ялына-ялвара яздырткан (бәясе бар чөнки) «Моделист-конструктор» журналында «Биогаз» дип аталган бер язмага тап була ул. Берничә айлык хезмәт хакын сарыф итсә итә, берничә табак калын калайдан зур газ казаны ясый. Минем казанын күргәнем юк, ә менә аның пирамиданы хәтерләткән капкачы бүген дә бакчаларында су мичкәсе булып тора. Уртачарак бер бассейн кадәр бар ул. Проект буенча лапас артына ике зур баз казыла. Базлар бетон белән катырыла. Тирестән чыккан газ казанга тупланып, торбалар буенча өйгә килә. Проект чынлап та «рабочий» булып чыга. «Табагач башына чәйнек элеп, шул газда чәй кайнаттык, – дип сөйли улы Раушан. – Өйне җылытырга ук җитмәде». Бәлки, Сәлман абыйның утын-күмер әзерләмичә, метан газы белән генә өйне җылыту идеясе барып та чыккан булыр иде, ялгышлык белән бу казанны шартлата ул. Аны кызык итеп сөйләгәннәре әле бүген дә күз алдымда.
Кызык кеше иде шул Сәлман абый. «Әйдә, бер ял итеп алыгыз инде, эшләп үләсез бит», – дип, лапас артлатып кына килеп керер иде без бакчада эшләп яткан бер мәлдә. Май ае булса да, башына колакчынлы бүрек киеп алган, аның бер колакчыны менгән, икенчесе төшкән... Сугыштан соңгы авыр тормыш, инде күптән бакыйлыкка күчкән авылдашлар, авыл яңалыклары, дөнья хәлләре турында сөйләшә идек. Бөтен нәрсәдән хәбәрдар, һәр нәрсәгә үз фикере була иде аның.
«Сәлман абый, синең теге җил тегермәнең эшлиме соң ул?» – дип сорыйм, каты җилдән соң очында ике генә канаты калган биек баганага ишарәләп. «Әй, эшли ул үзе. Бер лампочкага көче җитә», – ди Сәлман абый. Җил көче белән электр энергиясе ясый торган мондый тегермәннәрне дә әллә ничәне ясады инде ул. Мавыгучан кеше иде шул: ишегалдын тутырып бал кортлары асрады, бәрәңге бакчасы башына балык күле казыды.
Үзе юмарт, кешеләргә ярдәмчел булды. Минем үтмәс кәтмән белән бакча чүбе кәтмәнләгәнемне карап-карап тора да, җаны түзми, «кая үткенләп бирим», дип, кайрагын кабыза. Ничәле ачкыч, нинди размердагы болт, ничәнче шайба, нинди инструмент кирәк – Сәлман абыйда барысы да бар. Булмаса, ул аны бер-ике сәгать дигәндә кыру станогында тимердән ясап та бирә. Электр сепараты кабынмаса, кер юу машинасы әйләнми башласа, берәр нәрсә сынса, Сәлман абыйга гына йөгереп керәбез. Ватылганны төзәтә, сынганны ялгый, туры килмәгәнен китерә... Менә шундый алтын куллы кеше булды ул.
Әле вафатына санаулы вакыт калганда да кояш энергиясен туплый торган батарейка ясау идеясе белән хыялланды. Әзер панельне генә алып кую аңа кызык түгел, аңа шул батарейканы үзенә ясарга кирәк. Әлбәттә инде, өй шартларында кремнийны ясау мөмкин эш түгел. «Бете басылсын», – дип, уллары аңа панельнең әзерен алып кайтып бирде.
...Язлар җитеп, басу-кырларда яңа эш башланса, үзәкләрем өзелеп Сәлман абыйны сагынам. Бүрегенең бер колакчынын төшереп, берсен күтәреп, лапас артлатып кына килеп керер дә, «әйдә бер тартып алыйк», дияр кебек. Ул булмагач, кышларын инде зират сукмагындагы карны эттерүче дә юк. Сәлман абый гаражга турыдан гына барсын өчен махсус ачалар иде бит ул юлны.
78 яшенә кадәр эшләсә дә, мактаулы исемнәре дә, орден-медальләре дә булмады аның. Сәлман Ризванов – Кышкарның Кулибины дип газеталарга да язып чыкмадылар. Ул беркемнән бернинди мактау көтмичә, шушы тормышны, шушы җирне яратып, чын күңелен биреп эшләгән чын хезмәт кешесе иде.
Лилия Гәрәева, Кышкар авылы
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез