Газетага язылу

Атына күрә чанасы: Татарстанда яшәүчеләр кышка ничек әзерләнә?

Ноябрь уртасына җиттек, җәмәгать. Кыш җилләре исә башлады. Аларның салкыны түләү кәгазьләре аша да үтеп керде диярсең. Өйләрне җылытуга киткән чыгымнар артты инде. Өстәвенә быел яңача да түлибез. Һәрвакыттагыча көтмәгәндә кар ишеп ява башласа, шәһәргә урам себерүчеләр дә җитми. Шуңа күрә Казан урамнарына... робот-җыештыручылар чыгачак. Ә авылны? Гадәт саклыймы? Кышка әзерме сез, иптәшләр?

Атына күрә чанасы: Татарстанда яшәүчеләр кышка ничек әзерләнә?

Белеп түлисе

Кыш үзен сиздерә башлады инде. Ноябрь башында узган ай өчен саллы гына счет-фактура кәгазьләре килде. Билгеле булганча, бу елның 1 октябреннән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты. Яңача исәпләнгән түләү кәгазьләрен бу айда алдык. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, аңа җылылык өчен түләү дә өстәлде. Түлә генә!

Быел күбрәк тә түлисе. Чөнки бер ел эчендә тарифлар икенче тапкыр артты. Хәтерләсәгез, ел башында бәяләр 1,7 процентка күтәрелде. Моны өстәмә кыйммәткә салым ставкасының (НДС) 20 дән 22 процентка кадәр артуы белән аңлаттылар. Тарифларны индексацияләүнең икенче этабы исә 1 июльдән 1 октябрьгә күчерелде. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны, инфляция күрсәткеченә карап, елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. 2026 елда исә әлеге эш көзгә калды.

Шулай итеп, 1 октябрьдән Татарстанда тарифлар уртача 13,4 процентка кыйммәтләнде. Уртача дибез, чөнки тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге бар. Ул 4,8 процентны тәшкил итә.

Әнә шуны исәпкә алып, Татарстанның Казан, Чаллы, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән кебек 24 шәһәре, Аксубай, Балтач, Апас, Кама Тамагы кебек 17 шәһәр тибындагы бистәсе, Осиново, Столбище, Кощаково, Шәмәрдән кебек 32 авыл җирлегендә бәяләр иң күпкә – 18,2 процентка кадәр кыйммәтләнде.

– Әле кыш җитмәгән, акчаны исә мич башында яткан кебек акча түлибез, – дип шалтыратты редакциягә Казанның Дәрвишләр бистәсеннән укучыбыз Сания Төхбәтуллина. – Бабай белән ике бүлмәле фатирда яшибез. Икебез дә пенсиядә. Октябрьдә коммуналь хезмәтләр өчен 5 мең сум түләгән булсак, бу айда 7 мең сумга якын түләү килде. Әле суыклар да булмады бит. Кышка кергәч, ни күрербез?

Укучыбызга аңлатырга тырыштык: Казанда 1 октябрьдән җылылык бирү сезоны башланды. Шуңа күрә, сентябрь квитанцияләреннән аермалы буларак, октябрьдә яңача исәпләнгән тарифлар белән беррәттән, җылылык өчен дә түләдек. Урамда җылы дип, өйдә торбаларны ябып кую гына җылылык өчен түләүдән азат итми бит.

Чыгымнарның артуы депутатларны да борчый. «Ноябрьдә халык тарифларның октябрьдәге үзгәрешен исәпкә алган түләү кәгазьләрен ала. Шуңа күрә без моңа бәйле мөрәҗәгатьләр саны артасын фаразлыйбыз. Безнең максат – вазгыятьне ачыклау, карарларның нигезлелеген тикшерү һәм аңлату эшен оештыру. Халык хезмәтләрнең бәясе нәрсәдән торуын һәм акчаның кая китүен аңларга тиеш», – диде Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитетның эксперт комиссиясенең бу атнада Буада үткән күчмә утырышында җитәкче Андрей Егоров.

Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ренат Гайнетдинов бәяләр артуга китергән сәбәпләр арасында инфраструктураны реконструкцияләү программаларын да искә алды. Аның әйтүенчә, бүген республикада 40,5 миллиард сумлык 79 инвестиция программасы гамәлдә.

Октябрь ае мисалында утлы, сулы тормыш күпмегә төшкәнен «ВТ» хәбәрчесе дә исәпләп карады. Узган елның октябрендә Казанда уртача 7,3 градус җылы булган. Быел 8,6 градус җылы. Димәк, октябрьдә җылылыкны былтыр да, быел да бер чама кулланганбыз. Ут, суга исәпләгечләр куелган. Өч бүлмәле фатирга узган елның октябрендә 8,3 мең сумлык счет-фактура килгән булган. Быел октябрьдә шул ук фатирга коммуналь хезмәтләр өчен түләү – 9,4 мең сум. Үсеш – якынча 10 процент, тарифларны арттыруга бәйле уртача күрсәткечләргә туры килә. Димәк, түлисе генә кала.

Тот көрәкне, робот!

Суыклар да озак көттермәс. Синоптиклар, карлы яңгыр һәм бозлавык турында кисәтеп, СМС-хәбәрләр тарата башлады инде. Көйсез һава торышына иң беренче чиратта юл хезмәтләре әзер булып торырга тиеш. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада юлларга хезмәт күрсәтү оешмалары кышкы режимга күчкән инде.

«Юл хезмәтләре кышкы чорда юлларны карап торуга әзер. 1 ноябрьдән подряд оешмалары тәүлек буе эшләүгә күчте. Белгечләр һава шартларының кискен үзгәрүенә бәйле рәвештә тиз арада карар кабул итәргә һәм юлларның норматив торышын саклау буенча кирәкле чаралар күрергә әзер», – диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин.

Министрлык мәгълүматларына караганда, юл сагында тору өчен 1176 берәмлек махсус техника бар, алар ГЛОНАСС системасына тоташкан. Аерым алганда, бу – 360 юл машинасы, 133 автогрейдер, 138 ротор һәм 500 берәмлек башка төр техника. Кышкы чорда юлларны тәртиптә тотуга бозлавыкка каршы 55 материал базасы каралган. Тайгак юлга сибәргә 299 мең тонна ком, 92 мең тонна техник тоз әзерләнгән. Бу урында шунысын да искәртик: сүз федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юллар турында бара. Җирле юлларны карап тоту – район һәм шәһәрләр карамагында.

Казанда, мәсәлән, юлларны кардан чистартырга роботлар чыгачак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, бүген идарәче компанияләр штатында 1,3 меңләп урам себерүче бар. «Алар 4,2 меңгә якын йортка хезмәт күрсәтә. Шул ук вакытта бөтен Казанны тәртиптә тоту өчен 2,2 меңгә якын урам себерүче кирәк. Безгә 900 ләп эшче җитми», – диде ул «эшлекле дүшәмбе» утырышында.

Кала халкы кыш көне ишегалларында кар көртләренә чуммасын өчен, «Пегас» робот-җыештыручылар ярдәмгә киләчәк. Идарәче компанияләр шундый 28 машинага заказ биргән инде. Әйтүләренә караганда, бер робот ун урам себерүчене алмаштырырга сәләтле. «Операторлар тиешле әзерлек узды. Роботларны кыш көне – кар көрәгәндә, җәй көне урам себергәндә файдаланырга мөмкин», – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Ә менә Казанның Әмирхан урамындагы 83 нче йорт тирәсен көрәп торасы да булмас, ахры, чөнки кар үзе эреп барачак. Биредә быел кыш көне җәяүлеләр юлларын электр ярдәмендә җылытачаклар. Тәҗрибә рәвешендәге эш уңышлы килеп чыкса, аны алга таба кулланырга ниятлиләр.

Мич җылысы кирәк

Авыл халкы да кышка әзерләнә.

– Кышны көтәбез, – ди Кукмара районының Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов. – Быел грант ярдәмендә тагын бер трактор алырга насыйп булды. Берәү бар иде инде. Трактор белән янгын сүндерү машинасына гараж салдык. Бөяләрне төшердек. Суыкта кату куркынычы булган коеларны җылыттык. Су юлы аша уза торган торбаларны да карап чистартып куябыз. Яз көне ташу була калса, хуҗалыкларны су басмасын өчен кирәк бу. Табигатьнекен белеп булмый бит. Соңгы елларда авылга су төшмәсә дә, элек мондый хәлләр булгалады.

Җирлек башлыгы әйтүенчә, кышның үз мәшәкатьләре җитәрлек. «Безнең Лесхоз белән Югары Оштырма арасында кышкы чорда файдаланылмый торган грунт юл бар. Ул безнең җирлеккә керә, әмма төбәк дәрәҗәсендәге юл булып санала. Шунда навигатор белән кереп баталар да, аннары: «Без бала белән, килеп коткарыгыз әле», – дип, «112»гә шалтыраталар. «112» безгә элемтәгә чыга, ярдәмгә трактор җибәрәбез. Кыш көне навигатор аны юл итеп күрсәтмәсен өчен, бу мәсьәләне ничә ел хәл итәргә тырышабыз. Дамба астына төшеп китү очраклары да булгалый. Безнең җирлек яныннан Казанга юл уза. Һәркемгә көчебездән килгәнчә булышабыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та җирлекләрдәге проблемаларны хәл итү өчен тракторлар алырга ярдәм итә бит инде», – ди Рөстәм Шәрипов.

Сарман районың Яшьләр авылында яшәүче Хәбибуллиннар гаиләсе кышны барыннан да бигрәк утын әзерләп көтә. Чөнки авылда газ юк.

– Кышка җитәрлек утын әзерләп куйдык. Өйгә дә, мунчага да кирәк. Утынны үзебез әзерлибез. Рәхмәт, балалар булыша, – ди бетеп бара торган авылда яшәүче Алсу Хәбибуллина. – Баллонлы газ плитәгә генә тоташкан. Ут бар. Суга скважина казыттык. Кыш чыгарга өч-дүрт машина утын кирәк. Утын җылысы җитмәгәндә электр җылыткычларны да кушарга туры килә. Кыен инде. Ул утынны көн буе ташырга кирәк бит, көлен түгәсе, эше күп. Көнозын ягып тормасаң, өй тиз суына. Эштән кайткач, иң беренче итеп мичкә ягып җибәрәбез. Йокларга ятканчы ягабыз шулай. Мич гел янып тора. Камыр ризыкларын зур мичкә ягып та пешергәлибез. Авылыбыз бәләкәй безнең. Өч яктан урман белән уратып алынган. Мин бу авылга кияүгә чыкканда, унлап хуҗалыкта тормыш бар иде әле. Бианай, биатайлар монда яшәгәч, ташлап чыгып китмәдек. Ирем – төпчек бала. Хәзер инде ике генә нигез калды. Җәй көне кайтып торучылар бар. Кышка әнә шулай керәбез.

Ноябрь уртасына җиттек, җәмәгать. Кыш җилләре исә башлады. Аларның салкыны түләү кәгазьләре аша да үтеп керде диярсең. Өйләрне җылытуга киткән чыгымнар артты инде. Өстәвенә быел яңача да түлибез. Һәрвакыттагыча көтмәгәндә кар ишеп ява башласа, шәһәргә урам себерүчеләр дә җитми. Шуңа күрә Казан урамнарына... робот-җыештыручылар чыгачак. Ә авылны? Гадәт саклыймы? Кышка әзерме сез, иптәшләр?

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре