Бу бурычны хәл итүдә төп фән һәм белем бирү үзәге булган Казан дәүләт аграр университеты нинди яңалыклар белән яши? Бүген аграр тармакка нинди белгечләр кирәк һәм уку йорты авыл яшьләрен ничек кызыксындыра? Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев әнә шул һәм башка сорауларга җавап бирде.
– Илшат Габделфәртович, студентлар арасына килеп керү, яңа буын белән аралашу сездә нинди хисләр уята? Аларны үзегезнең яшь вакыт белән чагыштырасызмы?
– Яшьләрнең төрлесе бар. Мин аларны гел үзем белән чагыштырып сөйләшәм. Үзем дә бик актив студент булдым, һәр нәрсәне белергә, кызыксынып барырга тырыштым. Укытучылар белән дә бәхәскә кергән чакларым була иде. Яшь чакта кызып китеп, катырак әйткәнем өчен еллар узгач гафу да үтенгәнем булды. Кайда гына эшләсәм дә, авыл хуҗалыгы институты белән дә, укытучылар белән дә араны өзмәдем. Алар белән күрешеп, аралашып, киңәшеп, ярдәмләшеп яшәдек. Тормыш юлында әти белән әнинең безгә биргән киңәшләре дә еш искә төшә. Аларның икесе дә мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын.
Әти бөтен эшне кул белән тотып эшләргә өйрәтте. Хуҗалык зур: өйдә өч сыер, бозаулар, сарык, казлар тотабыз. Шуңа күрә без – хезмәт белән тәрбияләнгән, эшләп үскән балалар.
Алар безне кешелекле булырга, кешеләрне рәнҗетмәскә кирәклеген әйтеп үстерде. «Кешелекле, тәртипле булсаң, эшең һәрвакыт алга китәр», – дип әйтә иделәр.
– Ә хәзерге студентларның күзләрендә очкын бармы? Аларны укуга, фәнгә һәм авыл хуҗалыгына ничек илһамландырырга була?
– Төрлесе бар, без укыган чорда да нәкъ шулай иде. Кызыксынган балалар беренче, икенче курстан кереп китә. Хәзер сүлпән генә йөреп, кемдәдер ул очкын тормыш көтә башлагач кабынырга мөмкин. Бөтенләй кабынмавы да бар. Ләкин ничек кенә булуга карамастан, без аларга ныклы белем бирергә тиеш. Безнең бурыч – кая гына барып, нинди генә өлкәдә хезмәт юлын сайласа да, югалып калмый торган кеше тәрбияләү.
– Сез – университетка Арча районын ун ел җитәкләп килгән кеше. Кичәге ашлык, сөт, икътисад мәсьәләләрен хәл иткән җитәкчедән яшьләр, фән һәм белем бирү дөньясына килү авыр булдымы? Тормышыгыз һәм планнарыгыз ничек үзгәрде?
– Бүген дә шул ук эшләрне башкарам, авыл хуҗалыгыннан ерак китмәдем: тармакка кадрлар әзерлибез. Бу юлда, әлбәттә инде, башка эш урыннарында һәм тормышта алган тәҗрибә дә эшкә җигелә. Кызганыч, кайвакыт безгә: «Сезнең университетны тәмамлаган балалар тормышта югалып кала, күп нәрсәне белмиләр», – дигәнне дә ишетергә туры килә. Шуңа күрә, тормышта нәрсә кирәк, балаларыбызны шуңа өйрәтергә тиешбез, дип әйтеп киләм. Без, җитәкчелек, мөгаллимнәр белән бергәләп, яшьләргә тормыш юлын узар өчен ныклы нигез салырга тиеш. Билгеле, эшкә генә урнашкан вакытта бар нәрсәне белеп бетерү мөмкин дә түгел. Монда кешенең үзенең дә өйрәнәсе, беләсе килү теләге булырга тиеш. Барысын да укытучы гына да, әти-әни генә дә биреп бетерә алмый. Шуңа күрә мин студентларга да еш кына: «Кем булып чыгуыгыз үзегездән генә тора», – дип әйтәм. Ә моның өчен университетта күп мөмкинлек тудырабыз.
– Яшь белгечләрне авылга кайтару, аларны анда тотып калу – иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Хезмәт хаклары да яхшы, шартлар да заманча. Ни өчен яшьләр авылга кайтырга ашкынып тормый? Бу җеп кайчан өзелде?
– Өзелеп үк бетмәде ул, берара шундый күренеш булып алды: совхоз-колхозларда хезмәт хаклары кимеде яки зур тоткарлык белән бирелде. Кешенең тормыш шарты авырлашты, авыл хуҗалыгының абруе төште. Нәтиҗәдә үзләре дә авырлык күргән апа-абыйлар балаларын шәһәргә урнаштыру ягын карады. Абзардагы соңгы сыерын сатып, укырга кертте, тулай торакка урнаштырды. Ләкин хәзер Россия, бигрәк тә Татарстан авыллары шәһәрдән берни белән дә калышмый. Авыл хуҗалыгында хезмәт шартларын һәм техниканы хәзергесе белән чагыштырсаң, җир белән күк аермасы. Элеккеге ун техниканы хәзер бер трактор яки бер комбайн алыштыра. Кадрлар кытлыгы да кими. Мин үзем Арча районының иң ерак авылында яшим. Казанга 1,5 сәгатьтә килеп җитәм. Яшьләребезгә шул мөмкинлекләр турында күбрәк сөйләргә, күрсәтергә, шуны аңлатырга, җиткерергә кирәк. Авылдагы хезмәт шәһәр тормышыннан бер нәрсә белән дә аерылмый. Бәлки әле кызыграктыр да...
– Бүген университетны тәмамлаган студентларның ничә проценты авылга эшкә кайта?
– Кырык процентка якыны. Бу безнең өчен азрак. 2030 елга бу күрсәткечне 75 процентка җиткерергә тиеш булабыз.
– Зур сан бит. Моңа ничек ирешмәкче буласыз?
– Алда әйтүемчә, студентларга авылдагы уңайлы шартлар, перспектива турында күбрәк сөйләргә, күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә әледән-әле кызыклы шәхесләр, шул исәптән республиканың авыл хуҗалыгы өчен җаваплы җитәкчеләр белән дә очрашулар үткәрәбез. Алар үз мисалларында авыл һәм авыл хуҗалыгы турында сөйли. Студентлар белән эшләүдә эш бирүчеләр арасыннан «Ак Барс» агрохолдингын мисалга китерергә була. Алар яшьләр белән даими рәвештә очрашып, кызыксындыру чаралары турында сөйләп тора. Максатчан укыган студентларына 30 мең сумга кадәр стипендия түлиләр. Шулай ук максатчан уку программасы буенча кергән студентлар яңа тулай торакта яшәү һәм бушлай туклану мөмкинлегенә дә ия. Моннан тыш, Россия Президенты стипендиясен откан студентлар – 30 мең, Россия Хөкүмәте җитәкчесенекен – 20 мең, Татарстан Рәисенекен отучылар 10 мең сум күләмендә ярдәм ала. Шулай ук яхшы укучы студентларның ай саен 3 мең сум күләмендә ректор стипендиясен алып уку мөмкинлеге бар. Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыга һәр 100 баллы өчен 100 әр мең сум күләмендә акча бирәбез. Андыйлар беренче семестрда сынау биргәнчегә кадәр югары стипендия алып укый. Яшьләргә игътибар күрсәтү ягыннан «Чистополье» агрохолдингын да, «Кызыл Восток – Агро», «Продпрограмма» оешмаларын да әйтми калырга ярамый. Алар үзләрендә практика узып, яхшы фикер тудырган яшьләргә акчалата бүләкләр һәм грамоталар бирәләр. Ел саен уза торган «Вакансияләр ярминкәсе»ндә дә күп мәгълүмат алырга мөмкин.
– Татарстан мәктәпләрендә агрокласслар да эшли башлады. Нәтиҗәсе күренә башладымы инде?
– Бүген 56 мәктәптә 102 агрокласс бар. Кукмара, Саба, Арча районнарында ел саен төрле юнәлештә 3–5 әр агрокласс ачылып килә. Әйтик, Сабада бала кайсы гына мәктәптә укуына карамастан, агрокласска укырга йөри. Мондый укучыларга университетка укырга керү дә җайлырак. Алар кая һәм ни өчен баруларын белеп, аңлап килә. Киләчәктә, әлбәттә, без аларның нәтиҗәсен күрәчәкбез.
– Университетта авылдан килүчеләр күбрәк укыймы, әллә шәһәр балаларымы?
– Безгә төрле җирләрдән, төрле өлкәләрдән киләләр.
Эт, мәче яратучы шәһәр балалары күбрәк ветеринария юнәлешен сайлый. Алар арасында авылга кайтып эшкә урнашучылар да бар. Шәһәр балалары арасыннан да авылны яратучылар чыга.
Гомумән алганда, бүген кулына диплом алып, авылга кайтучылар арасында мал табиблары, зоотехник, инженер, агроном, бухгалтер һәм хисапчылар күп. Шунысын да әйтергә кирәк, авылга эшкә кайтучыларга төрле ярдәм чаралары бар. Әйтик, бер тапкыр 750 мең сум күләмендә акча бирелә. Торыр урын белән тәэмин итәбез. Тармакта биш ел эшләсә, йортны ун процентын түләп кенә сатып алу мөмкинлеге бар. Ун ел эшләсә, бер процентын гына түләп сатып ала ала. Моннан тыш, хезмәт хакларына өстәмә акча да бирелә.
– Ике зур вузны һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтын берләштерү нәрсә бирде? Вуз эшчәнлегендә нәрсә үзгәрде? Нәрсә белән оттык һәм оттырдык?
– Оттырдык, дип әйтеп булмыйдыр, ә менә берләшү федераль программаларда, дөнья күләмендәге грантларда катнашу мөмкинлеген арттырды. Алар нәтиҗәсендә күп эшләр эшләнде, шул исәптән Механизация һәм техник сервис институтын төзекләндерәбез, яңа җиһазлар алдык, заманча лабораторияләр ясыйбыз. Бу төзекләндерүгә бирелгән ярдәм өчен Россия хөкүмәте җитәкчелегенә, Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Николаевнага, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичка, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азатовичка рәхмәт. Анда үсемлекләрне тизрәк үстерү мөмкинлеге бирә торган камералар куелды. Камераларда елның теләсә кайсы вакытын «ясап» була. Ясалма фәһем буенча Иннополис белән эшли башладык. МГИМО белән «Дөньякүләм аграр базарлар» дигән яңа программа ачтык. Шуның буенча укыган студентлар университеттан ике диплом алып чыгачак. Узган ел үзебезнең күрсәткечләрне дә яңарта алдык. 44 аграр вуз арасында без хәзер җиденче урында барабыз.
Бүген без яшьләргә автопилот һөнәре буенча да белемнәр бирәбез. Самарадагы машина-инженерлык станциясе белән берлектә автопилот режимында эшли торган тракторлар, пилотсыз очкычлар белән эшләргә өйрәтәбез. Университетның үзенең дә пилотсыз ике тракторы бар. Мондый техникада эшләү, бер яктан, зур җаваплылык булса, икенчедән, тагын да зуррак офыклар ача. Чөнки бу юнәлеш киләчәктә бары тик алга гына барачак.
Әлеге вакытта Кытайның Шаньдун провинциясе белән берлектә Россия–Кытай алдынгы технологияләр университетын булдыру турында сөйләшүләр алып барыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы очрашуда тиешле меморандумга кул куелды. Беренче этапта проект Татарстандагы 11 университетны һәм Шаньдун провинциясеннән 14 югары уку йортын берләштерә. Инженерлык, цифрлы, биомедицина белгечлекләре һәм сәнәгать дизайны буенча уртак белем бирү программалары 2027 елда башлана. Бу – киләчәктә студентларыбызга дөньяда була торган үзгәрешләрне күрү мөмкинлеге дә булачак дигән сүз. Быел биш студентны – Казахстанга, бишесен Кытайга җибәрергә планлаштырабыз. Әмма студентның үзенең дә кызыксынуы, яхшы укуы кирәк.
Бу яңалыклар барысы да нәтиҗәсен бирә, яшьләр мондагы мөмкинлекләргә кызыгып килә. Узган ел бер урынга 13 кеше булган булса, быел бер урынга 25 кеше гариза тапшырды. Яңа уку елында 3 меңгә якын студентны кабул иттек. Шуның 1400 е – бюджет урыннарында укый, киләсе елга бу сан 1600 тирәсе булачак. Әлеге вакытта университетта 9 меңнән артык студент укый, шуның бер меңнән артыгы – чит илнекеләр. Болар барысы да безгә яңа мөмкинлекләр ача. Быел беренче тапкыр Казан ветеринария медицинасы академиясендә инглиз телендә укучы төркем ачтык.
– Кайбер факультетлар кыскаргандыр?
– Кыскарганнары да, берләшкәннәре дә булды. Казан ветеринария медицинасы академиясендәге кайбер факультетлар берләштерелде, кайбер юнәлеш буенча укыту, киресенчә, академиягә күчте. Әлеге вакытта балаларыбыз 51 төрдәге юнәлеш буенча укый. Иң популярлары – җир төзелеше, ветеринария, механизация һәм техник сервис, агроинженерия.
– Ясалма фәһем, роботлар, пилотсыз тракторлар һәм комбайннар турында сөйләшәбез. Болар киләчәктә хезмәт кешесен бөтенләй кысрыклап чыгармасмы?
– Мин ясалма фәһем кешене алыштырыр, дип уйламыйм. Ул безгә тәкъдим иткән мәгълүматны аңлап, дөрес итеп кабул итәр өчен барыбер укымышлы, белемле булу кирәк. Әйе, ясалма фәһем, автоматлаштыру эшне җиңеләйтә, ләкин аны дөрес итеп куллана да белергә кирәк. Укучыларны да без бүген бара торган үзгәрешләрдән каушап калмыйча, алга барырга өйрәтергә тиеш.
– Ничек уйлыйсыз, бүген авыл хуҗалыгының иң төп проблемасы нидә?
– Барлык тармаклардагы шикелле үк авыл хуҗалыгында да проблемалар чыгып тора, аны хәл итү юллары табылып тора. Ниндидер кискен, хәл итеп булмаслык авырлыклар бар, дип санамыйм. Шулай да күбрәк игътибар бирелергә тиешле бер мәсьәләне әйтмичә уза алмыйм. Без ашлыкның күләмен арттырдык, хәзер инде сыйфаты буенча ныклап торып эшли башларга кирәк. Тотрыклы икътисад булганда, калган эшне эшләргә була. Безнең студентлар киләчәктә ашлык үстерәме, сыер савып, сөт аламы, шуны аңларга тиеш: алар аннан табыш алып, үзләре эшләгән оешмага күбрәк файда китерү турында уйларга тиеш. Студентларыбызны шуңа өйрәтергә кирәк.
– Сыйфат, нәтиҗә һәм файда турында сөйләшәбез. Ә авыл рухын кем саклар соң? Авылда яшәүне, авыл хуҗалыгында эшләүне акчага гына кайтарып калдырмыйбызмы?
– Бик кызык сорау, әлбәттә. Ә авыл халкы акчасыз яши алыр кебек тоеламы сезгә? Капкаңны ачып чыгуга, акча кирәк бит хәзер. Ә авылның рухы турында барлык хөкүмәт оешмалары, барлык җәмәгатьчелек, авылда бизнес корган авыл хуҗалыгы оешмалары, әлбәттә, авыл халкы белән бергәләп уйларга тиеш дип уйлыйм. Бәлки салымга ташламалар, бәлки электр энергиясенә, бәлки зәңгәр ягулыкка... Чөнки, алдан сөйләшкәнебезчә, бүген республикабызда авыллардагы мөмкинлекләр шәһәрдән ким түгел. Авылларыбызда китапханәләр, җирле үзидарә һәм авыл халкының активлыгын арттыру буенча күп эшләр башкарыла, шул эшләрне даими рәвештә дәвам иттерергә кирәк. Һәм ул эш дәвам итә дә! Бу эшләрне башкарган, авыл җирлекләрен үстерү программаларында катнашкан муниципалитетларда авылларда милли гореф-гадәтләребез, авылларыбызның рухы сакланып калыр дигән ышаныч белән алга атларбыз.
– Илшат Габделфәртович, без әле Сезне иҗатка, бигрәк тә әдәбиятка якын кеше буларак та беләбез. Бүгенге күңел халәтегезне кайсы шигырь юллары чагылдыра алыр иде?
– И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Тукайның бу шигъри юллары балаларга гына түгел, һәркемгә кагыла. Бүген без геройлар турында күп сөйләшәбез. Геройлар һәр җирдә кирәк. Матур гаилә корып, илеңә тырыш, акыллы балалар үстереп, игелекле хезмәтең белән дә геройлыгыңны раслап була. Барыбызга да эшләргә һәм аның нәтиҗәсен күрергә язсын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез