13 ноябрь 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Яшел бәхет: Түбән Кама яңа агач-куакларга баеды
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе «Герой белән юл» проектын оештыручылар белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Герой белән юл/Путь с героем» проекты оештыручылары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
-
Яңалыклар
Әнвәр Зарипов: «Коммуналь инфтраструктура – тормыш сыйфатының нигезе»
Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Әнвәр Зарипов әйтүенчә, коммуналь инфтраструктура – халыкның тормыш сыйфатының нигезе. Бу хакта ул БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысасында узган «түгәрәк өстәл»дә әйтте.
-
Яңалыклар
Айзатуллин: «Бизнес тарихи һәйкәлләрне торгызырга ашкынып тормый»
Төзелеш тарихи мохиткә туры килергә һәм шул ук вакытта икътисадый яктан үзен акларга тиеш. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм төзелеш министры Марат Айзатуллин БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысасында узган «Ребус» форумының пленар утырышында әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Ребус наследия» фильмын карарга чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге үз битләрендә тарихи территорияләрне саклауга багышланган «Ребус наследия» фильмын карарга чакырды.
-
Яңалыклар
Татарстан укытучылары уйлап тапкан өстәл уенын гарәпчәгә тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр
В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучылары уйлап тапкан «Ата-анага юл» авторлык өстәл уенын инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр.
-
Яңалыклар
Россиядә 2027 елдан утильләштерү җыемын түләү кагыйдәләрен үзгәртергә мөмкиннәр
2027 елның 1 маеннан Россиядә утильләштерү җыемын исәпләү, түләү һәм түләтү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин.
-
Яңалыклар
Чернышенко балаларны лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыруны тәэмин итәргә кушты
РФ Цифрлар һәм Мәгариф министрлыклары 2027 елның җәенә балаларны Россиянең барлык төбәкләрендәге лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яздыру мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Илшат Нуриев: «Шәһәрдән дә авылны яратучылар чыга»
Бүгенге авыл хуҗалыгы – җир эшкәртү һәм терлекчелек кенә түгел, ә югары технологияләр өлкәсе дә ул. Әмма иң камил заманча җиһазны да белемле кеше генә эшләтә ала. Шуңа күрә республикабызның агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү – бүгенге көндә иң мөһим һәм четерекле мәсьәләләрнең берсе.
-
Марат Кәбиров
Колак аппараты
Элек колагы ишетмәгән кешеләр өчен аппарат була торган иде. Наушник рәвешендәрәк инде ул. Бәлки гел киеп йөри торган нәрсә булмагандыр. Һәрхәлдә, минем берничә тапкыр шундыйрак хәлгә тап булганым бар.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиевны «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре вазифасына тәкъдим иттеләр
«Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев РФнең дүрт субъектында партиянең төбәк бүлекчәләре секретарьлары вазифасына кандидатларны хуплады, алар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та бар. Аларның кандидатуралары буенча соңгы карарны төбәк конференцияләрендә кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» матбугат хезмәте.
-
Язмыш
100 яшен каршылаучы Рәбига әби: «Юбилейга бүләк кирәкми»
Азнакай районының Сөендек авылында гомер итүче Рәбига Шәйхетдинова шушы көннәрдә 100 яшен бәйрәм итә. Дүрт баласы, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, әбиләрен котлап, туган йортка җыелачак. Барысы да әбиләрен, нәрсә бүләк итик, дип аптырата икән бу арада. Әбекәй берни көтми, бар якыннарының бергә җыелуы – аның өчен үзе зур бүләк.
-
Җәмгыять
Патша Казанда нишләп йөргән?
Император Николай I Казанда нинди эз калдырган? Кемнәр белән очрашкан? Татарлар аңа карата нинди мөнәсәбәттә булган? Моннан 190 ел элек патша Казанга килгән. Шул уңайдан «Елисавета-Сергий мәгърифәтчелек җәмгыяте» фонды белән бергә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, республикабызның Мәдәният министрлыгы чаралар оештырды.
-
Яңалыклар
Апаста балаларны дингә өйрәтәләр
Апас районының Коштавылы авылында балаларны гарәп теленә, Коръән сүрәләрен укырга өйрәтәләр.
-
Яңалыклар
Министрлар Кабинеты «матур» дәүләт номерларын сату идеясен хуплады
Россия Хөкүмәте «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша «матур» автомобиль номерларын резервлау турындагы закон проектын концептуаль яктан хуплады, ләкин документны икенче укылышка эшләп бетерүне таләп итте. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.