Белгечләр сүзләренчә, йодка кытлык йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, шулай ук яңа туган сабыйларда еш күзәтелә. Әгәр бала табарга җыенган хатын-кызга йод җитмәсә, карындагы бала тиешле күләмдә тироксин җитештерә алмый һәм үсеше акрыная. Баш мие кабыгы нейроннары формалашкан вакытта, йөклелекнең 14–18 атналарында кытлык булу аеруча куркыныч тудыра. Әгәр йод озак вакыт организмга җитми икән, гипотиреоз барлыкка килергә мөмкин, ягъни калкансыман биз гормоннар бик аз эшләп чыгара башлый. Күпләр тышкы билгеләре булмаганлыктан бу хилафлыкны сизмәскә дә мөмкин.
Белгечләр сүзләренчә, гипотиреоз булганда даими арыганлык, мускулларның хәлсезлеге, авырлык арту, хәтер белән проблемалар, тиренең корылыгы, чәч коелу һәм еш салкын тиюләр күзәтелергә мөмкин.
Өлкәннәргә тәүлегенә 150 мкг, йөклеләргә – 220 мкг, имезүче хатын-кызларга 290 мкг йод тиеш. Йод диңгез суүсемнәрендә, креветка, мидия, диңгез балыгында, мүк җиләгендә, йомыркада һәм шпинатта күп. Балыкны кыздырганда андагы йодның 67 процентка якыны югала, шуңа күрә йодлы тозны ашар алдыннан өстәү яхшырак.
Йодның артык булуы да куркыныч: ул гормоннар эшләп чыгаруга комачаулый. Шунлыктан эндокринолог белән киңәшмичә, йодлы БАДлар эчәргә ярамый, дип кисәтә белгечләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез