Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев: «Без милләтара мәсьәләләрдә парламент контролен көчәйтәчәкбез»

Татарстан төрки, славян һәм фин-угор халыкларын, ислам һәм христиан цивилизацияләрен берләштерә.

Бу хакта бүген Мәскәүдә РФ ФС Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев белдерде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, экспертлар һәм төбәкләр вәкилләре дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев үткәргән утырыш Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.

Татарстан парламенты башлыгы әйтүенчә, Татарстанның, башка төбәкләрдәге кебек үк, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм үстерү өлкәсендә үз тәҗрибәсе тупланган. Фәрид Абдулганиев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сүзләрен китерде, ул үзенең Дәүләт Советына Юлламасында системалы эш нәтиҗәсендә республика хаклы рәвештә милләтара һәм конфессияара гармонияле мөнәсәбәтләр үрнәге булып тора, дип ассызыклады. «Бу нигез төбәкнең социаль-сәяси һәм икътисадый тотрыклылыгын ныгыта, Россиянең милли иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

«Күпмилләтле Татарстанда республика Рәисе каршында Премьер-министр җитәкчелегендә Рус телен саклау һәм үстерү  буенча комиссиянең, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары җитәкчелегендә Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең актив эшләве бик тә гыйбрәтле, – дип билгеләп үтте Фәрид Абдулганиев. – Шунысы мөһим, бу органнар хакимият вәкилләренең формаль очрашу урыны гына түгел. Күпчелекне активист-җәмәгать эшлеклеләре тәшкил иткән комиссияләр дәрәҗәсендә эшнең яңа формалары эшләнә һәм кертелә».

Татарстанда хәзерге вакытта 175 милләт вәкиле яши. Республикада 13 Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәге, 109 милли-мәдәни үзәк эшли. Татарстан Халыклары ассамблеясе составына 40 милләт вәкиле булган 265 милли-мәдәни иҗтимагый оешма керә. Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе республика милли-мәдәни оешмаларының 30 яшьләр хәрәкәтен берләштерә, муниципалитетларда 20 вәкиллеге бар.

Татарстанда 2190 дини оешма, 2109 гыйбадәтханә эшли. Ел саен 3 меңнән артык этномәдәни чаралар үткәрелә.

«Безнең күпмилләтле хәрәкәтебезнең активы мәдәни фестивальләр, этнотуризм, милли телләрне саклау һәм укытуның традицион мәсьәләләре белән генә түгел, ә бәлки волонтерлык эше, хәйриячелек, гомумгражданлык бердәмлеген ныгыту белән дә шөгыльләнә», – дип басым ясады Татарстан парламенты җитәкчесе.

Фәрид Абдулганиев әйтүенчә, белем бирү процессы кысаларында туган телләрне өйрәнү һәм туган телдә укыту өчен шартлар тудырылган. Сүз рус һәм татар телләре турында гына түгел, Идел буе халыкларының чуаш, удмурт, мари һәм башка телләре турында да бара. Алай гына да түгел, якшәмбе мәктәпләренең 111 бүлегендә 30 милләтнең (азәрбайҗан, әрмән, башкорт, бурят, грузин, кыргыз, корея, алман, таҗик, үзбәк, якут һәм башкалар) теле һәм мәдәнияте өйрәнелә, анда 2 меңгә якын бала белем ала.

Милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре барлык хакимият органнарының даими контролендә тора.

«Һичшиксез без милләтара мәсьәләләрдә парламент контролен көчәйтәчәкбез», – дип йомгаклады сүзен Фәрид Абдулганиев. – Дәүләт Советы Президиумы һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча профильле комитет дәрәҗәсендә генә түгел, ә төрле, шул исәптән безнең экспертлар катнашында фәнни һәм агарту форматларында да».

Утырышны ачып, Константин Косачев Россия халыклары бердәмлеге елында, элеккеге еллардагы кебек үк, илдә «халыкларыбызның тарихи бердәмлеген саклауга, Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә Ватаныбызның этномәдәни күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән сизелерлек системалы эш алып барыла» дип басым ясады.

Сенатор сүзләренә караганда, чараларда төп басым Дәүләт милли сәясәте стратегиясе нигезләмәләрен үтәүгә ясалган. «Быел мәгариф һәм тәрбия, тел һәм мәдәнияткә ярдәм итү, балалар һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә күп эш башкарылды, – дип билгеләп үтте Константин Косачев. – Болар барысы да безнең һәрдаим игътибар үзәгендә  булган өлкәләр. Дәүләт башлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус телен, шулай ук Россия халыклары телләрен үстерүгә юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде».

Утырышта Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева, федераль дәрәҗәдәге профильле министрлыклар һәм ведомстволар, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары, Россия Фәннәр академиясе, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре