Казанда узган «Халык дипломатиясе моделе буларак Шәрык базары» дип аталган түгәрәк өстәлдә белгечләр бүгенге шартларда ерак араларны якынайту турында сөйләште. Кайбер фикерләрне сезгә дә җиткерәбез.
Марат Гатин, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин:
– «Россия – Көнчыгыш» фестиваленең партнеры булу безнең өчен зур дәрәҗә. «Россия – Ислам дөньясы» 2006 елда Россия Президенты карары белән булдырылды. 2014 елдан аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Төркем проект эшчәнлеген дә оештыра: узган ел без өч юнәлештә – инвестицион-икътисадый, гуманитар һәм мәдәни-социаль треклар булдырдык. Киләсе елга аларны киңәйтеп, хатын-кызлар мәсьәләсен, спорт һәм креатив индустрия юнәлешләрен кертергә телибез.
Радик Вахитов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле:
– Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров күп тапкырлар ассызыклаганча, дөнья күпьяклы архитектура формалашуның катлаулы этабын кичерә. Мондый шартларда халыклар арасындагы сәясәткә кагылмаган хезмәттәшлек каналлары аеруча кыйммәткә ия. Мәдәният, сәнгать, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр телдән-телгә тәрҗемә таләп итми, алар теләсә нинди киртәне җимерергә сәләтле. Мондый чараның кунакчыл, ничә еллар буе төрле милләтләр үзара дус-тату яши торган Казан шәһәрендә узуы очраклы түгел.
Дилбәр Садыйкова, Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе:
– Безнең белән бөтен дөньядан 17 мең яшь кеше хезмәттәшлек итә. Төп юнәлешләрнең берсе – ислам дөньясы белән элемтәләр булдыру. Мәсәлән, Казан Глобаль яшьләр саммиты, ИХО илләренең фәнни конгрессы, «Казан-Форум» кысасында үтә торган ИХО илләренең Яшь дипломатлары форумы, Ислам илләренең яшь шеф-поварлары турниры шушы максаттан уздырыла.
Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнгияте иҗтимагый фонды директоры:
– «Россия – Көнчыгыш» («Казанда Шәрык базары») Халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең бер максаты – төрле илләрдән килгән артистлар, иҗат коллективлары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм иҗади киңлек булдыру. Фестивальнең рәсми телләре булып бүген дүрт тел (татар, рус, инглиз һәм гарәп телләре) саналса да, безнең тәрҗемә итүне таләп итми торган тагын бер телебез бар: ул – мәдәният теле, сәнгать, музыка теле. Сәнгатьнең төп формуласы – «йөрәктән – йөрәккә». Бәлки, нәкъ тә чын күңелдән эшләгәнгә күрә без күпсанлы илләрне җәлеп итә алганбыздыр.
Миләүшә Айтуганова, Казан халыкара мөселман фестиваленең башкарма директоры:
– Халыкара кинематографистлар белән эшләүнең иң кулай ысулларының берсе – кино сәнгате әсәре булдыру. Минемчә, бу илнең халыкара имиджын формалаштыра. Татарстанда ел саен «Алтын мөнбәр» фестивале уза. 2005 елда узган беренче фестивальдә 12 генә ил катнашса, быел 67 илдән гариза килде. Казнда төрле илләрнең кино көне һәм, киресенчә, төрле илләрдә Татарстан киносы көннәре үткәрелә. Казахстан, Үзбәкстан белән берлектә төшерелгән фильмнар бар. Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Мөгаллим» фильмын инглиз, гарәп телләренә тәрҗемә итәбез, аны гарәп фестивальләрендә тәкъдим итәргә җыенабыз.
Айрат Фәйзрахманов, Татарстан Милли музее генераль директоры:
– Без – ислам илләренә дә, провославие илләренә дә юл ачучы «капка». Музей киңлеге мәдәниятләр һәм диннәр диалогын саклый. Хәзерге вакытта Казан Кремлендә «Культурный код Казани: духовное наследие и традиции» күргәзмәсе бара. Иртәгә Николай I коронациясенең 200 еллыгына һәм аның Казанга килүенә багышланган конференция ачылачак. Мисырга фәнни десант әзерлибез һәм уртак тарихның бер өлеше буларак Мәмлүк дәүләте белән Алтын Урданың үзара мөнәсәбәтләре турында күргәзмә эшлибез. Мисыр коллекцияләре һәм Ислам мәдәнияте һәйкәлләре каталогы инглиз телендә әзерләнә. 2028 елда Бөтендөнья күчмә уеннарын үткәрү буенча Казахстан белән элемтәгә чыгабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез