Аның эшләре фатир бизәлешенә үзенчәлек тә, зәвык та өсти. Сәләтле кыз хәзер дизайнер һөнәренең серләрен үзләштерә. Үз иҗат юлын Ләйсән шактый гына эзләнүләрдән соң тапкан. Һәм аның эшләре бүген күпләрне сокландыра да, кызыксындыра да. Ләйсән Абукаеваның остаханәсенә без дә күз салдык.
– Ләйсән, сынлы сәнгать дөньясына ничек кереп киттең? Үзең белән якыннанрак таныштыр әле.
– Үземне белгәннән бирле кулымда карандаш, пумалалар булды. Миңа кәгазь, альбом битләрен җиткерә алмадылар. Кайчагында рәсемнәрне фотосурәтләрнең арткы якларына ясый башлыйм. Өйдә ремонтка тотынсалар, штукатурланган стеналарны да тутырам. Әни, минем сәләтемне күреп, икенче сыйныфта укыганда Апастагы сәнгать мәктәбенә бирде. Мин анда бишенче сыйныфка кадәр укыдым. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтының архитектура бүлегенә укырга кердем. Кечкенәдән интерьер дизайнеры булырга хыялланып, ни өчен мин анда кердем? Үзем дә аңламый калдым. Алга таба үзләштергән һөнәрем буенча эшемне дәвам иттермәдем, техник яклары ошап бетмәде. Минем күңелемә төрле төсләр кулланып композицияләр ясау якынрак. Шуңа күрә иҗат юлыннан китеп, рәсемнәр ясый башладым.
– Рәссам буларак сиңа нинди темалар якын, нинди картиналар иҗат иттең?
– Башта портретлар ясадым. Аларны мәктәптә укыган чакта ук иҗат итә идем. Бу жанрга очраклы гына алындым. 9 сыйныфта укыганда бер классташ кызыма профессиональ камера бүләк иттеләр. Ул безнең белән фотосессия ясады. Фотоларны карый башладым, камера аларны бик сыйфатлы төшергән, биттәге бөтен сызыклар күренеп тора. Шул сурәтләргә карап, минем портрет ясыйсым килде. Ике классташымның портретларын ясап куйдым. Икенче көнне мәктәптә кызларга күрсәттем. Шуннан соң башкалар да сорый башлады. Аннары заказлар барлыкка килде. Артистларның да, блогерларның да портретларын ясадым.
– Ә милли паннолар, дизайнер эшләнмәләре ясау идеясе ничек барлыкка килде?
– Бу да очраклы рәвештә килеп чыкты. Бервакыт портретларга заказлар килми башлады. Мин эзләнергә тотындым. Төрле стильләрдә иҗат итеп карадым. Ләкин боларның берсе дә күңелемә хуш килмәде. Һәм миндә кризис башланды. Ярты ел кулыма карандаш, пумала белән буяу ала алмадым. Көннәрдән бер көнне интернетта чит ил рәссамының кызыл порошок белән картиналар ясавы килеп чыкты. Бу нәрсә икән, дип кызыксына башладым. Эзли торгач, бик кызыклы техника икәнлеген ачыкладым. Шул стильдә келәмгә охшаган картина ясап куйдым. Һәм кечкенә чагында да бизәкләр ясарга яратканым искә төште. «Мин бит – татар кызы, кечкенәдән милли бизәкләрне күреп үстем, шуларны ясап карыйм әле» дигән фикер туды. Ул – хәзер бик актуаль тема. Ясап карадым һәм үземә бик ошады. Менә шулай итеп бер-бер артлы милли паннолар барлыкка килә башлады. Бу эшем белән инде ике ел шөгыльләнәм.
– Милли панноларның бизәкләрен алдан планлаштырып, билгеле бер максат куеп ясыйсыңмы?
– Рәсем ясаганда мин бар уйларымны читкә куеп, берни турында да уйламаска тырышам. Матур бизәкләрем дә шундый халәттә генә килеп чыга. Максат куймыйм. Бар да минем кәефемә бәйле. Төрле элементларны берләштерергә яратам. Берәр дизайнер киемендә үземә ошаган бизәкне күрәм, яисә интернетта бизәнү әйбере күземә чалына икән, шуны ясап куям. Аннары шул үрнәкләрне бер-берсенә тоташтырам да, үзенчәлекле бизәк барлыкка килә.
– Панноларың бик төрле, арада зурлары да бар. Мондый матурлыкны тудыруга күпме вакыт китә?
– Эшнең катлаулылыгына карап, бер атнадан алып бер айга кадәр ясалырга мөмкин.
– Милли бизәкләр төшерелгән картиналарга халыкта кызыксыну ни дәрәҗәдә? Заказ бирүчеләр бармы?
– Бу эшкә алынганда, мин кызыксыну ул кадәр зур булыр, дип уйламаган идем. Социаль челтәрләрдә дә язылучыларым артты. Блогерлар да кызыксына, чит илләрдә яшәүчеләр дә, бигрәк тә Казахстанда яшәүчеләр. Милли бизәкләр белән эшләнгән кул эшләре анда аеруча популяр.
– Үзеңнең иҗат җимешеңне Илсөя Бәдретдиновага да бүләк иттең. Ни өчен аңа?
– Аның бит концерты да, сәхнә костюмнары да төсләргә бик бай. Ә мин ачык төсләрне яратам. Шуңа бүләк иттем. Тагын бер сәбәбе – Илсөя Бәдретдинова төркемендә төрле милләт кешеләре иҗат итә. Ә минем киләчәктә татар милли бизәкләрен генә түгел, ә башка милләтләрнең дә мәдәниятен өйрәнеп, аларның орнаментларын да эшләп карыйсым килә. Илсөя Бәдретдинова үзе дә бит кечкенәдән рәсем ясарга яраткан. Шуңа күрә аңа бүләк ясарга булдым.
– Иҗат кешесенә үз хезмәтен таныту, матди хәлен дә яхшырта алу бик катлаулы. Бүген рәссам буларак үзеңне тәэмин итеп буламы? Моның өчен нишләргә?
– Иҗат юлыңны башлаганда бик авыр. Сине белсеннәр өчен бик күп эшләргә, хезмәтеңне танытырга кирәк. Бу акчага да бәйле. Син кайдадыр рәсми рәвештә эшләмәсәң, иҗат белән генә шөгыльләнеп булмый. Минем үземә бүген бу яктан ирем терәк. Ярдәм итүче булмаса, иҗат эшчәнлеген башларга башта ниндидер запасың булу кирәк. Халык хәзер кул эшләрен ярата, алар популяр да, ихтыяҗ да бар. Шуңа күрә тәкъдим итү өчен эшләреңнән торган портфолио да булдырырга, үзеңне күрсәтә белергә дә кирәк. Шул чагында таныла башлыйсың, заказлар да барлыкка килә. Һәр кешенең – үз зәвыгы. Ә миңа минем иҗатымны яратучылар тартыла.
– Апаста үз остаханәңне дә булдыргансың икән.
– Әйе, әле күптән түгел генә ачтым. Ләкин шуны аңладым: хәзергә миңа остаханәдә иҗат итү җайсыз икән. Чөнки шундый вакытлар була: кайвакыт төнлә дә илһам килә, башлаган эшне дәвам иттерү теләге дә була. Төнлә остаханәгә чыгып китмисең бит инде. Шуңа күрә әлегә остаханәне ябарга кирәк, дип уйлыйм. Аерым иҗат бүлмәсе өйдә булса, рәхәтрәк дигән фикергә килдем.
– Гаиләдә моңа кадәр синнән башка беркем дә сынлы сәнгатькә тартылмаганмы?
– Гаиләбездә рәссамнар юк. Әнием рәсемнәрне күчереп ясарга бик ярата иде. Берәр матур рәсем күрсәм, аны әнигә алып килеп бирә идем дә ясата идем. Ул карап ясый, ә мин төсле карандашлар белән буйый идем.
– Иҗади эшчәнлегеңне якыннарың ничек кабул итә?
– Бу катлаулы сорау. Башта әти-әни минем шөгылемне җитди кабул итмәде. Рәссам һөнәр түгел, дигән фикер дә бар бит. Алар да җитдирәк, акчалырак эшне сайларга киңәш бирде. Ләкин кайда гына эшләп карасам да, ул урыннарда озак тоткарланмадым, барыбер иҗатка әйләнеп кайта идем. Инде хәзер кияүгә чыккач һәм иремнең хуплавын, ярдәмен тоя башлагач, үз-үземә ышанычым тагын да артты. Әти-әниләр дә аңлады. Аларның да ярдәмен сизәм. Һәр рәссам үзен кирәкле итеп тоярга тели. Үз туган җиремдә генә түгел, киләчәктә чит төбәк, чит илләрдә дә минем иҗатым танылсын, эшләремә карата кызыксыну булсын иде, дип хыялланам.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез