Газетага язылу

Түбән Камадан 8 балалы гаиләне РКБ бала тудыру йортыннан өйләренә озаттылар

Түбән Камада яшәүче Гөлшат һәм Марат Шәмсетдиновлар гаиләсендә сигезенче бала дөньяга килде. Алар кызларына Хәят дип исем кушкан. Бүген Республика клиник хастаханәсе бала тудыру йортында сигез балалы гаиләне тантаналы төстә өйләренә озаттылар.

Түбән Камадан 8 балалы гаиләне РКБ бала тудыру йортыннан өйләренә озаттылар
Фото: Гөлнар Гарифуллина

Гаиләне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан һәм Түбән Кама хакимиятеннән котларга килделәр.

Шәмсетдиновларның иң олы кызлары Җәмиләгә 22 яшь тула, ә 20 яшьлек Самирә инде онык та бүләк иткән. Ибраһим исемле өлкән уллары Уфадагы М.Солтанова исемендәге Ислам көллиятендә белем ала. Әдилә белән Исмәгыйль мәктәптә укый, ә Усман белән Кәрим балалар бакчасына йөри.

Уку елы дәвамында балалар мәктәпкә һәм бакчага йөри алсын өчен, гаилә Түбән Камада яши, ә ялларга һәм каникул вакытында Кызыл Яр авылындагы үз йортларына кайта икән. Гаилә башлыгы Кама сәнәгать җиһазлары заводында машина йөртүче булып эшли, ә әни кеше үзен тулысынча йорт эшләренә һәм балалар тәрбияләүгә багышлаган.

Түбән Кама шәһәре хакимияте исеменнән гаиләгә көнкүреш кирәк-яраклары җыелмасы бүләк иттеләр, шулай ук күп балалы гаилә таныклыгын тапшырдылар.

«Безнең төп бурычыбыз – сезнең һәм балагызның иминлеген тәэмин итү. Балагыз туу белән котлыйбыз», – дип сәламләде гаиләне Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Руслан Зефиров.

«Күп балалы гаиләләр саны арту тенденциясе күзәтелә. Хатын-кызлар өченче һәм дүртенче балаларын табарга кабат киләләр», – дип сөйләде РКБ перинаталь үзәге җитәкчесе Нигина Нигъмәтуллина.

«Күңелдә бик зур бәхет хисе. Әлхәмделилләһ, Аллаһның шулкадәр бала бирүенә бик шатмын. Барысы да исән-сау, сәламәт. Аллаһка һәм шушы бала тудыру йорты хезмәткәрләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт», – диде гаилә башлыгы Марат Шәмсетдинов.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 59 229 күп балалы гаилә яши. Аларда барлыгы 189 244 бала тәрбияләнә.

Татар-информ / Гөлнара Гарифуллина

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре