Газетага язылу

Табиб йөрәкне ни дәрәҗәдә еш тикшертергә кирәклеге турында сөйләде

Йөрәкне ни дәрәҗәдә еш тикшертергә икәнен билгеләгән ниндидер кагыйдә юк: сәламәтлеккә һәм кешенең тормыш рәвешенә бәйле ул.

Табиб Екатерина Демьяновская “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Белгеч әйтүенчә, сәламәт кешегә профилактик тикшеренү узганда ЭКГ ясала.

35 яшьтән соң кардиограмманы һәр ел саен ясатырга кирәк. УЗИга  килгәндә, кан басымы югары булганда, йөрәкнең җиткелекле эшләмәү билгеләре булганда, инфаркт кичергәндә ясала. Ниндидер чир куркынычы очрагында, йөрәкне елына берничә тапкыр тикшертү киңәш ителә.

Тикшеренүләр графигын һәм кирәкле процедураларны белгеч билгели. Шулай ук спортчыларга һәм авыр физик эш башкаручыларга ешрак тикшеренүләр кирәк булырга мөмкин, дип өстәгән белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре