Проектны ЛДПР фракциясеннән бер төркем депутатлар тәкъдим иткән, дип яза “Российская Газета”.
Хәзерге вакытта, Хезмәт кодексы нигезендә, ир-ат баласы тугач 5 көнгә кадәр үз хисабына, ягъни түләүсез ял алырга мөмкин. Закон проекты авторлары исә яшь әтиләргә ялны түләүле 7 календарь көне озынлыгында бирүне тәкъдим итә. Бу көннәр өчен уртача хезмәт хакы ял тәмамланганчы түләнергә тиеш.
Проект нигезендә, мондый ялдан, бала туганнан соң бер ел эчендә, бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин. Алынмаган көннәр өчен компенсация каралмаган.
Тәкъдим авторлары дөньякүләм тәҗрибәгә таяна: Европаның күпчелек илләрендә шундый яллар күздә тотылган
Депутатлар фикеренчә, 7 көнлек ял ир-атка гомеренең беренче көннәрендә сабыен карауда катнашу, ана кешегә ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәк. Авторлар күздә тотканча, яңалык гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.
Закон кабул ителгән очракта, киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез