Бүген баш мөхәррибез Илназ Фазуллин массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге эшчәнлекләре, милли гореф-гадәтләрне һәм гаилә кыйммәтләрен саклаудагы хезмәтләре өчен «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Алсу Шакирова белән газетабызның офис менеджеры Зөлфинур Шәйдулловага «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев имзалаган Рәхмәт хатларын тапшырды.
«Киләчәктә коллективыбызда мондый бүләкләр алырлык әниләребез тагын да артса иде», – дип изге теләкләрен җиткерде Илназ Фәис улы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез