Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин «Безнең геройлар» фестивале лауреатларына бүләкләр тапшырды

Бүген Казанда А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Безнең геройлар» Бөтенроссия патриотик музыкаль-әдәби марафонының йомгаклау концерты булды. Фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Һәм без барлык халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре күпмилләтле Татарстанда чагылыш тапсын өчен шартлар тудырырга тырышабыз, һәм без моңа ирешәбез», – дип белдерде  Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Бу эштә, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, милли-мәдәни автономияләр вәкилләренең көндәлек хезмәте зур әһәмияткә ия. «Сезнең бу зур системалы эшкә, күпмилләтле республиканы һәм аның халыкларын берләштерүгә керткән өлешегез бик мөһим, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Республиканың абруйлы иҗтимагый көчләренең берсе – рус милли-мәдәни берләшмәсенә аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Оешма күп еллар дәвамында этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруда, туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда, патриотизмны ныгытуда, гражданлык бердәмлеген һәм милләтара татулыкны тәэмин итүдә актив катнаша».

 

2026 елда «Безнең геройлар» Бөтенроссия иҗади музыкаль‑әдәби марафоны Татарстан һәм Россиянең кайбер төбәкләренең иҗади көчләрен берләштергән масштаблы мәйданчыкка әверелде. Марафон Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган. Марафонның төп максаты – Ватанны саклаучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау.

 

Марафон 1 сентябрьдә башланган. Ике ай эчендә проект мәйданчыкларында 300дән артык иҗади номер тәкъдим ителгән, 1000гә якын кеше чыгыш ясаган.

Катнашучыларның географиясе Татарстанның 36 муниципаль районын, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен, шулай ук Калининград өлкәсен, Марий Эл һәм Удмуртия республикаларын үз эченә ала. Марафонда профессиональ һәм үзешчән коллективлар, халык һәм һәвәскәр ансамбльләр, хор һәм вокал төркемнәре, фольклор һәм гаилә ансамбльләре, җыр һәм бию ансамбльләре, театр студияләре, нәфис сүз осталары, автор-башкаручылар катнашкан.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре