– Әйе, интернет та, ясалма фәһем дә үсеш алган заманада яшибез. Әмма табигый интеллекттан файдалану дөресрәк булыр. Алардан ярдәм сорасагыз да, баш белән уйларга кирәк бит. Төгәл диагнозны белемле табиб кына куя ала. Табиб кемгәдер билгеләгән антибиотиклар нигә сезгә килешергә тиеш? Шул кешенең сәламәтлек үзенчәлекләрен истә тотып билгеләнгән дару бит ул, сезгә туры килмәве бар. Инструкциядә язылган каршы йогынтысы күз салыгыз, һич югы. Антибиотикларны контрольсез куллану эчәклек микрофлорасы бозылуга, туклыклы матдәләрне үзләштерүгә зыян килә, иммунитет какшый, – дип кисәтте Любовь Авдонина.
Грипп – интоксикация бирә торган катлаулы чир. Үпкә һәм мускуллар ялкынсынуына китерергә мөмкин. Кисәк күтәрелгән һәм югары температура йогынтысында уза. Табибтан башка үз белдеклегең белән дәвалану кеше гомере өчен куркыныч тудыра, дип кисәтте белгечләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез