Газетага язылу

«Бер дә романтик түгел»: Элвин Грейның хатыны ире белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән

Хатыны Инзилә әйтүенчә, җырчы Радик Юльякшин (Элвин Грей) бер дә романтик түгел. Шуңа да карамастан, гаилә пары үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, бик матур яши.

Инзилә “Туган тел” телеканалындагы “Сер итеп кенә” тапшыруын алып баручы Роза Хәйруллинага шул хакта сөйләп үткән.

“Радик романтикмы ул? Романтик кичәләр, көтмәгәндә-уйламаганда матур сюрпризлар ясыймы? ”  – дип сораган аннан алып баручы.

“Юк, романтик түгел. Ул үзе дә моны яшерми. Әйтик, туган көнем җиткәндә, “Матурым, мин романтик түгел инде, нәрсә бүләк итим?” – дип килеп җитә яныма. Романтикага аның вакыты юк. Шуңа күрә романтикасыз гына яшибез инде”, – дигән Илзирә.

Әлеге постка калдырылган комментарийларда үгезбозау йолдызлыгында туган ир-атларның, гомумән, романтикага урын калдырмаулары, әмма бик кайгыртучан һәм тугры кешеләр булулары турында язганнар. Инзиләне исә гади дә, матур да, эчкерсез дип тә бәяләгәннәр, аларга тигез, мәхәббәтле гомер теләгәннәр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре