– Ни өчен динебездә җомга иң әһәмиятле көннәрдән санала?
– Җомга көн – мөселманнар өчен бәйрәм көн. Ул хәтта ике гаеттән дә олырак булып санала, чөнки гает намазына бару вәҗиб булса, җомга намазына бару – фарыз. Хәдисләрдән күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә бу көнне Адәм галәйһи вә сәлләмне яраткан, аны җиргә төшергән. Вафат булган көне дә җомгага туры килә. Җомга гади көн түгел, ул – гыйбадәт көне. Бу көнне мөселманның төп максаты мәчеткә барып, җомга намазын уку. Кеше җомганы хөрмәт итәргә, ләкин җомга намазын укырга йөрмәскә мөмкин. Бу очракта кеше җомганы хөрмәт итмәгән булып саналыр. Коръәндә җомгага багышланган «Җомга» сүрәсе дә бар. Аның 9 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Әй, иман китерүчеләр, җомга көнне азан ишетсәгез, Аллаһы Тәгаләне искә алырга ашыгыгыз, сәүдәләрегезне калдырыгыз». Димәк, бөтен эшебезне ташлап, намазга барырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Җомга көнендә җәмәгать белән намаз уку – һәр мөселманның вазыйфасы. Дүрт кешедән кала. Болар: кол, хатын-кыз, бала һәм авыру кеше», – дигән. Әлеге исемлектә булмаган һәркем җомга намазына мәчеткә барырга тиешле. «Кем дә кем өч җомга намазын рәттән калдырса, икейөзле кеше булыр», – дигән хәдис тә бар. Җомгага кагылышлы хәдисләр бик күп, аларны атап бетереп булмас. Җомга көн бөтен галәм өчен бәйрәм булып санала. Иң баштан, дөнья яралтылганнан соң ук бәйрәм булып саналган ул. Җомга көн безгә кадәр булган кавемнәрнең дә бәйрәме булып торган. Яһүдләр Аллаһыдан: «Безнең бөтен галәм белән бер көнне бәйрәм итәсе килми, безгә аерым бәйрәм көн бир», – диләр. Аллаһы Тәгалә аларга шимбәне бирә. Шуңа да гарәп һәм татар телендә ике генә атна көненең исеме бар. Болар – җомга һәм шимбә. Калган атна көннәренең исеме юк, алар саннар белән генә атала. Гарәп телендә «якшәмбе» беренче көн дип килә, «дүшәмбе» икенче көн дип. Татар телендәге «дүшәмбе», «сишәмбе» дә – саннар. «Як» һәм «шәмбе» – шимбәдән соң беренче көн дигәнне аңлата. «Дү» һәм «шәмбе» – шимбәдән соң икенче көн. Фарсы телен белгән кешеләр моны яхшы аңлыйлар.
– Җомга көнне эш башларга ярамый, тырнак кисәргә ярамый... һәм башка күптөрле ышанулар яши. Боларга аңлатма бармы?
– Динебездә мондый нәрсә юк. Боларның барысы да халыктан килә. Җомга бәйрәм көн дип, көне буе ял итәргә димәгән. Аллаһы Тәгалә дә азанны ишеткәч, сәүдәгезне калдырыгыз, дигән. Димәк, намаз вакыты тулганчы, бүтән эш белән шөгыльләнергә ярый. Халыкта исә җомга көнне өй юарга ярамый, кер юарга ярамый ише ышанулар бар. Шушы эш белән мавыгып китеп, җомга намазы калмасын өчен шулай дип әйткәннәр. Чәч, тырнак кисүгә килгәндә, киресенчә, җомгага кадәр, ягъни пәнҗешәмбе кичендә чистарыну, юыну – мөселманнарга хас сыйфат. Җомгага чиста килеш керергә ашыга мөселман.
– Җомга көнне үлгән кешенең гөнаһлары кичерелә, диләр. Коръәндә бу хакта ни диелгән?
– Җомга көн үлгән кешенең өстенлеге бар. Ул кабер газабыннан азат булырга мөмкин. Ләкин бу өстенлекләр дини тормыш белән яшәгән кешегә генә кагыла. Җомга көнне үлгән һәркемнең барысы да мөселман да түгел, шәригать кануннарына буйсынып яшәүче дә түгел. Бары тик иманлы, динле кешенең генә гөнаһлары кичерелер. Әмма барысы да түгел, кече гөнаһлары гына. Җомга көнне күмелү яхшы билге булып санала. Җомгада Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, догалар кабул була. Җомга көнне догалар кабул була торган аерым вакыт та бар. Ул – икенде намазыннан ахшам намазына кадәрге вакыт. Җомга көнне гөнаһ кылу зур гөнаһ буларак языла. Мәсәлән, җомгада изгелек кылса – савабы, гөнаһ кылса, газабы күбрәк була. Шуңа күрә кеше тормышына җомга көннең тәэсире булмый калмый.
– Нигә җомга намазы бөекләрдән санала?
– Аллаһы Тәгалә бу хакта үзе әйткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә сәбәпсез җомга намазларын калдыруны туктатмасагыз, Аллаһы калебләрегезгә бер мөһер сугар ки, мәңгелеккә гафил калырсыз», – дигән. Мөселманнар биш вакыт намазны да мәчеткә барып укымаска мөмкин, ләкин атнага бер тапкыр җомга намазын мәчеткә барып күмәк кылу мәҗбүри. Монда бит социаль функция дә үтәлә: кардәшләрең белән күрешү, иңне-иңгә куеп утыру, фәкыйре дә, бае да бер түбә астына җыелу, җәмәгатьтә булган проблемалар турында ишетеп кайту, хәзрәт вәгазен тыңлау. Кайбер мәзһәбләрдә җомга намазы бер генә мәчеттә укыла – шулай каралган. Бөтен мөселманнарның бер урында җыелуы хәерле.
– Җомга намазын мәчеттә уку мәҗбүри гамәлме?
– Мәҗбүри. Мәчеткә бармаса, гөнаһ языла. Кеше болай да намаз укымый ди. Анысы бер гөнаһ булса, җомга намазына йөрмәве – тагын бер гөнаһ. Йөрергә тырышырга түгел, ә йөрергә кирәк.
– Өлкәнрәк буын арасында җомга белән котлап, бүләкләр бирешү гадәте яши. Оекбаш, балаларга кәнфит яки шоколад бирүче әби-бабайлар бар. Бу кайдан килгән гадәт? Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында да мондый күренеш булганмы?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында бүләкләр бирешү булмаган, җомга көнне сәдака бирү, кунакка бару, кунаклар дәшү булган. Җомга көнне изге гамәл кылырга ашыгырга кирәк. Җомга белән котлаулар бүген популяр. Бу гадәтләр шәригатькә каршы килми. «Җомга мөбарәк булсын!» – дип әйтүне тыючы мөселманнар да очрый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында алай дип әйтмәгәннәр, имеш. Җомга – болай да мөбарәк көн, шуңа күрә җомга мөбарәк булсын, дип ассызыклауның зыяны юк. Кайбер галимнәребез пәнҗешәмбе һәм җомга көнендә ниндидер игелек кыла торган булган. Шәкертләрен чакырып, аларны сыйлый торган булган. Яхшы эш кылу начар түгел. Җомга көнне зиратка барырга да күнегелгән, мәрхүмнәргә дога кылу гадәте дә бар. Көн саен дога кылмаса да, пәнҗешәмбе дога кылырга тырыша кеше. Хәдисләрдән кайбер җаннарның җомга көнне иреккә чыгарылуы хакында да укып беләбез.
Хәдисләрдән
«Әй, иман итүчеләр, җомга көнне намазга чакырылганыгызда, Аллаһны зикер итәргә ашыгыгыз, сәүдәләрегезне дә туктатыгыз. Бу, әгәр белсәгез икән, сезнең өчен хәерлерәк. Намазларыгызны бетергәч, таралып, Аллаһ фазылыннан ризык эзләвегезне дәвам итегез, шулай гына морадларыгызга ирешерсез».
«Әй, кешеләр, белегез ки: бу көннән алып кыямәткә хәтле җомга көн намазы сезгә фарыз ителә. Имамнарыгыз начар яки яхшы булсын, җомганы әһәмиятсез күреп, аны калдыручыларның эше яхшылык белән бетмәячәген белеп торыгыз».
«Җомга көнне госел коеныгыз! Дөреслектә, җомга көнне госел коену ун көнлек гөнаһның кичерелүенә сәбәп булып тора».
«Җомга көнне мәчетнең һәр ишеге алдына фәрештә килеп, җомгага килүчеләрне гамәл дәфтәренә чиратлап яза башлый. Имам мөнбәргә чыгып, хөтбәсен укый башлагач, фәрештәләр дә дәфтәрләрен ябып, имамның хөтбәсен тыңлый башлый. Шулай итеп, мәчеткә көндез иртә сәгатьләрендә килүчеләр бер дөялек әҗер-савапка лаек булалар, аннан соң бер сыерны корбан итеп чалган шикелле савап алырлар, аннары бер сыерлык савап хасил була. Моннан соңрак килүчеләр – бер тавыклык әҗер-савапка, моннан соң килүчеләр дә бер йомыркалык әҗер-савапка лаек булырлар».
Җомга көнне мәҗбүри эшләнергә тиешле эшләр
Җомга намазына барудан тыш, тагын берничә гамәл бар. Бу ир-атларга да, хатын-кызлар һәм балаларга да кагыла.
– Мөселман госелле булырга тиеш;
– һәр мөселман мәчеткә барыр алдыннан яхшы, пакь киемен кияргә тиеш;
– сивак куллану (тешләрне чистарту өчен вак чыбыклардан ясалган щетка);
– мәчеткә чыгып китәр алдыннан ислемай куллану, чөнки бу көн башкаларына охшамаган. Тәнне юудан тыш, тулысынча чисталык сакланырга тиеш. Тышкы кыяфәтнең пөхтә булуы зарур, чөнки начар исләр дога укыган вакытта башкаларга комачауларга мөмкин;
– мәчеткә кадәр араны җәяү узу. Бу гөнаһларны ярлыкау һәм бәрәкәт китерә;
– мәчеткә алданрак, вәгазь башланганчы килү;
– хөтбәне аеруча зур игътибар белән тыңлау.
Рәйдә ФӘЕЗОВА
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез