Газетага язылу

Тый телеңне! Сүгенү тәрбия җитмәүдәнме, әллә чикне белмәүдәнме?

Үзен бераз гына булса да тәрбияле дип санаган кеше ничек тә сүгенү сүзләре кулланмаска тырыша... иде бит. Сизәсезме, колакларны шиңдерә торган сүзләр ешрак ишетелә башлады. Бүген социаль челтәрләрдә дә иркен кулланыла алар, яшьләр арасында гадәти аралашу буларак кабул ителә.

Блогерлар һәм артистлар, журналистлар аеруча тырышып үрнәк күрсәтә. Тәрбия җитмәүме, чикне белмәүме? Әллә инде монда психологик тайпылышлар бармы? Лайк өчен генә түгелдер бит инде...

Тыелган сүзләр

Дөньяда бер тапкыр да сүгенмәгән кеше юктыр, мөгаен. Стресс халәтендә теләсә кем, хәтта иң тыйнак һәм зыялы кеше дә берничә тыелган сүз ычкындырып куярга мөмкин. Сүгенү – бүген нинди дә булса күренешкә, кешегә, хәлгә карата тискәре мөнәсәбәтне белдерер өчен иң тиз эшли торган ысул, имеш. Күпчелек очракта кешеләр: «Сүгенү сүзләрен башкаларны мыскыллау максатыннан түгел, ә үз хис-кичерешләремне белдерү өчен кулландым», – дип аклана. Бала чакта берәр җирең авыртса, курыксаң да, куансаң да, «әни, әнием» дип басылырга өйрәнгән идек югыйсә барыбыз да. Нигә аңа алмашка кысага сыймаслыклары килә икән? 

Былтыр үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә карасак, илдә яшәүче ун кешенең җидесе сүгенә. Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан. Респондентларның 34 проценты кешеләр белән аралашканда һәр көн сүгенү сүзләре кулланганын әйткән. Соңгы 17 елда күбрәк сүгенә башлаганыбызны да ачыклаганнар.

Сораштыру вакытында ирләрнең хатын-кызларга караганда ешрак сүгенүе дә билгеләнгән. Алай дисәң, гүзәл затлар арасында ирләрне дә шаккатырырлык итеп тозлап-борычлап сөйләшүчеләр бихисап. Кызганыч, бүген сүгенеп танылучылар заманасы. Кем күбрәк сүгенә, шуның аудиториясе, ягъни караучысы күбрәк. Лайклар артыннан куып, бала тәрбияләүче хатыннарның мондый юлга басуын аңлау авыр, әлбәттә...

Төртеп күрсәтү

Мәскәүдә яшәүче журналист-блогер Линар Закиров күптән түгел үз социаль челтәрендә иң каты сүгенүче 5 блогерны билгеләде. Шулардан 4 е – хатын-кызлар. Җавап йөзеннән икенче видеосында татар телендә матур контент алып баручылар бишлеген тәкъдим итте. Линар Закиров фикеренчә, кайда гына чыгыш ясасаң да, беренче чиратта үз-үзеңне кеше алдында тоту әхлагын онытырга ярамый.

– Бу видеоларны эшләгәндә тәртипле контент алып баручыларга ихтыяҗ барлыгына инандым. Шуңа күрә эчтәлекле, мәгънәле блогерлар күбрәк булса, һәр сүз саен аты-юлы белән сүгенеп утыручыларны кысрыклап чыгара алуыбызга ышанам, – ди Линар. – Кызганыч, татарча контент ягыннан әлегә сайлау мөмкинлеге бик аз. Без авыл, аш-су тирәсеннән ерак китә алмыйбыз...

Сүгенү сүзләре – телнең бер өлеше, дип акланыр берәүләр. «Сүгенү сүзләре телдәге берәмлекләр буларак аралашуда кулланыла, – ди галимә Гөлшат Галиуллина да. – Тик татар кешесен сүгенеп сөйләшү бизәми. Ислам дине кысасында карасак та, нигезебездә, асылыбызда һәм рухыбызда инсафлылык, әхлаклылык сыйфатлары ята. Мондый юлга басу телебезне махсус түбән дәрәҗәгә төшерүгә омтылуны күрсәтә, шулай ук тәрбиясезлек, зыясызлык күренеше булып тора. Җенес әгъзалары атамаларын әйтеп сөйләшү, тупаслыкка күчү – кәттәлек түгел, ә киресенчә, наданлыкка ишарә итә торган күренеш».

Хисеңне йөгәнлә

Клиник психолог Лилия Кәримованың да фикерен белик. Ни дисәк тә, медицина ягыннан да аңлатма булырга тиеш бит бу күренешкә. «Үсмерләр сепарация, ягъни әти-әнисеннән аерылырга тырышу вакытында сүгенү сүзләрен еш куллана. Бу аларга балалыктан зур тормышка күчүдә ярдәм итә. Ләкин кеше үскәч тә шул сүгенеп сөйләшү дәрәҗәсендә кала икән, димәк инде ул психологик яктан җитлекмәгән. Бу сүзләренең эмоциональ көче зур, – ди психолог. – Блогерларга килгәндә, аларга аудиторияне, караучыларны, «охват» җыярга кирәк, шуңа чама чиген югалталар. Яхшы күңелле кешеләрнең сүгенү сүзләрен азрак куллануы хак».

Ә телен тыя белмәгәннәрне җавапка тарту ничегрәк икән? Юрист Алмаз Сәфәров белән шул хакта сөйләшеп алдык. Менә шул, иптәшләр: җәмәгать урыннарында сүгенү тыела, ләкин норматив булмаган лексиканы кулланган өчен генә җавапка тартмыйлар. Кеше сүгенү сүзләре белән кемне дә булса кыерсыта икән, бу инде административ хокук бозу булып исәпләнә. Тик законда кайсы сүзләрнең сүгенүгә керүе ачык күрсәтелми. Хисләрен тыя алмый тупас сүзләр кулланган блогерларны беркем дә җавапка тартмаячак. Ә менә ул максатчан рәвештә ихтирамсызлык белдереп, кемнең дә булса шәхесенә кагылып, аның дәрәҗәсен төшерә икән, бу очракта җәза күпкә җитдирәк. Беренче тапкыр әйтелсә, 30 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест каралган. Кабатланса, штраф 100–200 мең сумга җитә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре