МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Акылны эшләтсәң: «Kazan Digital Week – 2026»да ясалма фәһемне үстерү турында сөйләшәләр
Дөньяның 76 иленнән 21 меңнән артык катнашучы, 170 тән артык чара һәм роботлар. Татарстан башкаласында Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы уза.
-
МӨҺИМ
Көтмәгәндә ега: инсульт булу куркынычы янаганын ничек вакытында аңлап алырга?
Инсульт яшькә карамый. Хәзер ул 35 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләрдә еш очрый. Ел саен республикада 18 мең кешене инсульт бәрә. Аларның 15 проценты вафат була, 20 проценты дәваланып, кабат эшкә чыга. Башкалары инвалид кала. Инсульт хәтта урамда һава сулап йөргәндә дә аяктан ега ала. Куркыныч янаганын ничек вакытында аңлап алырга?
-
МӨҺИМ
Кайта егетләр, кызлар: Татарстанда авыл хуҗалыгына кайтучы яшь белгечләр саны арткан
Соңгы ике елда югары һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлап, авыл хуҗалыгына кайтучы яшь белгечләр саны арту күзәтелә. Быел шундый 131 егет һәм кыз тормышларын авылга бәйләргә карар кылган.
-
МӨҺИМ
Кулдан ычкынмасын: машина йөрткәндә видеолар карау юл һәлакәте куркынычын 20 тапкыр арттыра
Телефонда хәбәрләр яза, видео төшерә, шул ук вакытта рульне бора. Үзегезне таныдыгызмы? Телефонга 1 секундка гына күз салган арада да сәгатенә 60 чакрым тизлек белән барган автомобиль 16 метр юл уза. Бу вакыт эчендә автомобильче үзен дә, башкаларны да куркыныч астына куя.
-
МӨҺИМ
Ышаныч билгесе: Казанда SMIIC утырышлары узды
Татарстан башкаласында Ислам илләре стандартлары һәм метрологиясе институтының (SMIIC) төп чаралары уза. Программа кысасында SMIIC Директорлар советының 32 нче утырышы һәм Генераль ассамблеясының 21 нче утырышы узды, халыкара килешүләргә кул куелды. 50 гә якын ил вәкилен җыйган чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та катнашты.
-
МӨҺИМ
Кысып киңәйтү: ни өчен «белем ярышлары»ның санын киметәләр?
Россия Мәгърифәт министрлыгы вузларга кергәндә ташлама бирә торган олимпиадалар исемлеген 83 тән 60 ка калдырды. Әлеге яңалык кемнәргә кагылачак? Фән ярышларында җиңүчеләрнең мөмкинлекләре кысылмасмы?
-
МӨҺИМ
Районга сәфәр: кыш җылы булачак. Кара Күл авылында яшәүчеләргә газ килде
Нурлат районының Кара Күл авылында бәйрәм. Биредә 32 йортны газ челтәренә тоташтырдылар. Әлеге вакыйганы 30 ел көткән авыл халкының сөенечен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та уртаклашты. Сәфәре барышында ул социаль объектларны карады, районда яшәүчеләрне борчыган проблемаларны белеште.
-
МӨҺИМ
VI халыкара «Экология – һәркемнең җаваплылыгы» премиясенә нәтиҗә ясадылар
Биш ел элек булдырылган VI халыкара “Экология – һәркемнең җаваплылыгы” премиясе биш ел элек уздырыла башлаган иде.
-
МӨҺИМ
Үткән белән киләчәк арасында: Татарстан Фәннәр академиясе оешуга 35 ел тулды
Фән – үз чорының көзгесе. Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган чараларда бу гыйбарәнең дөреслегенә кабат-кабат инанабыз. Төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар, чыннан да, шушы чорның мирасы булып, киләчәккә юл ярыр.
-
МӨҺИМ
«Башка илләрнең тәҗрибәсе, киңәшләре мөһим»: Казанда «Хәләл» стандартлар турында сөйләштеләр
Казанда Ислам илләре стандартлары һәм метрологиясе институты (SMIIC) Генераль ассамблеясының 21 нче утырышы узды. Халыкара чарада 20 илдән килгән вәкил хәләл стандарты, сертификацияләү, сыйфатлы продуктлар турында сөйләштеләр. Чара Коръән уку белән башланды.
-
МӨҺИМ
Татарстанда яшьләр арасында инсульт кичерүчеләр саны арткан
Ел саен Россиядә 500 меңнән артык инсульт теркәлә. Татарстанда бу күрсәткеч – 18 мең. Инсульт булганда баш миенең кан әйләнеше кискен бозылуы нәтиҗәсендә баш мие күзәнәкләре зарарлана яки үлә.
-
МӨҺИМ
«Әтием СВОда һәлак булды. Әгәр мине күрсә, горурланыр иде...»
Аларның җырларында күңел хисләре, сагыш, сагыну. Казанда «Җиңү тавышлары. Төбәкләр» бәйгесе узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган чарада әтиләре, якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан балалар чыгыш ясый.