МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Сакланып каршылау: бәйрәм яме китмәсен өчен ни эшләргә?
Чама хисен белергә, уяулыкны югалтмаска! Белгечләр Яңа ел кичендә, озын бәйрәм ялларында иң беренче чиратта әнә шуны истән чыгармаска куша. Ник дигәндә, бу чорда күңелле вакыйгалар белән беррәттән, имгәнү-җәрәхәтләнү, бәхетсезлек очраклары да арта. Чир дә тик ятмый. Бәйрәм яме китмәсен өчен ни эшләргә?
-
МӨҺИМ
2026 ел акча янчыгына нинди үзгәрешләр алып килә?
Киләсе елдан эшләүчеләрнең акчасы тагын да артачак. Кайбер пенсионерларга ел башыннан ук 10 мең сум чамасы акча өстәлеп киләчәк. Ә бала тәрбияләүче гаиләләр 2026 елда өр-яңа түләүгә өмет итә алачак. 2026 ел акча янчыгына нинди үзгәрешләр алып килә? Кесә хәлен барладык.
-
МӨҺИМ
Рөстәм Миңнеханов елга нәтиҗә ясады
Җиңел түгел, әмма туктарга ярамый. Татарстан Рәисе журналистлар белән очрашуда узып бара торган елга йомгак ясады. Нәрсә эшләнгән һәм кая таба барабыз? Уңышлар янында нинди җитешсезлекләр бар? Кемгә һәм нәрсәгә игътибарны арттырырга кирәк? Рөстәм Миңнеханов икътисад һәм тормыш-көнкүрештәге хәлгә үз бәясен бирде.
-
МӨҺИМ
2025 ел Татарстанның юл тармагында ничек истә калачак?
82 миллиард сумлык эш, түләүле юллар һәм бәхетле Куян. Узып бара торган ел Татарстанның юл тармагында зур юллар салу гына түгел, кечкенәләренә карата игътибар бирү белән дә истә калачак. Быел юллы булган авылларда яшәүчеләрнең хәлен без дә белештек.
-
МӨҺИМ
Кызганырга ярамый атарга: сукбай этләргә бәйле яңа закон проектын тәкъдим иттеләр
Узган атна ахырында Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә сукбай этләр талаган кызның үлүе билгеле булды. Табиблар өч атна дәвамында көрәшсә дә, кызганыч, баланың гомерен саклап кала алмадылар.
-
МӨҺИМ
Ялы озын, чаралары күп: Яңа ел яллары бәлагә әверелмәсен өчен сак булырга киңәш итәләр
Казанда «могҗизалы трамвай»да йөреп булачак, Шүрәле Камал сәхнәсенә кайтачак, ә Әгерҗедә Пилмән бәйрәме үткәрәчәкләр. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Яңа елда бәйрәм чаралары һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү турында сөйләделәр.
-
МӨҺИМ
Табиблар киләсе елдан нәрсә көтә?
Яңа биналар төзелә, сәламәтлеккә игътибар арта, тик белгечләр җитми. Узган ел табиблар белән беррәттән роботларның да операция ясавына шаккатсак, быел ясалма фәһемгә дә эш арткан. Республиканың сәламәтлек саклау тармагында узып барган ел барыннан да бигрәк әнә шулар белән истә калачак. Бу хакта журналистлар белән яңа ел алды очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
-
МӨҺИМ
Бүгеннән алып... 200 елга алга: Путин туры эфирда нәрсәләр сөйләде?
-
МӨҺИМ
2026 елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр кайчан һәм күпмегә артачагы билгеле
Яңа елга яңа тарифлар белән керәчәкбез. Киләсе елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр кайчан һәм күпмегә артачагы төгәл билгеле булды.
-
МӨҺИМ
СВОдан кайтучыга ничек ярдәм итәргә?
Кайтты! СВО ветераннарын туган җирләрендә, өйләрендә зарыгып көтәләр. Әмма очрашу бәхете белән бергә борчылу, стресс, депрессия дә килә. Кадерле кешеңне бу хәлдән чыгару, аңа яшәү көче бирү, тормышка кайтаруның беренче авырлыгы гаиләсе җилкәсенә төшә.
-
МӨҺИМ
Татарстан шаккатырырга әзер: Яңа ел каникулында 200 меңнән артык туристны көтәләр
Быел Татарстанда 3,9 миллионнан күбрәк турист кунак булган. Аларның зур күпчелеге – ил буенча сәяхәт итүчеләр, безгә өч көннән дә күбрәккә киләләр һәм гаиләле яки вакыйгалы ялны сайлыйлар.
-
МӨҺИМ
Каюм бабай дәшә: «ВТ» укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында уздырган бәйгегә йомгак ясады
«Тел һәм милләт язмышы белем бирү һәм укыту эшенең ничек куелуына бәйле». Гасыр ярым элек әйтелсә дә, әле дә көн кадагына алырлык сүзләр. Бу сүзләр белән бөек татар мәгърифәтчесе, галим-педагог һәм язучы Каюм Насыйри янә чорлар аша укучыларына, балаларга дәшә.
-
МӨҺИМ
Озак яшәү сере нидә? «ВТ» хәбәрчесе йөзьяшәрләрнең хәлен белеште
Бүген ил халкының уртача гомер озынлыгы 74 яшькә җиткән. Тагын ун елдан әлеге күрсәткеч 81 дән артып китәр дип көтәләр. Озак яшәүнең сере нидә? Картаюны ничек җиңеп була? «ВТ» хәбәрчесе йөзьяшәрләрнең хәлен белеште, медицинада картлыкка каршы дарулар булдыру турында кызыксынды.
-
МӨҺИМ
«Болгар радиосы» XIII Милли музыкаль премиясен кемнәр алды?
-
МӨҺИМ
Ашлы кармак: Татарстанда балыкчылык тармагы ни хәлдә?
Балыкны аз ашыйбыз. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән норма буенча, кеше елына 28 килограмм балык һәм диңгез ризыгы ашарга тиеш.