Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Без үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен яшибез»

1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан Казан Кремле балачак иленә әверелде. Бәйрәм чараларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул Казансу ярындагы яңа комплекста суга чумган балалар белән дә аралашты.

Рөстәм Миңнеханов: «Без үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен яшибез»
Фото: tatarstan.ru

 

Казан Кремлендә «Балачак фестивале» узды. Шул рәвешле, республикада «Татарстанда җәй» проектын башлап җибәрделәр. Билгеле булганча, ул Татарстан Рәисе ярдәме белән тормышка ашырыла. «Татарстанда җәй» бөтен республиканы колачлаячак. Республикада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бердәм платформа гамәлдә. Биредә һәркем үзенә ошаган ялны эзләп таба ала.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге бәйрәмдә катнашучыларны берьюлы ике чара – Балаларны яклау көне һәм «Татарстанда җәй» проекты башлану белән котлады. Биредә үк Рөстәм Миңнехановка «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар әзерләгән проектларны тәкъдим иттеләр. Аларның барысы да Татарстан Рәисе грантын откан. Аерым алганда, «Алдынгылар почтасы. Россиянең мәдәни картасы» проекты кысасында малайлар һәм кызлар үзләре язган хатларны балалар типографиясендә открытка итеп бастыралар һәм «сәлам хатлары»н илнең төрле почмакларына җибәрәләр.

Биредә үк Рөстәм Миңнеханов «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучылары – актив гаиләләр белән очрашты.

– Бүген бездә бәйрәм – Балаларны яклау көне. Без монда күпме бала җыелганын һәм алар өчен никадәр чара уздырылуын күрәбез. Әлеге чараларның командалы булуы аеруча да мөһим. Ә иң яхшы һәм ышанычлы команда ул – гаилә. Ул – бер-береңә таяныч та, үрнәк тә. Безнең бөтен тәрбиябез гаиләдән килә. Үз балачагыма кайтсам, мин һәрвакыт туганнарыма таяндым. Бабаларым юк иде, әмма әбиләрем һәм әти-әниләрем гел янәшә булды. Бүген мин сезнең балаларыгызның нинди булуын һәм алар белән горурлануыгызны күрәм. Без үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен яшибез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов үсеп килүче буынны тәрбияләүдә «Алдынгылар хәрәкәте» тоткан урынны да югары бәяләде. «Мондый хәрәкәтне күптән булдырырга кирәк иде. Сез яшьрәк әле, без барыбыз да октябрятлар, пионерлар һәм комсомоллар буларак тәрбияләндек. Бүген сезнең актив булуыгызга, мөнәсәбәтегезгә карап республиканың чәчәк атачагын күрәбез. Моңа бернинди шик юк», – диде Татарстан Рәисе.

Казаннан Самир Хаҗиев Рөстәм Миңнехановка «Алдынгылар хәрәкәте» канаты астында гаиләсе белән тормышка ашырган проектлар турында сөйләде. «Без үсмерләрне генә түгел, аларның әти-әниләрен дә кызыктырырлык чаралар оештырабыз. Соңгы ярты елда шундый 30 лап чара үткәрдек. Арада иң кадерлесе – «Алдынгылар балы». Яңа ел мюзиклының продюсерлары һәм сценарий авторлары үсмерләр үзләре иде. Шунысы да мөһим: аны яшьләргә генә түгел, аларның әти-әниләренә дә күрсәттек», – дип сөйләде Самир.

Балалар шулай ук Татарстан Рәисенә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, патриотик тәрбия бирүгә, мәдәниятне үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәүгә бәйле проектлары турында сөйләде.

Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) бинасында булды. Биредә узган елның язында башланган реставрация һәм ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Рөстәм Миңнехановка театрның тамаша залын, артистлар өчен грим бүлмәләрен, тегү цехын, бутафор цехын һәм башка бүлмәләрне күрсәттеләр. Татарстан Рәисе башкарылган эшләрне, театрның җиһазландырылуын уңай бәяләде һәм ремонт барышын игътибар үзәгендә тотарга кушты. Билгеле булганча, Казан ТЮЗы – шәһәрдәге иң борынгы театрларның берсе. Алга таба театрның эчке ишегалдында мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен җәмәгать киңлеге булдыру да күздә тотыла.

Балаларны да, өлкәннәрне дә сөендерәчәк тагын бер объект – Казансу ярындагы TatarSu күпфункцияле курорт комплексы да тиздән үз ишекләрен ачачак. Казан Кремле һәм Киров дамбасы арасында урнашкан бу объекттагы эш барышы белән Рөстәм Миңнеханов танышты. Сынау режимында эшләүче комплекска килгән тәүге кунаклар белән дә аралашты ул (рәсми ачылыш соңрак булачак). Бәйрәм уңаеннан, бирегә төрле спорт мәктәпләрендә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләрне чакырганнар иде. Рөстәм Миңнеханов җылытыла торган бассейнны, спорт мәйданчыклары урнашкан комплекс территориясен карады, шулай ук биредәге төзелеш материалларының сыйфатын бәяләде. Соңрак комплекс территориясендә кунакханә дә төзеләчәк.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре