Газетага язылу

Төпсез кое: Сабан туе милләтне саклый аламы?

Йөзләгән чара, меңләгән кунак, миллионлаган сум акча... Рәсми чараларда тел һәм милләтне саклау, үстерү турында сөйләшкәндә, төп күрсәткечләр әнә шуларга кайтып кала. Калыбы бер: «Фәлән сумга фәлән чара узды һәм анда фәлән кунак килде».

Төпсез кое: Сабан туе милләтне саклый аламы?

Ләкин бу нәтиҗәлелекне күрсәтә аламы? Милли үзенчәлек, бербөтенлекне нинди бизмәнгә салып үлчисе? Татарстан Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының узган атнада булган күчмә утырышында әнә шул сорауга җавап эзләделәр. Әлеге язмага урыны белән бик кискен борылыш алган фикер алышуның каймагын җыеп алдык.

Ленар Хәкимҗанов, Татарстан мәдәният министры урынбасары:

– «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасы кысасында татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән күпсанлы чаралар гамәлгә ашырыла. ... Быелгы чараларга аерым тукталырга рөхсәт итегез. 27 июньдә Пенза өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Анда 55 меңнән артык кеше җыелды. ... 17–18 июльдә Омскида узган Федераль Сабан туе 70 меңнән артык кешене берләштерде. (Алга таба мәдәният министрлыгы вәкиле Татарстанда узган башка милли-мәдәни чаралар турында тәфсилләп сөйләде. – Авт.)

Данис Шакиров, депутат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе:

– Бүген Бөтендөнья татар конгрессы 517 татарлар оешмасын берләштерә. Аларның 154 е – дөньяның 49 илендә, 318 е илебезнең 82 төбәгендә актив эшли. (Ул шулай ук татар дөньясында игълан ителгән Габдулла Тукай елында гамәлгә ашырылган проектлар, конкурслар, Сабан туйлары һәм фестивальләр турында сөйләде. Ә без фикер алышу өлешенә күчик. – Авт.)

Мәкъзүм Сәлахов, депутат:

– Мәдәният министрлыгы да, конгресс та бик күп чараларны үз эченә алган саллы чыгышлар әзерләгән. Әмма минем соравым бар: менә бу чаралар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Телнең саклануын, милли үзенчәлекнең артуын яисә кимүен билгели торган критерийлар бармы? Әллә без бу чараларга булсын өчен генә ел саен миллионнар тотабызмы? Ниндидер күрсәткечләр бардыр бит инде? Без бу программалар, чараларның нәтиҗәле булуын ничек белә алабыз?

Ленар Хәкимҗанов:

– Катнашучылар санының елдан-ел артуы милли үзенчәлекне саклауның күрсәткече булып тора.

Мәкъзүм Сәлахов:

– Катнашучылар саны арту милли үзенчәлек арту дигән сүз түгел әле ул. Андый чараларда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бик рәхәтләнеп катнаша. Милли үзенчәлек ул – бераз башка нәрсә. [...]

Ркаил Зәйдулла, депутат, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:

– «Идентичность» – татарча бербөтенлек була. Бербөтенлек турында башка телдә сөйләсәм, килешеп бетмәс, шуңа күрә татар телендә сөйлим. (Моңа кадәр фикер алышу рус телендә барды. – Авт.)

Мәкъзүм абый дөрес әйтте: бербөтенлек ул әле бергә җыелып, Сабан туе үткәрү генә түгел. Гәрчә ул аның бер өлеше булса да.

Бер тарихи сәхифә искә төшә. Алманиядә бит инде бербөтен милләт булып XIX гасырда гына берләшәләр. Ул чакта Бисмаркка (сәясәтче Отто фон Бисмарк турында сүз бара. – Авт.): «Менә син бу дәүләтне бербөтен иттең», – дип әйтәләр. Ә ул: «Юк, мин түгел, аны алман теле укытучылары бербөтен итте», – дип җавап кайтара. Монда һәркемгә билгеле: милләтне милләт итү өчен аның милли мәктәпләре булырга тиеш. Без инде бу турыда заманында күп сөйләштек... Һәм әдәбият! Алманнар, мәсәлән, Гете иҗаты тирәсендә берләшсә, әйтик, итальяннар Данте иҗаты тирәсендә тупланган. Безнең өчен ул, әлбәттә – Габдулла Тукай. ХХ гасыр башында безнең милләтне милләт иткән тарихтагы иң зур шәхесебез ул. Татарстанда бихисап мәдәни чаралар була, ләкин мин аларга язучыларны чакырганнарын хәтерләмим. Ә бит мәдәниятнең нигезендә әдәбият ята. Бөтен сәнгать төрләренең нигезен тәшкил итә ул. Халыкның әдәбияты юкка чыга икән, башка өлкәләр дә юкка чыгачак. Әлбәттә, мин Мәдәният министрлыгына яки конгресска: «Алып барыгыз инде безнең берничә язучыны», – дип, баш иеп килсәм, каршылык булмады һәм булмаячак. Ләкин ул табигый рәвештә булырга тиеш. Һәрбер чара алдыннан мескенләнеп йөрергә тиеш түгел бит инде мин! Язучы – бишенче тәгәрмәч түгел. Ул – милләтне милләт иткән арка сөяге.

Мәдәният министрлыгына тагын бер дәгъвамны белдерәсем килә. Без аларны әдәби чараларга чакырып торабыз. Алардан, гомумән, бер кешенең дә килгәне юк. Беләм, аларның тел проблемасы бар. Алар татар телен белми торган кешеләрне махсус сайлап алалар бугай. Ләкин татар иҗтимагый чаралары белән эшли алырдай, татар телен белә торган кеше кирәк. Мин Ленар (Хәкимҗанов. – Авт.) турында әйтмим, ул татарча белә. Әмма бу мәсьәләләргә игътибар итсәгез иде. Бу тәнкыйть тә түгел, теләк. Сезгә мөнәсәбәтем әйбәт икәнен беләсез.

Ирина Терентьева, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары:

– Татар халкының милли үзенчәлеген саклау – дәүләт программаларының берсе генә түгел, ә турыдан-туры республиканың киләчәгенә бәйле булган стратегик бурыч та. (Уңышлы проектлардан ул Россиянең 78 субъектыннан һәм дөньяның 28 иленнән миллионнан артык кешене берләштергән «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенең масштабын билгеләп үтте. – Авт.) Бу – дәүләт программасы кысасында уздырыла торган чараларга зур кызыксыну булу күрсәткече.

Шул ук вакытта дәүләт программасын гамәлгә ашыруда өстәмә игътибар таләп иткән мәсьәләләр бар. Беренчедән, татар телендә сөйләшүчеләр саны кими, һәм бу – мөгаен, безнең өчен төп проблема. Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 11 ел эчендә татарча сөйләшүчеләр шактый кимегән. Бу җәһәттән, минемчә, безгә мәдәни чаралар уздыру белән генә чикләнеп калмыйча, телнең куллану даирәсен арттыра торган проектлар булдыру кирәк.

Ркаил Зәйдулла:

– Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, без миллион татарны югалтканбыз. Гаҗәеп зур югалту бу! 600 мең кеше туган телен югалткан. Катастрофа! Без нидер эшлибез, дүрт мең Сабан туе уздырабыз, ә саныбыз кими... Менә мин Пермь краеның Октябрь районына бардым. Бетеп бара торган авыл. Анда интернет та юк, телефоннан русча өйрәнәбез, дисәләр дә. Кердем балалар бакчасына. Тәрбияче балалар белән русча сөйләшә. «Нигә алай?» – дип сорадым. «Безгә шулай кушылган», – ди. Шуннан мин кызыксына башладым. Татарстанда да шулай икән. Бу, әлбәттә, язылган канун түгелдер инде. Ләкин мондый сәясәт алга таба да тормышка ашырылып барса, әлбәттә, халык торган саен үз телен тизрәк югалтачак. Билгеле, Сабан туйлары – бик күңелле нәрсә. Анда халык күңел ачарга чыга. Әмма аның бербөтенлеккә бернинди катнашы да юк.

Аннан соң, тарихи әсәрләр күбрәк язылырга тиеш. Әйтик, театрларны алыйк. Шәхси дәгъвам түгел, әмма театрларда тарихи пьесалар күбрәк булсын иде. Күпчелек димим, чөнки безнең халык сикереп йөргәнне, гадирәк әсәрләрне күбрәк ярата. Безнең тарихта зур эз калдырган шәхесләр турында... Башкортлар гел шул юнәлештә баралар. Ә безгә ничектер...

Илгиз Зәйниев, депутат, Камал театры һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе:

– Тукай, мәсәлән. Такташ...

Ркаил Зәйдулла:

– Тукайны сез куйдыгыз, ләкин бит анда Тукай мисал буларак күрсәтелмәгән, ул, шагыйрь булмаска кирәк, дигәнрәк фикер белән куелган. Ярар, ул инде – бәяләнгән спектакль...

Илгиз Зәйниев:

– Чыннан да, Сабан туйларын һәм башка шундый чараларның нәтиҗәлелеген ничек бәяләргә? Бу – бик авыр мәсьәлә. Тик алар булмаса, без инде ун ел элек беткән булыр идек. Дөрес, бәлки алар симптомнарны ябып торадыр. Ләкин әлегә алар тотып тора әле.

Ркаил Зәйдулла:

– Чаршау...

Илгиз Зәйниев:

– Чаршау түгел. Чаршау ул – күз буяу. Ә бу безне тотып тора. Без нәрсәнең нәрсә икәнен барыбыз да бик яхшы беләбез. Бүген татар теле нәрсәгә кирәк? Татар теле укытучысы булыр өчен, Язучылар берлеге рәисе булыр өчен, татар язучысы, татар артисты, татар җырчысы булыр өчен. Бүтән җирдә татар теле кирәк түгел. Аның сәбәбе бит шунда. Нигә татар авылында инглизчә өйрәнә алалар, ә татарча белмиләр? Чөнки инглиз теле аңа киләчәктә кирәк булачак. Ә татар телен ул кирәк дип санамый. Болай да балалар мәктәптән бик арып кайталар. Моңа өстәп, ул: «Нишлим соң мин ул татар теле белән?» – дия-дия, татар телен дә өйрәнергә тиеш.

Бөтен кызык әйбер татарча түгел, русча. Һәм бу – безнең гаеп.

Беркем дә тарихи роман язарга синең кулыңнан тотып тормый – утыр да яз. Мине дә тотып тормыйлар. Утыр да яз гына! Ләкин әйбәт итеп яз, Гарри Поттерны яз, балалар укырлык итеп яз. Без бит аны яза алмыйбыз. Без сөйләшә беләбез, әмма кызыкны тудыра алмыйбыз. Бу чаралар кирәк, алар булмаса, без күптән беткән идек.

Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары:

– Утырышның көн тәртибен күргәч тә, бигрәк четерекле тема алганнар, бу сөйләшүне ничек итеп эзлекле һәм файдалы итеп уздыра алырлар икән, дип куркып та калган идем. Минемчә, бу темага җитдирәк әзерлек кирәк булган, эзлеклелек җитмәгән кебек тоелды миңа. Комиссия эшчәнлеге кысасында бу темага тирәнрәк кергән саен, көннән-көн аның төпсез икәненә инана барам. Инде берникадәр җылылык бар үзе, телгә мөнәсәбәттә халык күңеле үзгәрә башлаган кебек. Балаларның да, әти-әниләрнең дә...

Әмма минем бу мәсьәләдә икенче факторны күтәрәсем килә. Шәхси факторны. Менә без бушлыкны үгетлибез. «Тел бетә», «Кемгә кирәк инде ул?» – дибез... Без гел нәрсәнедер камчылыйбыз. Кирәкми зарланып йөрергә. Сөйләшергә кирәк! Сөйләшергә. Менә кайсыбыз бу утырыш кысасында гына түгел, көндәлек тормыштагы гамәлләребездә Конституциядә язылганча ике дәүләт телен тигез күләмдә куллана? Без үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез? Халыкка! Хакимият структуралары, министрлыклардан алып район җитәкчеләре һәм башкаларга кадәр... Урамга чыгабыз да тискәре үрнәк күрсәтәбез, бушлыкны сүгеп йөрибез.

Кемнәндер гаеп эзләгәнче, кемгәдер ниндидер эш кушканчы, милләт җанлы кешеләр буларак, үзебезнең эш-гамәлебезгә үзгәреш кертергә кирәк! Чөнки ул бездән башка беркемгә дә кирәк түгел. Теле дә, киеме дә, традициясе дә.

Бүген Сабан туе турында күп сөйләнде. Әлеге бәйрәмдә татар халкының милли үзенчәлекләренең тулы бер фәлсәфәсе ачылган. Татар көрәшен генә алыйк. Бу – гадел мөнәсәбәттә җиңүне ачыклау бит. Гаделлек аша! Менә, Ркаил, син – татар егете. Татар көрәшендә аяк чалырга ярамый. Ә башка төр көрәшләрдә ярый. Ә ник без моны фәлсәфә итеп кабул итмибез?! Татар күңеле – гаделлектә! Туры баганага менүне дә карыйк. Бу – бөеклеккә, олы максатка омтылу дигән сүз. Мин берничә мисал гына китердем.

Ә бит Сабан туеның һәр алымында тирән фәлсәфә бар. Аның дәрәҗәсен төшерергә, аның белән авыз чайкарга һич ярамый.

Дөрес, киләчәктә аның милли сыйфатларын көннән-көн баета барырга кирәк. Ул әлe киләчәк тормышыбызда алтын баганабыз булырга мөмкин.

Һәм соңгысы. Караңгылыкны сүгеп йөргәнче, бер шырпы булса да кабыз, диләр. Зарланып йөрүдән тормыш үзгәрми. Көн саен «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалын карагыз. Анда «И туган тел, и матур тел» логотибы белән дистәләгән проект гамәлдә. Әлеге каналга үзегез, гаиләгез, туганнарыгыз тартыла икән, туган телгә үзегез дә тартылырсыз, бәлки үзегезнең дә гамәлләрегезне үзгәртерсез.

Айрат Ринатович (Зарипов – комитет рәисе. – Авт.), инде комитет бу эшкә тотынган икән, киләчәктә бу мәсьәләнең аерым-аерым юнәлешләрен ниндидер бер форматта тирәнрәк, фәлсәфи күзлектән үтемлерәк итеп карау чараларын күрергә кирәк. Бу программаның авторы Мәдәният министрлыгы икән, татар халкының милли сыйфатларына хас уй, гамәл һәм традицияләрнең фәлсәфи тирәнлеген ачу буенча проектлар әзерләгез. Без бишкуллап булышырга әзер. Мәкъзүм Хәлимуллович фикере белән дә килешәм. Без сөйләшәбез, эшлибез, әмма бу хезмәтебезне ничек бәяләргә кирәген белмибез. Киләчәктә галимнәр, укытучылар һәм башкаларны берләштергән эшче төркем туплап, индикаторлар форматын да кертергә кирәк дип уйлыйм. Ул безгә үзенә күрә бер кыйбла булыр иде.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре