Чиннар кунакларга технологик Кытайны – кешесыман роботларны, ясалма фәһемне, пилотсыз транспортны, цифрлы хезмәтләрне һәм заманча шәһәр инфраструктурасын күрсәтә. Халыкара матбугат үзәгендә, мәсәлән, Шэньчжэньнең AI² Robotics компаниясе җитештергән җиде кешесыман AlphaBot роботы эшли. Алар гадәти коммерция җиһазларын кулланып, каһвә, туңдырма һәм салкын эчемлекләр әзерлиләр. Сүз алдан программалаштырылган бер генә гамәлне башкаручы гадәти автоматлар турында бармый. Компания раславынча, машиналарның җиһазларны танырга һәм аларны идарә итәргә сәләтле үз ясалма интеллект моделе бар.
Әйе, бүген планетада ясалма интеллект бумы бара. Кытай исә – ясалма фәһем белән кораланган роботлар куллану ягыннан дөньякүләм лидер. Хәзер бит эш менә болайрак инде: диңгез портларында йөкне роботлар төйи һәм бушата, тегү машиналары каршында шулар утыра. Бу – әлегә Кытай чынбарлыгы гына, әмма хәзерге дөньяда техник казанышлар илләрне тиз яулап ала.
Ясалма фәһем белән коралланган автоном системалар тыныч тормышка гына түгел, сугыш кырына да үтеп керә башлады. R3NEGADE – АКШ армиясе тарафыннан сынала торган яңа буын пилотсыз җир өсте роботлаштырылган платформасы 12 ноябрь Германиядәге Графенвёр полигонында узган хәрби күнегүләр вакытында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Робот гадәти коммерция йөк контейнеры эченә урнаштырыла, бу аны спутниклар һәм һава разведкасы өчен сизелми торган итә. Дистанцион команда бирелгәч, контейнер ишеге үзеннән-үзе ачыла һәм R3NEGADE ут позициясенә чыга. Беренче конфигурациядә роботка кәрәзле формадагы HIV3 эшләтеп җибәрү җайланмасы куела. Ул берьюлы 18 FPV-дронны һавага җибәрә ала, ә дроннар ясалма интеллект ярдәмендә үзара элемтәдә торып, төркем белән автоном һөҗүм ясый.
Аңлашыла торгандыр инде: ясалма фәһемне үстерү өчен гадәттән тыш күп акча тотыла. Бу тарафта державалар үзара ярышмый кала алмый, чөнки иртәгә синең мөстәкыйль дәүләт булып яшәп калу-калмавың хәл ителә. ЯИ белән мавыгу шул дәрәҗәгә барып җитте: Америкада каннабис (киндер) җитештерүче фермерлар (кайбер штатларда ул рөхсәт ителгән) үз мәйданнарын дата-үзәкләргә арендага бирә башлады. Бер рәсми хәбәр китерик: Россия Хөкүмәте 2027 елда «Ясалма интеллект» федераль проектын финанслауны 13,6 миллиард сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
Шушы урында туктап, бер нәрсәне искәртик: ясалма интеллект үзенә тыккан акчаны акламый, ягъни табышы чыгымнарны капларлык түгел. Шул сәбәпле без соңгы көннәрдә фонд базарларында аңа бәйле куыкларның шартлавын, триллионлаган доллар акчаның җилгә очуын күзәтәбез. 17 ноябрь сәүдәсендә генә дә Шанхай биржасында роботлар җитештерә торган Unitree (Yushu Technology) компаниясе акцияләре 11–12 процентка арзанайды. Атналык һәм айлык динамикага күз салсаң, тагын да куркынычрак саннарга юлыгачаксың. 80 процентка кадәр бәясен югалткан компанияләр бар. Шуңа карамастан, ЯИ өлкәсендә кызу ярыш дәвам итә, спекулянтлар һәм дәүләтләр тармакны инвестицияләүдән туктамый.
Ясалма интеллектка бәйле бик күп дәһшәтле сценарийлар бар бүген. Соңгы бер-ике тәүлектә генә дә Америкада – супертехнологияләр буенча дөньякүләм лидер саналган илдә – гаҗәп хәлләр булды. Очкычлар һавага күтәрелүдән туктады, берничә сәгатькә банклар сафтан чыкты, АКШның Милли куркынычсызлык агентлыгының яшерен челтәрендә масштаблы өзеклек барлыкка килде… Европада суыткычлардагы температура бик нык күтәрелеп, азык-төлек бозылды. Япониядә 128 кредит кооперативының банкоматлары сафтан чыкты, онлайн банкинг эшләми башлады, хәтта банк бүлекчәләре акча бирә алмады. Бар җирдә дә вазгыятьне җиһазларның тузуы яисә программада хата китү белән аңлаталар. 18 ноябрьгә каршы төндә генә дә Apple, Google, DeepSeek һәм Twitch кебек компанияләрнең сервисларында масштаблы өзеклек килеп чыкты. Бу хәл интернетта 17 ноябрьдә «глобаль цифрлы блэкаут» булачагы турында таралган имеш-мимешләр фонында килеп чыкты, ләкин экспертлар моны техник аварияләр белән аңлата. Алдан безне, барлык банк хисаплары нульгә калдырылачак һәм интернет өч айга өзеләчәк, дип куркытканнар иде.
«Ватаным» хәбәрчесе ясалма фәһемгә бәйле башка куркыныч турында кисәтергә тели. Технологик катастрофалар әллә була, әллә юк, капитализмның соңгы глобаль кризисын кискенләштерә һәм йөзләгән миллионнарны урамга куып чыгара торган мәшәкать инде күзаллана. Шэньчжэньдә фанфаралар кагыла ул кагылуын, әмма чин илендә зур катастрофа өлгереп килә. Бүгенге Кытай дөнья базарларын товары арзанлы булу сәбәпле яулады. Демпинг – бәяне үзкыйммәтеннән дә төшереп сату – аларда дәүләт сәясәтенә әверелгән иде. Шуның нәтиҗәсендә тышкы сәүдә профициты, триллион доллардан ашып, рекордлы нәтиҗәгә җитте. Эчке базарда дефляция проблемалар тудырды. Шуның нәтиҗәсендә халык товар сатып алудан туктады, тагын да арзанаюын көтә башлады. Бу эшсезлекнең масштаблы үсешенә китерә. Хәзер роботллар мәйданга чыга башлагач, хәлне күз алдына китерә аласыздыр. Компартия хәзер бәя сәясәтен үзгәртә, товар бәясен күтәрүне таләп итә. Ә менә «Ясалма фәһемгә бәйле эшсезлек проблемасын нишләтергә?» дигән сорауга җавап юк.
Иң беренче чиратта «ак якалар» – офис хезмәткәрләре, программа продуктлары җитештерүчеләр, акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр урамга куыла. Бу процесс бара инде. Тормышта үз урынын башка юнәлештә эзләп сәфәргә чыгучылар Россиядә дә күзәтелә. «Ни өчен яшәп торырга?» дигән сорау бирүче интеллектуаллар күренә. Беркемгә дә, беркайда да база кереме түләргә җыенучылар күренми. Бу проблема айдан-айга кискенләшәчәк. Россиядә офис хезмәткәрләре арасында көндәшлек бүген үк кискен. Бер вакансиягә 9 резюме туры килә. «Ак якалар» елавына «зәңгәр якалар» (эшче профессияләре вәкилләре) күз яше соңрак өстәләчәк. Товарлар кем өчен җитештереләчәк? Сорау җавапсыз кала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез