Газетага язылу

Тормышка кайту: «Герой юлы буйлап» проекты ниләр вәгъдә итә?

СВО ветераннары туган як турында үз язмышлары аша сөйли. Казанда «Герой юлы буйлап» бөтенроссия проекты тормышка ашырыла башлады. Ул Ватан сакчыларын, аларның якыннарын, яшь буынны берләштерә. Егетләргә тыныч тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итсә, яшьләргә алар белән якыннан аралашу мөмкинлеге бирәчәк.

Тормышка кайту: «Герой юлы буйлап» проекты ниләр вәгъдә итә?
Фото: Татар-информ

– Проектның нәкъ менә безнең республикада башлануы сөенечле. Махсус хәрби операция барышында меңләгән татарстанлы илебез азатлыгын, бәйсезлеген яклый. Алар көн саен батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтә. СВОда катнашучылар – чын геройлар, – дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында проектны ачу тантанасында. – Бу акциянең төп кыйммәте – буыннар арасындагы тере бәйләнеш. Проектның киләчәге зур булуына ышанам. Аны илнең барлык төбәкләре дә хуплаячак. Яшьләр махсус операция ветераннары белән бергә төрле туристик маршрутлар аша уза алачак. Каһарман булып тумыйлар, каһарманга әйләнәләр.

Проект барышында махсус хәрби операциядә катнашучылар профессиональ экскурсоводлар белән бергә йөри һәм Казанның төрле урыннарында үз хатирәләре белән уртаклаша. Бу эш «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм ВЭБ.РФ тарафыннан Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында тормышка ашырыла. Проектны ачу тантанасында Россия оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева Татарстан җитәкчелегенә әлеге инициативаны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу проектны Татарстанда башлау – минем өчен зур мәртәбә. «Герой юлы буйлап» – мәгънәле проект. Һәрберебезгә үз тамырларын белергә, үз төбәгенең, халкының, дәүләтенең тарихы белән горурланырга кирәк. Хәзер безне махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның якыннары озатып йөреячәк. Алар үзләре, хисләре, язмышлары аша яшьләрне, республика халкын һәм кунакларны төбәк тарихы белән таныштырачак», – диде ул.

Проектны Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Герое Александр Лапин һәм Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков та хуплады. «Батырлар. Татарстан геройлары» проекты финалисты Әнвәр Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, проект яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә нигез булып тора. «Тәрбияләмәсәң, ул нәселдән генә күчә торган  түгел. Эшләргә кирәк. Яшь буынга тарихта төрле вакытлар булуын аңлатырбыз», – диде СВО ветераны.

Казанда узган тәүге экскурсияләрнең беренчесендә Әнвәр Мөхәммәтҗанов та катнашты. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты студентлары Ленин бакчасында, «Черек күл» паркына сәяхәт итеп, КФУның химия мәктәбе белән танышты. Казан Суворов хәрби училищесы кадетлары исә шәһәрнең танылган архитектура һәйкәлләренең берсе булган Александр пассажына һәм КФУның Геология музеена юл тотты. «Перспектива» күппрофильле лицее укучылары Казан Богородица монастырен һәм Игенчеләр сараен үз эченә алган маршрут буенча үтте. Соңыннан бергәләп герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

СВО ветераны Кирилл Дмитриев та әлеге проектта катнашырга әзер. «Башкалага килгән туристлар өчен андый очрашуларны рәхәтләнеп оештырачакмын. «Туган як» җырын җырларбыз, – ди ул. – 2022 елда мобилизацияләнгән идем. Херсон юнәлешендә хезмәт иттем. Сәламәтлегем буенча туган ягыма әйләнеп кайтырга туры килде. Хәзерге вакытта Питрәч районының Кощаково бистәсендә яшим. Гаиләм бар. Әкренләп тормышка кайтабыз. Безгә яңа үзгәрешләргә тизрәк ияләшү мөһим. Шуның өчен «Туган» иҗтимагый оешмасын булдырдык».

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре