Газетага язылу

Уртага салып сөйләшик: авыл җыеннарында нинди мәсьәләләр карала?

Татарстан авылларында халык җыеннары уза башлады.

Уртага салып сөйләшик: авыл җыеннарында нинди мәсьәләләр карала?
Фото: Татар-информ

Мәгълүм булганча, мондый очрашуларда халык үзара салым җыю турында фикер алыша, эшлисе эшләрне барлый. Кайда нәрсә эшләнгән дә кая кул җитмәгән? Шул турыда белештек.

Җыелган акчаның күпчелеге, гадәттә, юл эшләре (шул исәптән күпер) өчен тотыла. Шулай ук җирлек территориясен, зиратларны карап тотуга, янгын куркынычсызлыгын  һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә зур ярдәм дип кабул итә моны халык. Кукмара районының Сәрдекбаш авылы җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев әйтүенчә, аларда халык белән сөйләшүләр ноябрь ахырына планлаштырылган. Бу вакытта берникадәр эшләнгән эшләргә нәтиҗә дә ясыйлар, киләсе ел турында да фикер алышалар.

– 2014 елдан бу программада актив катнашабыз. Җиде авылда 40 млн сумнан артык суммага зур эшләр башкарылды. Вакытында рәхәтләнеп, кинәнеп эшләп кала алдык. Юллар каралды, аларны кардан чистартыр өчен дә шушы акчаны тотабыз, су трассаларын алыштырдык, башняларны төзекләндердек, насосларны алыштырдык, чишмәләрне, коеларны карадык, халыкны су белән тәэмин итү буенча каралган программаларда катнашыр өчен дә чыгымнарны шушыннан алдык. Зиратларны карап торабыз, авыл территориясен рәткә китерәбез, клубны төзекләндердек. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне дә бик сыйфатлы итеп башкару мөмкинлеге чыкты безгә. 1 млн 900 сумга янгын сүндерә торган машинага кадәр алдык. Кирәкле башка җиһазларын алырга, хәтта гаражны җылытыр өчен яга торган күмергә дә шушы акчаны тоттык. Кыскасы, авылда нинди зур эш бар, барысын да шушы үзара салым акчасына эшләп килдек, – ди Илгиз Нәбиев. 

Соңгы берничә елда авылларга билгеле бер күләмдә генә акча җыярга рөхсәт ителә. Дөресрәге, акчаны күпме җыярга да ярый, тик артып кайта торганының күләме чикләнде. Әйтик, Сәрдекбаш җирлегендә яшәүчеләрдән 700 мең сум акча җыелды, ди. Дәүләт шуның 650 мең сумын гына дүрткә тапкырлый.

– Элек халыктан күбрәк акча җыеп, күбрәк акча эшләү мөмкинлеге бар иде. Әйтик, ул чакларда бер авылда шактый озынлыктагы юл салдыра алган булсак, хәзер аның арасы кыскарды. Кайта торган акчаның күләме чикләнмәсә, әле дә зур эшләр эшләгән булыр идек. Мәсәлән, бөтен авылны да асфальт юллы итү җаен караган булыр идек. Киләсе елда үзара салымны 500 сумнан җыярга ниятлибез, – ди Илгиз Нәбиев. 

Еллар узган саен җыеннарның да эчтәлеге үзгәрә. Һәр кешедә телефон, һәр авылның төркемнәре булгач, көндәлек сораулар да, киләчәккә эш планнары да күп очракта шунда хәл ителә.

– Җыеннарны да җыеп торабыз үзе, тик аларга пенсионерлар гына килә. Шуңа күрә төп сорауларны телефон аша хәл итү җаен карыйбыз, – ди Арча районының Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Мәсәлән, Алан авылына баргач, анда яшәүчеләр: «Быел үзара салым акчасына зиратка юлны эшләп алырбыз әле», – диде. Шуңа күрә эшләрне алдан ук халык белән бергәләп планлаштырабыз. Ә зур җыелыш җыюны ел ахырына, нәтиҗәләр чыгарырга калдырабыз.

Бу җирлектә Курса МТС хуҗалыгы эшли. Элеккеге көчле, данлыклы хуҗалык.

– Оешманы кырык ел бер үк кеше – Рәүф Гыйлаҗетдинов җитәкли. Минем дә җирлектә башлык булуыма егерме ике ел була. Шуңа күрә бездә элеккеге колхоз тәртипләре сакланып килә. Бездә әле дә отчет җыелышлары уза. Эштә дә, бәйрәмдә дә, терлекчеләрне, игенчеләрне хөрмәтләүдә дә бергә, – ди Рәмзия ханым.

Әлеге җирлеккә кергән авыллар инде ничә еллар үзара салымны 800 сумнан җыя.

– Безнең аны арттыру теләге дә бар иде, тик инде күбәйтеп булмый. Узган ел акчабыз бераз артып киткән иде, анысына субсидия бирмәделәр. Халыктан акчаны авырлык белән җыябыз, дип әйтә алмыйм. Арада берничә кеше бар, ләкин андыйлар бик аз. Үзем җайлап сөйләшкәч, алары да барыбер бирә. Кайбер гаиләләр ел беткәнче үк: «Акчаны кайчан бирик?» – дип керә. Ә без аны киләсе ел башыннан гына җыя башлыйбыз. Барысы да аларның күз алдында бит. Нәтиҗәсе булгач, үзебезгә дип кабул итә. Үзара салым халык өчен бик кирәкле программа булды. Юлсыз авыл юк бит хәзер. Безнең җирлектә халык резин бутыйның да ни икәнен онытты, – ди Рәмзия ханым.

Әлмәт районының Бишмунча авылында исә җыен көнен 19 ноябрьгә билгеләгәннәр. Мондый сөйләшүләргә халык бик теләп йөри, ди шушы авылда яшәүче Лилия Купаева.

– Киләсе елда 1000 сумнан җыелышырбыз дип торабыз. Узган елларда 650 сумнан җыйдык. Без бер-беребез белән гел аралашып торабыз. Үзара салымның нәтиҗәсен күргәч, күңелле. Шулай да авылда яшәүче өчен дә, кайткан-киткән өчен дә, җәяүлегә дә, машина йөртүчегә дә иң мөһиме – яхшы юл. Ике ел урам тыкрыкларына асфальт юл салынды, алар бик начар хәлдә иде. Әледән-әле су белән проблемалар була иде, аларның да карыйсын карап, төзекләндерәсен төзекләндереп бетерделәр. Җирлек башлыгы Морат абый – авылдашларның сүзен тыңлый, киңәшеп эшли торган кеше. Тагын берничә урында юлларны каратасы иде. Гомумән алганда, халык аңлый. Арада акчаны берничә генә бирми калучы бар. Ниндидер зур эшкә акча җитми калса, иганәчеләр дә ярдәм итә, – ди ул.

Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында җыен узган атна ахырында гына булган. Җирлек башлыгы Нәзилә Галиева әйтүенчә, үзара салымны 1 мең сумнан җыешырга сүз куешканнар. Гадәттә, акчаны ел саен тулысынча җыеп бетерәләр.

– Канәгатьсезлек белдереп йөрүчеләр юк, чөнки бөтен эшләр дә халыкның үзе өчен эшләнә бит. Барысы да күз алдында. Инде ел ахырында ук акча бирергә теләүчеләр була. Шушы берничә ел эчендә авылда күп эш эшләнде. Дөрес, депутатларның да ярдәме зур. Быел зираттагы агачларны ваклар өчен махсус җайланма алдык. Аның өчен кешеләрдән өстәмә рәвештә 500 сум акча җыйдык. Анысына да каршы килүче булмады, – диде Нәзилә Галиева. 

Белеп тор!

Акча шул авылда теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешедән җыела. Әмма авыл җирлеге I һәм II төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына, студентларга, күпбалалы гаиләләргә, тыл хезмәтчәннәренә ташлама да ясый ала. Тик шунысын да белеп торырга кирәк: ташламаларга хокуклы кешеләр саны муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең 30 процентыннан да артмаска тиеш.

2013-2026 елларда халыктан 3 433,2 млн сум үзара салым акчасы җыеп алынган. Татарстан бюджетыннан 12 млрд 917 млн сум бүлеп бирелгән.

2025 елда үзара салым акчасы нәрсәгә тотылган?

55,7% – юл эшләре

15,5% – җирлек территориясен тәртипкә китерү

9,7% – су белән тәэмин итү

5,1% – зиратларны тәртипкә китерү

4,4% – юлларны карап тоту

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре