Акланмаган өметләр
Сер түгел, Россиядә чыгыш ясаган һәм ниндидер нәтиҗәгә ирешкән һәр уенчының океан артына барып, алка сугу хыялы бар. Илья Сафонов та – шуларның берсе. Берничә тапкыр талпынып карады һәм, ниһаять, 2026 елның җәендә Канадага юл тотты. Өметләр зурдан булды. Матур сүзләр белән каршы алсалар да, «Ак Барс»та төп уенчылардан берсе саналган һөҗүмчегә «Ванкувер»ның төп составында уйнарга мөмкинлек бирмәделәр. Яңа бозда бераз тәҗрибә тупларга куштылар. Клубның икенче командасында исә ул 12 матчта бер алка да кертә алмалды. Ә 4 пасны яхшы нәтиҗәгә санап булмый инде. Кыскасы, егет кайтырга булды.
«Бу кинәт кенә кабул ителгән карар түгел, озак уйландым. Миңа беркем дә берни вәгъдә итмәде, әмма шушы вакыт дәвамында беркем дә яныма килеп, ни эшләргә, нәрсәне төзәтергә кирәклеген әйтмәде. Мин моңа ияләшәмәгән. Клуб уенчыга өметләнә икән, ул аңа ниндидер юнәлеш бирә дип уйлыйм идем, – дип язды ул үзенең блогында. – Миңа мондый мөнәсәбәт бик ошап бетми. Туры киләм икән, алга таба бергә эшлибез. Юк икән, барысы да аңлашыла. НХЛда уйнап китә алмадым, әмма бик зур тәҗрибә тупладым: хоккейда да, тормышта да».
Сафонов кына аз
Сафонов үзе дә, «Ак Барс» та хоккей җанатарларының күңел кылларында уйнап, бер серлелек өстәргә тырышса да, кайткач аның кайда уйнаячагы алдан ук билгеле иде. Казанда һөҗүмчене чәкчәк һәм өчпочмак белән каршы алдылар. Ә берничә көн үтүгә, 2029 елга кадәр килешү дә төзеп куйдылар. «Мин өйгә кайттым. Хәзер инде тизрәк бозга чыгасым килә. Сәгать аермасы аркасында барлык уеннарны да карап бара алмадым, әмма нәтиҗәләрне белә идем», – ди Казанда 18 яшендә уйный башлап, 410 матчта 154 (75 алка+79 пас) очко туплаган һөҗүмче.
Сафоновның төп өстенлеге Әнвәр Гатиятуллин кулы астында ике ел уйнавы: тренерның нәрсә таләп иткәнен яхшы белә. Клуб җитәкчелеге дә уенчының нәрсәгә сәләтле булуын яхшы чамалый. Узган сезонда ул уртада уйнаучы һөҗүмчеләр арасында очколар саны буенча икенче урыны алды. Файда күрсәткече (алка керткәндә һәм керттергәндә бозда булу-булмауны исәпкә алып санала) буенча да – лидерлар исемлегендә. Команда бер кешегә азрак уйнаганда да – кирәкле кеше. Әмма Сафонов кайтты да «Ак Барс»ның бар мәшәкатьләре хәл ителде дигән сүз түгел әле. Екатеринбургта «Автомобилист»ка каршы узган соңгы уен да шуны раслады. Һөҗүмдә дә, сакта да мәшәкатьләр җитәрлек. Капкада да ышаныч җитми. Киткәннәр исемлеген искә төшерик тә яңа уенчыларга күз салыйк. Яшкин, Барабанов, Тоддны кемнәр алмаштырды?
Кертмиләр
Сафонов кайтты, ә Канада бозы турында озак сөйләшәчәкләр әле. Нәкъ менә бу илдә декабрь ахырында яшьләр арасында Дөнья чемпионаты башлана. Баштарак өмет биреп азапланса да, Халыкара хоккей федерациясе (ИИХФ) Россия җыелма командасының турнирда чыгыш ясамаячагын игълан итте. Чөнки Канаданың безнең уенчыларны үз бозына чыгарасы килми. Бу юлы да сәясәт спорттан өстен булып чыкты. Ә ышаныч дигән төшенчә юкка чыгып бара.
Өметле хәбәрләр октябрь ахырында пәйда булды. Спорт арбитраж суды ИИХФка Россия җыелма командасын халыкара турнирларда катнаштыру таләбен куйды. Башта Финляндия, Швеция, Норвегия, Латвия баш калкытты. Имеш, бойкот игълан итәләр, безнекеләргә каршы уйнамаячаклар икән. Ярый, уйнамасагыз, җиңелү язарлар. Ә ноябрь башында Канада Премьер-министры Марк Карни Россия һәм Белоруссия хоккейчыларына виза бирмәячәкләрен әйтте. Безнекеләр исә башка юлын эзли башлады. Хәзерге вакытта Канадада уйнаучы хоккейчылардан да команда төзеп була бит. Аларга виза кирәкми. Әмма ИИХФ ул мөмкинлекне дә юкка чыгарды. Инде хәзер Россия Олимпия комитеты Халыкара Олимпия комитетына рәсми хат юлларга җыена. Әмма бу очракта нәрсәнедер үзгәртеп буласына өмет юк диярлек. Турнирны Канада оештыра. Ә уеннарны тиз арада башка илгә күчерү мөмкин хәл түгел. Ни өчен шулай килеп чыкты? Сәбәбе – өстәге абзацның соңгы ике җөмләсендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез