Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, быел сентябрьдә Россиядә ипотека кредитының уртача күләме 4,77 миллион сум тәшкил иткән. Соңгы биш елда әлеге күрсәткеч 30 процентка диярлек арткан. Яңа машинада йөрү теләге дә кыйммәткә төшә. Моннан биш ел элек автокредитның уртача күләме 1,25 миллион сум булса, хәзер – 1,59 миллион сум (үсеш – 27 процент). Ә менә халыкка бирелгән куллану кредиты күләме, соңгы биш елда 36 процентка диярлек кимеп, 254 мең сумнан 162,9 мең сумга кадәр төшкән.
Бурычның гомуми күләме арту белән беррәттән, кредит рәсмиләштерә алмаучылар саны да күбәя, ди белгечләр. Бу елның сентябрь нәтиҗәләренә караганда, ил банклары кредит алырга теләүчеләрнең 80 процентын (Татарстанда әлеге күрсәткеч – 77 процент) кире борган. Аерым алганда, куллану кредитлары буенча әлеге күрсәткеч – 80 процент, ә кредит карталары, ипотека һәм автокредит буенча 79,2 процент тәшкил иткән. Соңгы бер елда вазгыять уңай якка үзгәрергә дә уйламый.
Икътисадчы Фәнис Хөсәенов фикеренә, моның сәбәбе халыкның кесәсе такырая баруга да бәйле.
– Үзәк банк бер кулга кредит бирүгә бәйле таләпләрне катгыйлаштырды. Бүген кредит буенча бурычларыгыз керемнәрегезнең 50 процентыннан артып китә икән, сезгә яңасын бирмәсләр, мөгаен. 100 сум керемнән 50 сум кредит түләп баруның сафсата икәнен үзебез дә аңлыйбыз. Бу – иң беренче һәм төп сәбәп, – ди белгеч. – Икенчедән, керемнәр алдагы еллардагы кебек үк тиз үсми. Мисал өчен, 2024–2025 еларда илнең кайбер төбәкләрендә хезмәт хаклары үсеше 10–20 процентка кадәр җитсә, быел әлеге күрсәткеч 10 проценттан да артмаячак, анысы да бөтен төбәкләрдә түгел. Моңа өстәп, инфляцияне, бигрәк тә коммуналь хезмәтләргә һәм азык-төлекнең аерым төрләренә бәяләр үсешен исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә гаиләдәге һәр кешене кертеп исәпләгәндә, бүген гаиләләрнең керем дәрәҗәсе кредит алырга җитми.
Фәнис Хөсәенов сүзләренә караганда, халыкка хезмәт хакларының үсеше дә ярдәм итми. «Соңгы еларда икътисадый үсеш нуль дәрәҗәсендә диярлек. Без үсмибез, үссәк тә, елына 1–2 процент чамасы гына. Ә икътисад бер урында таптана икән, инфляциягә бәйле факторлар арта. Ягъни без акча эшләмибез. Әйе, хезмәт хакларын арттырырга мәҗбүрләр, чөнки хезмәт ресурслары аз, эшсезлек дәрәҗәсе бик түбән. Бүген эшче кыйммәткә төшә. Бу исә «артык җылыну»га китерә. Ягъни, хезмәт хаклары икътисадка караганда тизрәк үсә: хезмәт хаклары икътисад үсешен «ашап» бара. Моңа ияреп, товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр арта. Ә чыгымнар арта икән, димәк, халыкның алган кредитын түли алмау куркынычы зур. Боларның барысын да исәпкә алырга кирәк», – ди белгеч.
Бәйсез финанс киңәшче Артур Закиров фикеренчә, кредит алу бик җиңел, дип фикер йөртүдән туктарга вакыт.
– Хәтерләсәгез, элек банклар халыкка кредитны бик ансат өләште. Кайбер очракларда кредит оешмасына керемнәреңне раслап күрсәтергә дә кирәкмәде хәтта. Шуңа күрә халык моны җиңел генә эш дип уйлый башлады. Бер кредитны икенчесе хисабына капларга теләп, бурыч сазлыгына батучылар саны артты. Акчаны дөрес тота белмәүдән бу. Кредит рәсмиләштергәнче бер түгел, җиде кат уйларга кирәк, – ди белгеч.
Сүз ипотека, автокредит кебек зур чыгымнар турында барганда, бигрәк тә. Автомобильләр сату белән шөгыльләнүче Зөлфәт Галимов әйтүенчә, машинаны кредитка рәсмиләштерүчеләр күбрәк дәүләт программаларына таяна. «Сентябрьдә банкларның гаризаларны кире боруы сәбәпле кыенлык килеп чыкты дип әйтә алмыйм. Күпчелек дәүләт программасы буенча кредит рәсмиләштерде. Сентябрьдә банкларга юллаган гаризаларның якынча 10–15 процентын кире бордылар. Иң күп сатылган машиналарның уртача бәясе 700 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Хәер, кредитка һәм кулдагы акчага сатып алынган машиналар нисбәте айныкы айга туры килми. Октябрьдә, мәсәлән, автомобильләрнең 80 процентын кулдагы акчага саттык. Ноябрьдә әлеге нисбәт – иллегә илле. Ел нәтиҗәләре нәрсә күрсәтер, карарбыз», – Зөлфәт Галимов.
Сан
Бу елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикада яшәүчеләрнең кредитлар буенча 1,25 триллион сум бурычы бар. Бер ел эчендә ул 106 миллиард сумга, ягъни 9,3 процентка арткан. Бу – ил күләмендәге уртача күрсәткечләрдән зуррак. 2025 елның 1 октябреннән бирле россиялеләрнең бурычы, 6,6 процентка артып, 37,67 триллион сумга җиткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез