Дәүләт Советы утырышында 11 республика законы проекты кабул ителде. Арада иң мөһиме – 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты, әлбәттә. Ул икенче укылышта карау өчен әзерләнгән иде. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, закон проектына бәйле 371 төзәтмә кергән, берсе дә игътибарсыз калмаган. Депутатлар закон проектын өченче һәм соңгы укылышта кабул итте. «Әйдәгез, кул чабыйк!» – диде бу уңайдан утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
2027 елга республика бюджетының төп күрсәткечләре:
Керемнәр – 603,6 млрд сум
Чыгымнар – 612,2 млрд сум
Бюджет кытлыгы – 8,5 млрд сум
Парламентта вейп тартучыларның да язмышын хәл иттеләр. Татарстанда киләсе елның 1 мартыннан электрон тәмәке һәм аның өчен сыеклыкларны ваклап сату тыелачак. Исегезгә төшерәбез: 19 октябрьдә Дәүләт Советы утырышында республикада никотин кертү электрон системаларын һәм алар өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документка 27 октябрьгә кадәр төзәтмәләр кертергә мөмкин иде. Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов сүзләренә караганда, төзәтмәләр кермәгән. Чикләү 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр кертелә. Төбәкләргә мондый хокук федераль закон нигезендә бирелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, илнең 22 төбәгендә, шул исәптән күрше Мари Эл, Удмуртия, Чувашия республикаларында, Ульяновск өлкәсендә төтенсез закон гамәлдә инде.
Алга таба торак бәяләре төшәргә мөмкин, дигән өмет тә бар. Депутатлар оешмалар мөлкәтенә салым турындагы законга үзгәрешләр кертү хакында закон проектын беренче һәм соңгы укылышта кабул итте. Документ нигезендә төзелеш компанияләре һәм башка оешмалар милкендәге сатылмаган фатирларга салым кертелә. «Бүген Татарстанда кадастр бәясе буенча салым салу гомуми мәйданы 1 мең квадрат метрдан артык булган административ эшлекле үзәкләргә һәм сәүдә үзәкләренә, шулай ук алардагы бүлмәләргә карата кулланыла. Шул ук вакытта, ил төбәкләренең күбесендә, шул исәптән Идел буе федераль округында, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә, Санкт-Петербургта торак мәйданнарга кадастр бәясе буенча салым салына инде», – диде Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов. Моннан ары бу республика төзүчеләренә дә кагылачак. «Бу салымны керткәннән соң, төзелеш компанияләре фатирларны түбәнрәк бәядән тәкъдим итәр, дип көтәбез», – диде министр.
«Хөкүмәт сәгате» кысасында республикада азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләштеләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, республика аграрийлары, Татарстанда яшәүчеләрне тукландыру өчен, кирәкле төп азык-төлек күләменнән күбрәк тә продукция җитештерә. «Ит, сөт, ашлык һәм бәрәңге белән тәэмин итү күрсәткече – йөз проценттан, шикәр комы буенча – өч тапкыр диярлек, үсемлек мае буенча нормадан унике тапкыр артып китә», – диде ул. Аерым алганда, республика халкына елына 250 мең тонна ит һәм ит продукциясе кирәк. Быел исә 350 мең тонна ит җитештерелер, дип фаразлана. Кыскасы, тамак тук булачак. Бәяләргә килгәндә, сөтнеке узган елгы күрсәткечләргә якынлашып килә, ашлыкны сату өчен исә төрле юллар эзлиләр.
Депутатлар Мөслим районының Үрнәк һәм Удобновка авылларын картадан сызып ташлау өчен тавыш бирде. Утырышта хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта бу авылларда беркем дә яшәми һәм теркәлмәгән, юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни, көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, сәүдә объектлары, торак йортлар, корылмалар, башка күчемсез мөлкәт объектлары юк. «Ә зиратлар?» – дип сорарга мәҗбүр булды депутатлар. Анысы да юк икән.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев утырыш алдыннан парламентта узган «Подписка бүләк ит» акциясендә катнашты. «Каләм белән язылганны балта белән дә чабып булмый. Интернетта язалар да аннары үзгәртәләр, чөнки кайдадыр рәсми булмаган йә ялгыш мәгълүмат китә. Бүгенге акциядә тәкъдим ителгән басмалар рәсми, аңа ышанып була. Без үз эшебездә рәсми мәгълүматка таянабыз», – диде ул. Фәрид Абдулганиев басма матбугатка гел язылуын да әйтте. «Әни дә киләсе елга яздыруны үтенде», – диде парламент җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез