Кайгылы атна
Дүшәмбе. Чаллы шәһәреннән кайгылы хәбәр килә: бер мәктәптә 17 яшьлек укучы дәрестән сорап чыгып китә һәм аңын югалтып егыла. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче вафат була. Дару эчеп агуланган дигән мәгълүмат та бар. Әлеге фаҗига – Татарстан Тикшерү комитеты карамагында. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләвенчә, Россия Җинаять кодексының саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр егетнең кәрәзле телефонын алган. Сакланып калган язмалар булган хәлнең сәбәбен ачыкларга ярдәм итәр дигән өмет бар.
Сишәмбе. Мамадышның Пузанка тавында 16 яшьлек ике кызның үле гәүдәсе табыла. Кызлар әле быел гына шәһәрдәге Политехника көллиятенә укырга кергән була.
– Көллият укытучылары һәм студентлар исеменнән балаларның әти-әниләренең, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Хәзер безнең төп бурыч коллективны һәм укучыларны тынычландыру, мөрәҗәгать итүчеләргә психологик ярдәм күрсәтү, – ди көллият директоры Айнур Әгъләмов.
Фаҗига ни сәбәпле килеп чыккан? Матбугатта һәм социаль челтәрләрдә төрле фаразлар очрый. Кызларның үлем сәбәбе суд-медицина экспертизасыннан соң ачыкланачак. Тикшерү дәвам итә.
Мөрәҗәгать
Балалар үлеменнән соң Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова исә әти-әниләргә мөрәҗәгать итте.
– Нәкъ менә сез балагыздагы үзгәрешләрне беренчеләрдән булып күреп-сизеп алырга тиешсез. Кәефенә игътибар итегез, дустанә мөнәсәбәттә булыгыз. Җанлы аралашуга өстенлек биреп, вакытны гаджетларсыз уздырырга тырышыгыз. Балагызның көнне ничек уздыруы, нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен сорагыз, дусларының, шул исәптән интернеттагы дусларының кемнәр булуы белән кызыксыныгыз. Инде зур үскән дип санасагыз да, аны кочып алырга онытмагыз. Балагызга хисләрегезне белдерегез: аның үзегезгә ничек кадерле һәм кирәк булуын, бик яратуыгызны әйтегез, – ди омбудсмен.
Светлана Захарова сөйләвенчә, үсмерләр белән аралашканда, аларга әти-әни игътибары җитмәве күренә.
– Баланың нәрсәгәдер борчылуын, үз-үзен тотышында үзгәрешләрне сизсәгез, психологка мөрәҗәгать итә аласыз. Белгеч нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак, – ди Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Аңларга кирәк
Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең тәүлек буе эшли торган «Сердәш 129» медицина психология хезмәте белгече Людмила Невоструева, хәзер ата-аналар балаларга карата бик катгый, дип саный.
– Без үз балаларыбызга ышанмыйбыз, үзебезнең тотышыбыз белән аларга сулыш алырга, үз фикерен җиткерергә дә мөмкинлек бирмибез. Гел нәрсәдер таләп итәбез. Ә бала бары тик бәхетле булырга һәм әти-әнисенең яратуын тоеп яшәргә тели, – ди психолог. – Балалар бу дөньяга усал булып тумый. Аның әйләнә-тирәсендәге кешеләр, ягъни без, өлкәннәр, аларны шундый дәрәҗәгә җиткерәбез. Кирәгеннән артык тырышып, аянычлы хәлләргә барып җитмәскә иде.
Гаилә эчендәге вазгыять балага зур йогынты ясый. Россия Генераль прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты уздырган тикшерүләр күрсәткәнчә, 60–62 процент очракта фаҗига гаилә эчендәге озакка сузылган низаглар аркасында килеп чыга. Хәер, мондый хәлдә теләсә нинди гаилә калырга мөмкин. Күп очракта моның сәбәбе уңыш синдромы булып тора. Әти-әниләр балаларын уңышлы итеп күрергә тели, әмма бала аларның өметләрен аклый алмый. Иң якын кешеләреннән аңлау һәм ярдәм таба алмыйча, куркыныч адымга бара.
Ышаныч булсын
Бүген балага ихлас сөйләшү кирәк, дигән фикердә психолог Солтания Гатауллина. Ләкин монда да бала күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. «Әйдә кил, сөйлә. Нәрсә булды?» – дип сүзне башлау дөрес түгел. Бу очракта бала сездән читләшәчәк кенә.
– Бүген һәр гаиләдә диярлек төп проблеманың берсе – үзара сөйләшмәү. Хәзер балаларны иркә дип әйтергә яраталар. Ләкин балага заманча телефон алып бирү, акча бирү иркәләүгә керми. Бала белән серләшү, хисләр белән бүлешү беренче урында торырга тиеш. Бүген гаиләдә нәкъ менә бу җитеп бетми. Бала әти-әнигә мөрәҗәгать иткәндә дә, ул нәрсә ишетә? «Вакыт юк, соңрак килерсең». Бала шул минутта үзен кирәксез кеше итеп саный, – ди Солтания Гатауллина. – Тәртипсез, начар укыган бала да әти-әнисенең яратуын тоеп яшәргә тиеш. Чөнки балаңны билге өчен яратырга ярамый. Кызганыч, сабыйның ни өчен үзен шулай тотуын ачыкларга кирәк урында, баланы читләштергән әти-әниләр дә җитәрлек.
Белгеч әйтүенчә, замана балалары укудагы авырлыкны күтәрә алмый. Үзләренә карата әйтелгән кисәтү сүзләрен катгый кабул итә. Бу барысы да баланың үз-үзенә ышанмавы аркасында килеп чыга. Шуңа да баланы ана карынында ук тәрбияли башларга кирәк. Балага һәр эшләгән гамәлнең ахыры нәрсә белән төгәлләнәсен кечкенәдән аңлату зарур. Бераз хаталанырга мөмкинлек бирергә дә кирәк. Бала алдыннан чабып, салам түшәп кую дөрес түгел.
– Бала белән дус булсаң, авырлыклар белән очрашкан вакытта да аны коткарып була. Иң мөһиме ул үзенең проблемаларын өйгә кайтып сөйләргә курыкмаска тиеш. Өйдә аңлаучы булганда ул буллингка да игътибар итмәскә мөмкин, – ди белгеч. – Бүген үсмерләрне иртәге көнгә ышаныч булмау да борчый. Аларны билгесезлек куркыта. Шуннан кибербуллинг та үз ролен башкара. Гел интернетта утырган бала булган мәгълүматны дөрес итеп үзләштерә һәм кабул итә белергә тиеш. Мәхәббәттә тәрбияләнгән бала беркайчан да үз-үзенә кул салмый. Чөнки ул янәшәсендә аны аңлаучы әти-әнисе булуын белә.
Казанда 14 яшьлек укучы корбаннан җинаятьчегә әйләнгән. Аңа бер атна дәвамында төрле оешмалардан – мәктәп администрациясе, федераль банк, ФСБдан дигән булып, мошенниклар шалтырата. Соңгысы кызның әти-әнисе, матди хәлләре турында сораштыра. Аларда алырлык акча булмаганлыгын аңлап, кырыгалдарлар кызның җинаять юлына басуын хәбәр итә һәм четерекле хәлдән чыгу өчен куратор белән элемтәгә керергә куша. Ул төгәл инструкцияләр бирә, адреслар атый һәм такси чакырта. Кыз берничә йортка кереп, кыйммәтле әйберләр һәм акча урлап чыга. Зыян күләме 3 миллион сумга җитә. Урланган акчаларны, куратор кушуынча, мәктәп укучысы берничә пакетка төреп, яшерен сүзне атаган кызга тапшыра. Ә кыйммәтле әйберләрне, шулай ук пакетларга төреп, Казандагы бер сәүдә үзәге парковкасында калдырырга тиеш була. Кызны шунда тоткарлыйлар да инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез