20 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
2027 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме артачак
Дәүләт Думасы 2027 ел башыннан минималь хезмәт хакын арттыру турындагы закон проектын икенче укылышта кабул итте. Бюджет пакетына кергән әлеге инициатива нигезендә, МРОТ хәзерге 27 093 сумнан 28 935 сумга кадәр, ягъни 6,8 процентка күтәреләчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».
-
Мәгариф
Бу – нинди сүз: селфи
Телебездә яңа сүзләр каян килеп чыга да ничек ясала? Әлеге сорауга җавап эзләүне дәвам иттерәбез. Бу эштә безгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова ярдәм итә.
-
МӨҺИМ
Терәк югалса: үсмерләр белән булган фаҗигаләрдә кем гаепле?
Бу атнада Татарстанда 16–17 яшьлек үсмерләрнең үлүе турында ишеттек. Рәсми мәгълүмат әлегә юк, әмма аларның бу дөньядан үз теләкләре белән китүен фаразладылар. Балалар бу куркыныч адымга ни сәбәпле бара? Әлеге вакыйгалар янәдән «Кем гаепле?» дигән сорауга җавап эзләргә мәҗбүр итә.
-
Яңалыклар
Ноябрьдә кемнәрнең хезмәт хакына өстәмә түләү билгеләнәчәк?
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда югары хезмәт хакы алачак. Бу чараның кемнәргә кагылуы турында «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Светлана Захарова Бөтендөнья балалар көне белән котлады
Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова Бөтендөнья балалар көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтте
Татарстан Республикасы мөфтиенең махсус хәрби операция зонасындагы вәкаләтле вәкиле, Диния нәзарәтенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе һәм «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендәге нәзарәт делегациясе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин фатихасы белән, хәрби операция зонасына сугышчылар янына барып кайтты.
-
Яңалыклар
Казанда бишенче тапкыр «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы уздырыла
Казанда 10 һәм 11 декабрь көннәрендә бишенче «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы уздырыла. Чараның төп мәйданчыгы буларак Уникаль осталык үзәге сайланган.