Газетага язылу

Исеме матур, кемнәр куйган? Татарстан авылларының исемнәрен барладык

Куян, Аю, Күктәкә, Казиле... Хайван түгел, авыл исемнәре бу. Ышанмыйсызмы? Район карталарына күз салыгыз әле. Анда күрергә һәм ишетергә гадәтләнгән атамалар арасында хәтта иң җитди кешене дә елмаерга мәҗбүр итә торганнары очрый. Мондый исемнәр каян килеп чыккан соң? Алар, кеше исемнәре кебек үк, тулы бер торак пунктның язмышына йогынты ясый аламы?

Исеме матур, кемнәр куйган? Татарстан авылларының исемнәрен барладык

Мунчала һәм Пугачев

Татарстанда исемнәре елмаю тудыра һәм бераз аптырашта да калдыра торган авыллар шактый. Мамадыш районының Иске Мочалкино авылы шундыйлардан. Аны тагын Мунчала Күле, Шәдче Башы дип тә йөртәләр. Авыл халкы сүзләренчә, элек авылда юкәдән мунчала ясаганнар. Күпмедер кеше күрше авылга барып төпләнгән. Анысына Яңа Мочалкино (Ташлыяр) дип исем биргәннәр.

– Еш кына исемнәр авылның географиясенә бәйләнә һәм андагы билгеләр атамага кереп оялый, – дип сөйли Түбән Кама районының татар авыллары тарихын өйрәнү җәмгыяте рәисе Айдар Хәмзин. – Мәсәлән, авыл сазлыклы җирдә урнашырга мөмкин. Ташлы, кыялы, таулы урыннарда урнашса да, авыл атамасында бу сыйфат чагыла ала. Туган авылым Ташлык – моңа ачык мисал. Ә авыл атамаларында еш очрый торган «югары» һәм «түбән» сүзләре елга агымына карап бирелә.

Әмма кеше сыйфатына яки вакыйгаларга бәйле тарихлар да бихисап. Борынгы авыл атамалары хәтта безнең бабаларыбызга да барып тоташырга мөмкин.

Чистай районында Иске Роман авылы бар. Авылга Роман исемле кеше нигез салган дигән ышану яши. Түбән Каманың Прости авылы да үзенчәлекле риваять саклый. Гомумән, авыл атамаларының тарихын күпчелек очракта нәкъ менә риваятьләр аша гына беләбез.

Прости авылы атамасын Емельян Пугачев шәхесенә бәйләп аңлатырга тырышалар. Пугачев бу авылда үзенең сөйгән ярыннан гафу үтенгән һәм аның белән хушлашкан. Тик бу вакыйга рәсми документларда берничек тә расланмаган. Өстәвенә торак пунктның бу җирләргә Пугачев килгәнче 100 еллап алдан төзелүе билгеле. Шуңа да авыл исеменең җирле Прость елгасыннан килеп чыкканына ышану урынлырактыр да. 

Әйткән сүз – атама

– Күпчелек татар авылларының исемнәре билгеле бер кеше яки аның әйткән сүзләренә дә бәйле. «Ревизия язмалары», я җанисәп дәфтәрләрен тикшерә башлауга, әнә шул ачыклана, – ди коллекционер, татар һәм башкорт авыллары турында китаплар җыючы Фәнил Шәмиев. – Кайбер авыл атамаларында фин-угор (мари-удмурт) халкының эзләре дә күренә.

Татар авыл атамалары арасында инде кулланыштан чыккан сүзләр, берәмлекләр, төрки кавемнәргә кагылышлы исемнәр дә очратырга мөмкин. 

Авылга исем биргәндә, шунда яшәгән кешеләрнең һөнәрләре дә исәпкә алына. Мәсәлән, Кукмараның Казаклар авылының исеме атлы казакларга бәйле.

Мөслим районында урнашкан Тойгелде авылы борынгы авыллардан санала. Авыл халкы сөйләвенчә, Казан ханлыгы җимерелгәч, рус патшасы тарафыннан эзәрлекләнүчеләр бирегә күченеп килгән. Имеш, шушы урында йорт җиткергән картның җиде улы булган. Көннәрнең берендә аларга җиде килен алып кайтканнар. «Йорт эшендә җиңеллек килде», – дип сөенгән каенана. «Туй килде, туй килде», – дип такмаклаган. Шуннан соң авыл исеме Туйкилдегә – Тойгелдегә әверелгән.

Никкилдем авылы да булган Мөслимдә. Хәзер бу авылның исеме хакында тарих китаплары гына сөйләр. Ник дигәндә, авыл бүген Игенче дип йөртелә. Риваятьләргә ышансак, анда иң беренче булып Иске Чакмак авылыннан Хафиз Ситдыйков дигән кеше күченеп килгән. Ялгыз ихата хуҗасы самавыр куярга утлы күмер кирәк булса да, Тойгелдегә йөгерә икән. Утлы күмер генә алып кайта – ә су алырга кое да юк. Тагын Тойгелдегә барасы! Шуңа күрә әлеге ир гел: «Ник килдем инде мин монда?» – дип зарлана икән. Соңрак халык телендә дә авыл Никкилдем дип атала башлаган.

Авыл халкы үзгәрткән

Еш кына торак пунктларның исемнәрен алыштыру сәяси яки идеологик сәбәпләргә дә бәйле булырга мөмкин.

Мәсәлән, революциядән соң патша яки дин әһелләре хөрмәтенә аталган авылларның күбесе яңа исемнәр алган. Генеалог Елизавета Красная әнә шулай ди. Кайвакыт бу хезмәт яки революция геройлары хөрмәтенә исем үзгәртүгә бәйле була. Авыл атамаларын искергән яки җитәрлек дәрәҗәдә матур булмаганга гына үзгәрткән очраклар да булмады түгел. Арча районы Корайван авылы әнә шундыйлардан. Авылның исеме «Коры» һәм «Айван» сүзләре кушылу нәтиҗәсендә ясалган. Җисеме гади – Коры Айван. Әмма шундый мәгънәгә ия булган әлеге авылны, белдексезлеге аркасында берәү документта Кер-Хайван дип билгеләгән. Адәм заты хатадан хали түгел дисәк тә, әлеге авыл исеме анда яшәүчеләрнең тормышына кара тап төшергән. Авылда яшәүчеләрнең паспортында ук Кер-Хайван дип билгеләнгән исем бөтен кешедә елмаю тудырып кына калмаган, ә ачуын да чыгарган. Татарлар – кунакчыл халык югыйсә. Ә бу авылга кергәндә үк, авыл атамасы язылган юл билгесе сине «хайван» дип каршы алган. Ә авыл халкы үз телендә дөрес итеп, Корайван авылы дип сөйләшүен дәвам иттергән.

Чыдар чамалары калмагач, авыл халкы мәдәният йортында җыелыш уздыра һәм депутатларга мөрәҗәгать җибәрә, район советына да авыл атамасын Корайван дип үзгәртү үтенече белән чыга. 2013 елның 6 мартында ул Корайван дип үзгәртелә.

– Татарстанда гына түгел, Россия буенча караганда да, исем алыштырган авыллар бар. Тарихта Кара Яр дип аталган торак пунктның Якты Ярга әйләнгәне билгеле. Анда яшәүчеләр фикеренчә, шул көннән алып аларның тормышы да яктырган. Әлбәттә, бу – психологик эффект кына. Тик миңа калса, авылның исеме – аның бренды ул, аның визит карточкасы. Әгәр дә ул уңай булса, кешенең тормышы гөрләп бара. Тискәре булса, тормышы да күңелсез булырга мөмкин, – ди генеалог Елизавета Красная.

СОРАШТЫРУ

Ә сез авылыгыз тарихын беләсезме?

 

Чулпан Гарифуллина, журналист:

– Кайбыч районы Кошман авылының исеменә бәйле берничә риваять бар, дип өйрәтеп үстерделәр. Кошман – елга исеме. «Ман» сүзе төрки телдә су дигәнне аңлата, ә «куш» – елгалар кушылган урын. Авыл Түбән Кошман, Югары Кошман булып, елганың ике ярына урнашкан. Чынлап та Түбән Кошман, Югары Кошман дип сөйләшәбез. Мин, мәсәлән – Югары Кошман кызы. Бабачылар, кирпеч сугучылар, тимерчеләр авылыннан без. Авыл тарихын язуга тотынган кеше – батыр кешедер ул, чөнки мәгълүмат чокырына сикерергә туры киләчәк. Саваплы да, чыгымлы да хезмәт.

 

Надия Нигъмәтҗанова, хат ташучы:

– Арча районының кечкенә генә Көтек авылыннан үзем. Бу авыл турында күпләрнең ишеткәне дә юк. Үземнең кызыксынганым булмаса да, кызым мәктәптә укыганда, авыл тарихын булдыра алганча барлап, республика күләмендә оештырылган конкурста катнашкан иде. Шуңа күрә кызыксынып таныштым. Баксаң, авылның атамасы «көтү» сүзеннән килеп чыккан. Элек биредә бик күп сулыклар булган. Бирегә һаман көтү көтәргә килгәннәр. Шул көтүчеләр Көтек атамасына йогынты ясаган да инде, дигән риваятьләр яши.

 

Динә Галимова, укытучы:

– Туган җирем – Буа районының Килдураз авылы. Тарихын төптән белмәсәм дә, үземә кызык булып тоелган өлешләрен терким. Әйтик, авыл атамасының килеп чыгышы кызыклы. Безнең авыл урамнары буйлап ике туган узып барган да, ошатып булса кирәк, биредә төпләнгән. Урман буенда урнашкан, күл-чишмәләре бар – ошатырлык та! Аларның берсе – Ураз, икенчесе Лачын исемле булган. “Килде Ураз бабай” дигәннән авыл исеме Килдуразга әйләнгән. Ә күрше авыл – Лашчы исемле. Аларның каберләре дә саклана. Авыл халкы аларны гел чистартып, карап тора.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре