Журналистлар белән аралашу барышында ул: "Барыннан да элек, партия әгъзаларына ышанычлары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Минем өчен бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык", - дип белдерде.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә 130 меңнән артык кеше исәпләнә, безнең бүлекчә зур. Шушы еллар эчендә партия илнең һәм республиканың куәтле сәяси көченә әверелде. Әлбәттә, без үсеш һәм тотрыклылык курсын дәвам итәчәкбез, - диде Фәрид Абдулганиев.-
Алга таба җирле һәм беренчел бүлекчәләр эшенә аерым басым ясаячакбыз. Бу хакта Партия рәисе Дмитрий Медведев белән дә сөйләштек. Беренче бүлекчәләр алар халыкка иң якыны, безнең сайлаучылар белән элемтәнең иң мөһим каналы".
Аның сүзләренчә, тулаем партия эшчәнлегенең уңышы халык белән бәйле. "Без халык белән элемтәне югалтмыйча эшебезне, шулай ук яшьләр юнәлешен үстерүне дә дәвам итәчәкбез,- ди Дәүләт Советы Рәисе.-Халык программасы, сайлаучыларның наказлары белән эшләү, партия проектларын гамәлгә ашыру - болар барысы да партиянең игътибар үзәгендә булачак".
Фәрид Абдулганиев әйтүенчә, "Бердәм Россия"не еш кына хакимият партиясе дип атыйлар.
Ә бу аерым җаваплылык өсти. "Мин моны бик яхшы аңлыйм һәм эшкә алынырга әзер", -диде Фәрид Абдулганиев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез