Газетага язылу

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында иминлек чаралары турында искәртте

Татарстанда 21 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әлеге уңайдан иминлек чаралары турында искәрттеләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Юл аркылы чыкканда мөмкин булганча бары тик җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре