Газетага язылу

Үзебезнең кулда: Түбән Камада белгечләрне табиб һөнәренә багышладылар

Түбән Камада яшь белгечләрне табиб һөнәренә багышлау тантанасы булды.

Үзебезнең кулда: Түбән Камада белгечләрне табиб һөнәренә багышладылар
Альмир Абашевның МАКС каналыннан

«Түбән Кама командасын 2 ел эчендә 60 тан артык табиб тулыландырды. Кемдер укудан соң туып-үскән шәһәренә эшкә кайткан, кемдер Россиянең башка шәһәрләреннән килгән. Һәр табибка бүләкләр һәм зирәклек, белем символы буларак ябалак сыны тапшырылды», – дип хәбәр итте үзенең «Макс» каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Чарага балалары белән килгән гаиләләр дә күп иде. Яңа килгән табиблар Түбән Каманың матур, җыйнак булуын ошата, уңайлы тормыш өчен барлык шартлар да тудырылган, дип таный. Торагы да, акчасы да, карьера үсеше мөмкинлеге дә бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре