20 ноябрь 2026 материаллары
-
МӨҺИМ
Исеме матур, кемнәр куйган? Татарстан авылларының исемнәрен барладык
Куян, Аю, Күктәкә, Казиле... Хайван түгел, авыл исемнәре бу. Ышанмыйсызмы? Район карталарына күз салыгыз әле. Анда күрергә һәм ишетергә гадәтләнгән атамалар арасында хәтта иң җитди кешене дә елмаерга мәҗбүр итә торганнары очрый. Мондый исемнәр каян килеп чыккан соң? Алар, кеше исемнәре кебек үк, тулы бер торак пунктның язмышына йогынты ясый аламы?
-
Серле сандык
Күңелгә якын урын
Мебельнең урынын алыштырып карыйсың, яңа пәрдә алып эләсең, киштәләрне бушатасың – барыбер нәрсәседер ошамый. Йокы бүлмәсе турында сүз. Дизайнер Рузалия Шәрәфетдинованың аны күңелгә якын итеп үзгәртүгә ярдәм итәрдәй киңәшләре болайрак.
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында иминлек чаралары турында искәртте
Татарстанда 21 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әлеге уңайдан иминлек чаралары турында искәрттеләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Серле сандык
Күгәректән ничек котылырга?
Юыну бүлмәсендәге кафель плитканың җөйләрендә кара таплар бик тиз барлыкка килә. Күгәрекне бетерү өчен хлорлы «химия» урынына гади генә әйберләр дә кулланырга була.
-
Җәмгыять
Өйдә әти булмаганда…
«Балага әти дә, әни дә кирәк», – дигәнне еш ишетергә туры килә. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Кемнеңдер әтисе гаиләдән китә, кемнекенәдер озак яшәү насыйп булмаган. Ә кайбер хатын-кызлар ир-ат белән гаилә кормыйча, баланы үзләре генә үстерергә карар кыла.
-
Яңалыклар
Үзебезнең кулда: Түбән Камада белгечләрне табиб һөнәренә багышладылар
Түбән Камада яшь белгечләрне табиб һөнәренә багышлау тантанасы булды.
-
Сәламәтлек
Икмәкне сәламәтлеккә зыян китермичә ничек ашарга? – Диетолог киңәшләре
Икмәк үзе зарарлы продукт булып тормый. Табиб-диетолог, нутрициолог Софья Кованова “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Дилә Нигъмәтуллина әтисенең көчле авырудан интегүе, алдагы көннәреннән куркуы турында сөйләгән
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина, үзе һәм гаиләсе өчен авыр теманы күтәреп, социаль челтәргә видео яздырган. Анда ул әтисенең сәламәтлеге турында ачылып сөйләгән. Җырчы әйтүенчә, әтисе турында һәр постын бастырганнан соң аңа йөзләрчә сорау килә, шуңа күрә ул ачыклык кертергә булган.
-
Яңалыклар
Салым түләргә санаулы көннәр калды: хаты ник килми? – укучы соравына җавап
«1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә кирәк. Ноябрь узып бара, ә салым хаты һаман юк. Күршеләр дә алмаган. Нишләп җибәрмиләр икән?» – дип сораган Яшел Үзән районыннан укучыбыз Госман ШӘРӘФИЕВ.
-
Яңалыклар
Нәфис келәмдә – экология дәресе
«Нефтехим» хезмәткәрләре шәһәрнең яшь спортчыларын экологик темалар белән таныштыруны дәвам иттерә. «СИБУР Арена НК» спорт комплексында нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче кызлар өчен гадәти күнегүләр урынына кызыклы экологик дәрес уздырылды. Очрашу «Яшел ут» дип аталган муниципаль экологик программа кысасында узды.
-
Яңалыклар
«Динамо-Татарстан» 15 нче тапкыр эчке эшләр министры кубогын яулады
Хокук саклау органнары ветераннары арасында милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә багышлап үткәрелгән эчке эшләр министры кубогына волейбол буенча XXI Бөтенроссия турнирының җиңүчесе билгеле булды, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
СИБУРның ике командасы «Наше время – Безнең заман» фестивалендә беренче урын яулады
Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIV «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.
-
Яңалыклар
Кырлайда Габдулла Тукайның Бакый Урманче ясаган беренче бюсты ачылды
Бүген Арча районының Кырлай авылында урнашкан Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында Бакый Урманче иҗат иткән Габдулла Тукай бюстының ачу тантанасы узды. Бакый Урманче бюстны 1952-1954 елларда Алма-Атада яшәгәндә гипстан иҗат иткән.
-
Яңалыклар
Танылган язучы һәм журналист вафат булган
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан» Дәүләт теле-радиокомпаниясе ветераны, тележурналист һәм язучы Индус Сирматов 89 нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» «Вести» хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Табиб уч төбенең төсеннән чирне билгеләргә мөмкин булуын аңлатты
Уч төбенең төсе, дөресрәге, аның үзгәрүе эчке органнардагы чиргә күрсәтергә мөмкин. Табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип билгеләп үткән.